Глобаль җылыну

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җир өслегенең уртача температуралары HadCRUT3 [1]

Глоба́ль җылынуҖир атмосферасының һәм Дөнья океанының уртача еллык температурасының XX һәм XXI гасырларда әкренләп күтәрелү процессы.

XIX гасыр урталарыннан башлап үткәрелгән тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы йөз елда планетада уртача температура — 0,7, Русия буенча исә 1,29 градуска күтәрелгән. Беренче карашка, бу сан кечкенә кебек, ләкин ул да климаттагы зур үзгәрешләргә сәбәпче булган. Климат үзгәрүгә күзәтчелек итүче халыкара экспертлар төркеме раславынча, бу — антропоген факторның чагылышы, ягъни җирдәге цивилизация сәнәгате атмосферага газлар чыгаруны арттырган, ә бу, үз чиратында, парник эффекты тудырган. Углекислый газ хасил иткән «парник эффекты» Җирдәге климатка тискәре йогынты ясый.

Төрле фаразлар буенча алдагы 50 елда температура шкаласы тагы 3-5 градуска югарырак үрмәләячәк әле. Ә бит дөньяда климат 1-2 градуска гына тайпылса да, бөтен экосистема үзгәрә дигән сүз. Фаразлар чынга ашып һава торышы тагы да җылынса, кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур афәт киләчәк. Мәсәлән, Көньяк Уралда нарат урманнарының чиге урнашкан. Галимнәр тикшеренүе күрсәтүенчә, соңгы 5 елда наратлык катастрофик рәвештә юкка чыгып бара, чөнки яшь үсентеләр җылы һавада үсә алмый. Төньяк полюс бозлары да елдан-ел ныграк эри. Инде 1996 елда Антарктидадан 3 мең м³ мәйданлык боз кителеп төшкән иде. 2002-2005 ел эчендә боз эрүдән дөнья океаны суы 1,5 ммга арткан.

Глобаль җылыну сәбәпләре[үзгәртү]

Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәзер урманнар дөнья күләмендә ярлылана һәм бетү куркынычы астында калды. Урманнар исәбенә авыл хуҗалыгы кырлары киңәйтелә, урманнарны вәхшиләрчә кисү дәвам итә. Тропик урманнарның ярлылануы аеруча борчу тудыра, аларның юкка чыгуының уртача еллык проценты барлык урман мәйданының 1% ын тәшкил итә.

Урманнарның бетә баруы тропикка гына хас түгел. 1980 – 1990 елларда урманнар 16,8 млн га/ел тизлек белән юк ителгән. Атмосфера, сулар һәм туфракның пычрануы аркасында, Европа һәм Төньяк Америка урманнарының массакүләм авыруы һәләкәте башланды. Интенсив кисү аркасында, Үзәк Русиянең ылыслы урманнары гамәлдә бетерелде. Себер, Ерак Көнчыгыш урманнарының аеруча әһәмиятле һәм техника үтеп керү өчен уңайлы массивлары юк ителә. Урманнарны бетерү климат шартлары, су режимы, туфракларның торышы үзгәрүгә китерә.

Атмосфераны пычратучы төп сәбәпләр – табигый ягулык яндыру һәм металлургия җитештерүе. Автомобиль һәм завод торбаларыннан чыккан төтен аркасында атмосфера ел саен 22 млрд тонна углекислый газ белән зарарлана. XVIII гасыр белән чагыштырганда бу газ концентрациясе — 31%, ә метан 149% арткан. Бу артуларның яртысы 1965 елдан соңгы чорга туры килә. Совет чоры белән чагыштырганда ил икътисады түбәнәюенә карамастан, Русия атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләме буенча өченче урында тора (2 млрд тонна). Атмосфераны иң нык пычратучы илләр — АКШ (елына 7 млрд тонна) һәм Кытай (5 млрд тонна).

Парник газлары[үзгәртү]

1800 елдан алып 2007гә кадәр казылма ягулыкларны яндыру сәбәпле атмосферага кергән углеродның күләме, миллиард тоннада.

Парник эффектын 1824 елда Жозеф Фурье ача. Аны саннарга таянып Сванте Аррениус 1896 елда беренче тикшерә. Ул процесс вакытында атмосфера газларының Кояшның инфракызыл нурланышын йоту һәм чыгаруы атмосфераның һәм планета өстенең җылынуын китереп чыгара. Углекислый газ пыяла кебек билгеләргә ия — һавада тупланып кояш нурларын планетага кертә, ә җирдәге җылыны кире космоска чыгармыйча тоткарлый. Шуңа күрә җир җылына, дип фаразлана.

