Кот-д’Ивуар
|
|||||
| Шигарь: «««Union, Discipline et travail» » (Бердәмлек, тәртип һәм хезмәт)» |
|||||
| Ил көе: ««L'Abidjanaise»» | |||||
| Бәйсезлек көне | 1960 елның 7 августы (Франциядән) | ||||
| Рәсми телләр | {{{Телләр}}} | ||||
| Башкала | Ямусукро | ||||
| Зур шәһәрләр | Абиджан | ||||
| Идарә итү формасы | президент җөмһүрияте | ||||
| Президент Әлҗәзаир |
Алассан Уаттара Жанно Ауссу-Куадио |
||||
| Мәйдан • Барлыгы |
Дөнья буенча 67 урында 322 460 км² км² |
||||
| Халык • Тикшерү (2009) • Тыгызлыгы |
21 075 000 кеше (58-нч.) 65 кеше/км² |
||||
| Акча берәмлеге | КФА франкы | ||||
Кот-д’Ивуар республикасы (фр. République de Côte d'Ivoire [ʁepyˈblik də kot diˈvwaʀ] ; 1986 елга кадәр рәсми рәвештә Фил Сөяге Яры Республикасы дип тәрҗемә ителгән)- Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Либерия, Гвинея, Мали, Буркина-Фасо һәм Гана кебек илләр белән чиктәш. Көньяктан Атлантик океан сулары белән юыла. Франциянең элеккеге колониясе.
Илдә 60 тан артык этник группа санала. Башкаласы - Ямусукро, илнең төп шәһәре - Абиджан. Рәсми тел - француз теле, калган җирле телләр - бауле, дьюла, бете. Төп милли бәйрәм - Азатлык игълан иткән көн (1960 елның 7 августы).
Эчтәлек |
Табигый шартлар [үзгәртү]
Кот-д’Ивуарда күбесенчә тигез рельеф өстенлек итә, көньякта - дымлы тропик урманнар белән, төньякта озын үләнле саванналар белән капланган. Климат — экваториаль һәм субэкваториаль. Уртача температура— + 26° - + 28°. Еллык явым-төшем күләме— 1100 мм-5000 мм.
Табигый ресурслар — нефть, газ, алмаз, марганец, тимер рудалары, кобальт, боксит, бакыр,алтын, никель, тантал. Төп елгалар — Сасандра, Бандама һәм Комоэ.
Кот-д’Ивуарда шакаллар, гиеналар, пантералар, филләр, шимпанзе, крокодиллар яши.
Дәүләт төзелеше [үзгәртү]
Кот-д’Ивуар - президент республикасы. Президент турыдан-туры сайлау ярдәмендә 5 елга бер сайланыла.
Халкы [үзгәртү]
Халык саны - 21,1 млн.
Еллык үсеш - 2,1%.
Туу күрсәткече - 32 гә 1000.
Үлем күрсәткече - 11 гә 1000.
Уртача гомер озынлыгы - ирләрнеке 55 ел һәм хатын-кызларныкы - 57 ел.
Шәһәр халкы - 49%.
Этник состав — аканнар 42 %, гурлар 17 %, төньяк манде 16 %, кру 11 %, көньяк манде 10 % һәм башкалар. Дин тотучылар — мөселманнар 39 %, христианнар 33 %, абориген культы 11 %, атеистлар 17 %.
Экономика [үзгәртү]
Төп өстенлекләре: авыл хуҗалыгы яхшы үсеш алган, какао(беренче урын)һәм кофе (3 урын) җитештерелә. Нефть һәм газ сәнәгате үсеп килә. начар яклары: стабильность булмау һәм кофе-какаога бәйлелек.
Экспорт — 8,7 млрд долл. 2009 елда — какао, кофе, урман, нефть, мамык, банан, ананас, балык.
Төп сатып алучылар — Нидерландлар 13,9 %, Франция 10,8 %, АКШ 7,8 %, Германия 7,2 %, Нигерия 7 %, Гана 5,6 %.
Импорт — 6,5 млрд долл. в 2009 елда — нефть продуктлары, сәнәгать товарлары, азык-төлек.
Сылтамалар [үзгәртү]
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Кот-д’Ивуар (рус.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
|
|
|
|---|---|
| Ангола • Әлҗәзаир • Бенин • Ботсвана • Буркина Фасо • Бурунди • Габон • Гамбия • Гана • Гвинея • Гвинея-Бисау • Җибути • Замбия • Зимбабве • Кабо-Верде • Камәр утраулары • Камерун • Кения • Конго Демократик Җөмһүрияте • Конго Республикасы • Кот-д'Ивуар • Көньяк Африка Җөмһүрияте • Көньяк Судан • Лесото • Либерия • Ливия • Маврикий • Мавритания • Мадагаскар • Малави • Мали • Марокко • Мисыр • Мозамбик • Намибия • Нигер • Нигерия • Руанда • Сан-Томе һәм Принсипи • Свазиленд • Сейшел утраулары • Сенегал • Сомали • Судан • Сьерра-Леоне • Танзания • Того • Тунис • Уганда • Үзәк Африка Җөмһүрияте • Хәбәшстан • Чад • Экваториаль Гвинея • Эритрея
Мөстакыйль булмаган территорияләр: Изге Елена утравы • Канар утраулары • Мадейра • Майотта • Мелилья • Реюньон • Сеута • Һиндстан океанында Британия территорияләре • Эпарсе Утраулары Танылмаган дәүләтләр (де-факто бәйсезләр): Галмудуг • Нортленд • Пунтленд • СГДҖ • Сомалиленд |
|