Уфа шәһәренең беренче җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа шәһәренең беренче җәмигъ мәчете latin yazuında])

Уфа шәһәренең беренче җәмигъ мәчете (баш. Беренсе йәмиғ мәсете) — Башкортстан Республикасында һәм Уфа шәһәрендә иң төп мәчетләрнең берсе. Адресы: Башкортстан, Уфа шәһәре, Тукай урамы 48-се санлы йорт. Мәчет бинаһы мәдәни һәйкәл дип игълан ителгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет 1830 елда Ырынбур мөселман диния назараты мөфтей Габдрәхимов Габдесәләм кушуы буенча Уфа шәһәренең 2-се гилдия сәүдәгәре Ходайси Мөмин Таһир улы акчасына төзелә.

1894-1911 елларда инженер-архитектор И. Милев проекты буенча реконструкция уздырыла.

1920-се елларгача Беренче Уфа җәмигъ мәчете Россия мәчетләре арасында төп мәчет вазифасы ролен башкара.

Мәчеттә «Госмания» мәдрәсәсе һәм дә ике сыйныф рус-башкорт училищесы булган.

1960 — 1992 елларда Беренче җәмигъ мәчете Уфа шәһәрендә эшләп килгән бердәнбер мәчет исәпләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]