Җирдә төп парниклы газлар булып торалар: су пары (ул парник тәэсиренең 36-70 % өчен җаваплы, болытларны исәпләмичә), углерод диоксиды (углекислый газ, CO2) (9-26 %), метан (CH4) (4-9 %) һәм озон (3-7 %). Атмосферадагы CO2 һәм CH4 концентрациясе XVIII гасыр уртасында сәнәгый инкыйлаб башланганнан бирле 31 % һәм 149 %-ка артты. Кайбер тикшеренүләргә күрә, концентрациянең шундый кимәленә соңгы 650 мең ел эчендә беренче тапкыр ирешелде (поляр бозлыклардан алынган үрнәкләр бу вакыт эчендәге мәгълүмат бирә ала).

Кешенең хуҗалык эшләре белән килеп чыга торган парниклы газларның яртысы атмосферада кала бирә. 20 ел эчендә атмосферага антропоген чыгышлы углерод диоксидының өчтән дүрт өлеше нефть, табигый газ һәм ташкүмер яндыру сәбәпле ташланган. Антропоген чыгышлы углерод диоксидының яртысы җирдәге үсемлекләр һәм океан тарафыннан бәйләнә. Җылы диңгезләрдә углекислотаны планктон һәм коралл (мәрҗән) утраулары, ә сазлыкта торф үзләштерә. Хәзер исә бик күп сазлыкларны киптереп бетерделәр, тропик урманнарны кисәләр, коралл һәм планктон Дөнья океаны пычрану нәтиҗәсендә күпләп һәлак ителә. Урманнарның зур тизлек белән киселүе сәбәпле, CO2 ташлануының ел саен күбрәк өлеше бәйләнмичә кала[2].

Кояш активлыгы һәм космик нурланыш та климат җылынуына тәэсир итә. Әмма һавадагы углекислый газ концентрациясе башка факторларга караганда күпкә көчлерәк йогынты ясый. Глобаль җылынуның 90% кеше аркасында", дип саный Оксфорд университетының тирә-як үзгәрүне өйрәнүче төп белгече Ядвиндер Мали.[3]

19 гасырда һәм 20 гасыр башында ташкүмер һәм сыек ягулык яну продуктлары тирәлеккә эләгеп, җирнең үсемлек капламы тарафыннан ассимиләцияләнеп беткән булса, хәзер исә яну продуктларының зарары тагында зарарлырак һәм аның күләме артканнан арта бара. Мичләрдән, автомобиль двигателеннән чыккан газлар составындагы зарарлы матдәләр һавага эләгә. Алар арасында үтә начары күкерт ангидриды.

Ул хлорофиллны тарката, серкә бөртегенең үсүен туктата, ылысларны корыта. Һавада углекислый газның күләме елдан-ел арта һәм соңгы 100 ел эчендә 10% ка зурайды. Углекислый газ җылылыкның космик киңлеккә нурланышын тоткарлый һәм «парник эффекты» хасил итә.[4]

Табигатьтәге үзгәрешләр[үзгәртү]

Росгидромет мәгълүматлары буенча, 1976-2006 елларда Русия җирендә еллык явым-төшем күләме дә арткан (һәр дистә елга 7,2 мм). Ләкин явымнар һәр төбәк өчен үзенчәлекле. Әйтик, Көнбатыш Себердә, Көнчыгыш Себернең төньяк-көнчыгышында, Ерак Көнчыгышта һәм Русиянең Европа өлешендә язгы явым-төшемнең күбәюе (бер дистә елга 16,8 мм) һәм кышкы чорда Себернең төньяк-көнчыгышында, шул исәптән Магадан өлкәсендә, Хабаровск краеның төньягында, Чукотканың көнчыгышында явымнарның азаюы аеруча нык сизелгән.

1970 елдан башлап тау бозлыклары калынлыгы үзгәрү картасы. Юкару очраклары кызыл-сары төсләрдә, калынаю – зәңгәр төсләрдә күрсәтелә.

