Эчтәлеккә күчү

Равил Заһидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Заһидуллин latin yazuında])
Равил Заһидуллин
Туган телдә исем Равил Габделбәшир улы Заһидуллин
Туган 28 октябрь 1960(1960-10-28) (64 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Җефет Дилбәр
Балалар Фәрһад, Илдар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Бакый Урманче исемендәге премия

Равил Заһидуллин, Равил Габделбәшир улы Заһидуллин (1960 елның 28 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам, СССР Рәссамнар берлеге (1990), Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге (2012) әгъзасы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты (2014), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар милләте тарихын чагылдырган картиналары һәм пыялага ясалган орнаментлы әсәрләре белән танылу алган[1].

Тышкы рәсемнәр
Картиналары.

1960 елның 28 октябрендә Казанда туган[2]. Әтисе Габделбәшир тумышы белән Арча районы Шекә авылыннан һәм Равил Заһидуллинның балачагы әлеге авылда узган. Аның картиналарында авыл пейзажлары Шекә авылын сурәтли [3].

Казан сәнгать училищесын тәмамлаган (1984). Казанның 4нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы (1987―1990). 1990 елдан ― ТР Сәнгать фондында[4].

«

Иҗат белән мин бала чагымнан ук шөгыльләнә башладым: пластилиннан, балчыктан, чикләвектән эшләнмәләр ясадым, шуннан китте. Ә үземнең беренче картинамны мин якынча училищеның өченче курсында яздым. Анда авыл фонында өч әбинең әңгәмәсе сурәтләнгән. Мин нәкъ менә шушы теманы сайладым, чөнки балачакта мин җәйне авылда әбиемдә үткәрә идем[5]

Равил Заһидуллин
»

Хезмәтләре милли һәм тарихи романтизм юнәлешенә карый. Картиналарында Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры татарлары тарихындагы вакыйгаларны сурәтләгән. Урта гасырларда ук татар халкының гамәли сәнгать төрләренең чәчәк атуы темасы да иҗаты үзәгендә. Рәссамның бөтен картиналары (мәчетләре, төрбәләре, хан сарайлары, кәрван-сарайлары һәм башка бик күп нәрсәләре булган мәһабәт шәһәр, авыл образлары һәм әйләнә-тирә дөньяның матур күренешләре) ачык төсләр белән язылган, шуңа күрә шатлык белән тулы[6]. Рәссам ул чор архитектурасын, көнкүрешен, халыкның төс-кыяфәтен яңадан торгыза[7].

Иҗат юлын реалистик стильдә башлый («Җәй уртасы», 1984; «Безнең әбиләр», 1986). Әсәрләрендә гарәп язма хәрефләре, XVI йөз нидерланд нәкыше[d] һәм рус тарихи нәкыше[d] йогынтысы нык сизелә[4].

Төп әсәрләреннән ― «Урак өсте» (1987), «Сабан туе» (1989), «Җәйге көннәр» (1991), «Борынгы Казан» (1992), «Дәрвиш» (1996), «Хан авы» (2000) һәм башкалар[4].

1990-еллар башында гарәп каллиграфиясе белән кызыксынып, шәмаилләр ясаган. Гарәп теле курсларында гарәп грамматикасын төшенгән. Бакый Урманче (1897—1990) белән аралашып, аның гозерен үтәп, берничә шәмаиле күчермәсен пыяла өслеккә ясаган. 2009 елдан башлап, чәчәкле, геометрик бизәкле әсәрләрен (шәмаилләр) иҗат итә. Эш вакытында Кытайдан кайтартылган ялтыравык фольга[d] куллана[8].

Хезмәтләре белән төрле елларда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венгрия, Күвәйт, Голландия, Төркия, Франция һ.б. илләр халыклары танышкан. Күп картиналары чит илләрдәге коллекционерлар тарафыннан үзгәртеп кору[d] башланган елларда (1987—1991) ук сатып алынган.