Бозлыклар эрегән саен, океан кимәле күтәрелә, якын киләчәктә диңгез янында урнашкан өлкәләргә су астында калу куркынычы яный. Бу уңайдан Тын океан киңлекләрендәге утраулардан торучы Кирибати дәүләтенең язмышы гыйбрәтле. Аның территориясе инде бүген үк елдан-ел кими бара. Бу хәл Җир климатының җылынуы һәм шуның аркасында океан суының артуы белән аңлатыла. Соңгы елларда Кирибати дәүләте урнашкан 32 утрау юкка чыккан. Хәзер андагы халыкның барысы да диярлек (113 мең кеше) нигездә иң зур утрау саналучы Таравага күченгәннәр. Инде аңа да куркыныч яный. Шул уңайдан ил хакимияте күршедәге Фиджи дәүләте җитәкчеләренә 2 мең гектар җир сорап мөрәҗәгать иткән.[5]

Бозлыклар эрү һәм глобаль җылыну нәтиҗәсендә, Кытай һәм Һиндстанны эчә торган су белән тәэмин итү проблемасы яный. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) вәкилләре шундый белдерү белән чыктылар. Тикшеренүчеләр хәбәр итүенчә, Һималай тауларындагы бозлыклар бер елда 10-15 метр тирәнлектә эри икән.

Һималай бозлыклары Азия халкы өчен төче су запасы булып тора. Азиянең зур елгалары – Янцзы, Хуанхэ, Ганг, Һинд һәм башка елгаларның чишмә башы шушы төбәктә. Бозлыклар шундый тизлектә эрүен дәвам итсә, көчле су басулар башланачак, ә берничә дистә елдан соң халык эчә торган суга интегә башлаячак, дип раслый галимнәр.[6]

Климат үзгәрүе ни белән яный?[үзгәртү]

Океан биеклегеннән астарак яки бертигез урнашкан илләр су төбендә калачак. Якынча исәпләүләр чынга ашса, 46 млн кеше җирсез торып калуы мөмкин. Шторм, давыл кебек афәтләр дә көчәячәк. Ләкин күп галимнәр фикеренчә, Русиягә (шулай ук Канада, Швеция, Финляндия һәм Скандинавия илләре) глобаль җылыну иң аз югалтулар, хәтта яхшы якка үзгәрүләр китерәчәк. Беренче чиратта, бу авыл хуҗалыгы культуралары уңышы арту белән бәйле. Бигрәк тә икътисадчылар, оптимистлар уйлавынча, төньяктагы мәңгелек туң яраксыз җирләр уңдырышлыга әвереләчәк.

Башка кәсафәтләр дә бихисап булачак. Шуларның берсе — климат җылынуы аркасында төрле йогышлы чирләр таралу. Климат җылырак булган саен, явым-төшем күбрәк була, шуңа күрә төрле сазлыклар, күлләвекләр мәйданы артачак. Бу үз чиратында малярия һәм башка куркыныч чирләр таратучы бөҗәкләрнең үрчүенә сәбәп. Дөнья температурасының күтәрелүе безнең илгә климат мигрантларын алып килүе мөмкин. Туң Себер җирләре аша бик күп газ һәм нефть торбалары үтә. әгәр дә ул җир эри башласа, сәнәгатькә генә зыян килеп калмыйча, зур экологик проблемалар булуы да мөмкин. Бу фаразлар климат 2,5 градуска гына күтәрелсә тормышка ашачак.

Русиянең зур өлешен биләгән мәңгелек туң катламы юкка чыгу куркынычы янамый, чөнки аның тирәнлеге 300-600 метрга җитә. Әмма өске өлеш (1-2 метр) эрү йортларның, торбаүткәргечләрнең нигезен какшатырга җитәрлек.[7]

Глобаль җылыну теориясен тәнкыйть итүчеләр[үзгәртү]

Галимнәр арасында бу фикергә карата бәхәс бара. Кайбер галимнәр җылыну процесссын циклик рәвештә кабатлана торган процесс итеп саный. Алар аны Җир шарында җылы дәверләр бозлык дәверләре белән алышынып килүгә сылтый. Киләчәктә климат әкренләп суына башлаячак, дип исбатлыйлар.[8]

Якынча мең ел чамасы элек шундый җылыну күзәтелгән, һәм норвегиялеләр Гренландияне үзләштерә башлаганнар. Ә 200 елдан соң әлеге утраудагы колония һәлак булган. Ни өчен? Чөнки кабат суытып, диңгезләр туңа башлаган.[9]

Русия фәннәр академиясе әгъзасы Н. Добрецов фикеренчә, Җир шарын, киресенчә, глобаль суыну көтә. ​"2007 елда бозларның иң аз күләме теркәлгән иде, 2008-2011 елларда, һәм бу быел да күзәтелә, боз күләме янә арта башлады, сез моны салкын кышлардан үзегез дә күрәсез – Арктикада янә суыграк", – диде академик журналистлар белән очрашуда. Җир шарында гомум суыну күренеше соңгы 7500 ел эчендә кимендә 18 тапкыр булган. Алар барысы да Кояш балкышының үзгәрүе сәбәпле барлыкка килгән.[10]

Росгидрометның Глобаль климат һәм экология институты директоры академик Юрий Израэль, глобаль җылыну күренешенең уңай якларын күрә белергә өнди. Һавада парник газларының концентрациясе арту тагын миллиард кешене туйдырырлык азык-төлек җитештерергә мөмкинлек бирәчәк дип исәпли. Шул ук Росгидромет белгечләре Себердә бөртеклеләрнең уңышы ике тапкыр артачак, Краснодар краенда мамык үсә башлаячак, урта полосада хөрмә һәм ананаслар үсәчәк дип шатландыралар, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себернең көньягында да тропикларда гына үсә торган җиләк-җимешләр бик тә уңачак, дип ышандыралар.[11]

Киото беркетмәсе[үзгәртү]

XIX гасыр уртасында галимнәр углекислый газның һ.б. газларның концентрациясе артып китү планетаның җылылык балансына үзгәрешләр кертергә мөмкин булуы турында сүз алып бара башладылар. Әлеге проблема ХХ гасырда – сәнәгать һәм транспорт кызу темплар белән үсә башлагач актуальләште. Завод мичләрендә һәм автомобиль двигательләрендә кислород көннән-көн күбрәк яну аркасында, углекислый газ аерылып чыгу да, табигый, үсте. 1985 елда Flag of the World Meteorological Organization.svg Бөтендөнья метеорология оешмасы сессиясе вәкилләре фән-техника прогрессы җәелә барган саен, планетада парник эффекты, ягъни планетаның җылынуы куркыныч төс ала, дип белдерделәр. Алар әйтүенчә, парник эффекты Антарктида һәм Арктика бозларын эретәчәк, нәтиҗәдә Дөнья океаны күтәреләчәк һәм планетаның күпчелек коры җире су астында калачак. Явым-төшемнәр күбәячәк. Яңгырлар океан суы килеп җитә алмаган шәһәрләрне дә җир йөзеннән юачак.

Кешелек дөньясын «кызу кабудан» саклап калу өчен, 1997 елның декабрендә Flag of the United Nations.svg БМО Япония байрагы Японияның Symbol of Kyoto (abbreviated).svg Киото шәһәрендә дөнья җәмәгатьчелеге атмосферага углекислый газ чыгаруны чикләүче килешү — Киото беркетмәсе әзерләде. Аңа ярашлы һәрбер ил атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметергә тиеш. 2007 елда БМОның махсус төркеме җир шарында температура кризис чигенә җитеп бара, дип җылынуга каршы ашыгыч чаралар күрергә чакырды.

Бөтендөнья күләмендә атмосферага чыгарыла торган "парник газлары"ның 45 процентын АКШ байрагы АКШ завод-фабрикалары җитештерә, алар ягулыкның 40 процентын файдалана, ил халкы исә дөнья халкының 5 процентына да җитми. Зыянлы газларның 35 процентын Аурупа Берлеге байрагы Аурупа Берлегенә кергән дәүләтләр тарата, аларда дөнья халкының 15 проценты яши. [12]

Киото килешүен төрле илләр төрлечә кабул итте. Глобаль җылынуның нәтиҗәләрен күз уңында тотып, Киото протоколына елдан-ел күбрәк илләр кушыла, ел саен диярлек БМО тарафыннан халыкара саммитлар уза. Дөньяда икътисади яктан иң куәтле АКШ президенты Клинтон аңа кул куйган булса, Дж.Бушның (кечесенең) хакимияткә килгәннән соң иң беренче эше Киото килешүеннән чыгу булды. АКШ һаман да бу килешүгә кул куймый. Чөнки ул аның сәнәгать һәм транспорт үсешен чикләячәк. Сәнәгате 90 нчы еллар реформалары вакытында җимерелеп беткән Русия байрагы Русия Федерациясе дә, күп уйлаганнан соң, Киото килешүенә кул куйды.[13]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Хисап вә нотыклар[үзгәртү]

Китап вә мәкаләләр[үзгәртү]

Халыкара килешүләр[үзгәртү]

Башкалары[үзгәртү]