1982 елдан күргәзмәләрдә катнаша[9]. Республика («Г. Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан», 1985, Казан), төбәк («Зур Идел», 1991, Казан һәм башка шәһәрләр), бөтенроссия («РСФСРның автономияле республикалары, өлкәләре һәм милли округлары рәссамнары», 1989, Мәскәү; «Россия-9», 1999, Мәскәү), бөтенсоюз (Яшьләр күргәзмәсе, 1986, Мәскәү), халыкара («Казан сынлы сәнгате», 1994, Зутфен шәһәре, Нидерланд) күргәзмәләрендә, «Ислам һәм татар халкының дини мәдәнияте» ретроспектив күргәзмәләрендә (2000, Шәрекъ халыкларының дәүләт музее, Мәскәү) катнашкан. Шәхси күргәзмәләре 1997, 2002 елларда Казанда узган. 2024 елның ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында рәссамның «Рәссам күзләре белән» (Глазами художника) күргәзмәсе эшли [10][11]. Күргәзмәләргә куелган картиналарына вакытлы матбугатта тискәре бәя бирелгән очраклар да бар. Мәсәлән, Казанның «Камил» галереясендә куелган картиналарына бик скептик бәя бирелгән (полотноларда сурәтләнгәннәрнең барысы да чиста хакыйкатьме?)[12].

Хезмәтләре Казан дәүләт музейларында (ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең милли мәдәният музее), Болгар дәүләт музей-тыюлыгында саклана. РФ Президентының Стрельнадагы резиденциясендә (Константин сарае) «Өйлә намазы», «Падишаһ авы» картиналары эленеп тора[8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хәләл җефете Дилбәр. Улы Фәрһад Казан химия-технология институтының дәүләт һәм муниципаль идарә факультетын тәмамлаган, аннары дизайн белгечлегенә укыган, Иннополиста арт-директор булып эшли. Улы Илдар Н. И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында укыган, Лион университетында (Франция) бакалавриат һәм магистратура үткән, Кытайның Далянь[d] шәһәрендә стажировка үткән. Француз, кытай телләрен камил белә. Парижның Коммерция югары мәктәбендә (HEC) халыкара проектлар координаторы булып эшли[8].

  1. Равиль Загидуллин «Дорога к моим истокам». ГМИИ РТ(рус.)
  2. 28 октября 1960 года родился Равиль Габделбаширович Загидуллин. Живописный календарь
  3. Авылыбыз горурлыгы // Шекинская сельская библиотека - филиал № 51, 28.10.2020
  4. 4,0 4,1 4,2 Равил Габделбәшир улы Заһидуллин. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе
  5. Мария Кирюхина. В Казани открылась выставка Равиля Загидуллина. Татар-информ, 27.01.2011
  6. Выставка картин известного казанского художника в КЦ «ДАР». Духовное управление мусульман города Москва, 25.09.2017
  7. В Казани открылась выставка Равиля Загидуллина. tataram.ru
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Зилә Нигъмәтуллина. «Ирекле рәссам юлы бик катлаулы ул» // «Ирек мәйданы», № 42 (734), 24.10.2024, 7нче бит.
  9. Художник Загидуллин Равиль Габделбаширович. artnow.ru(рус.)
  10. Открытие выставки картин Загидуллина Р.Г. «Глазами художника». Болгарский музей-заповедник
  11. Выставка картин Загидуллина Р. Г. «Глазами художника». culture.gov.ru(рус.)
  12. Нам этого потомки не простят. За что Равиля Загидуллина? Ведь он ни в чем не виноват. Тартария.Ру - культура человечности(рус.)
  13. Е. Сөнгатова. Б. Урманче премиясен тапшыру, archived from the original on 2015-05-31, retrieved 2015-03-27 
  14. ТР мәдәният министрлыгы сайтында, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-03-27 
Мәкаләләр
  • Зилә Нигъмәтуллина. «Ирекле рәссам юлы бик катлаулы ул» // «Ирек мәйданы», № 42 (734), 24.10.2024, 7нче бит.
  • Егорова М. Гармония һәм Тәэссорат // «Сөембикә», 1998 ел, № 10.