Ленинград өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленинград өлкәсе татарлары latin yazuında])
Ленинград өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Ленинград өлкәсе

Теле

татар теле, рус теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Ленинград өлкәсе татарларытатарларның Ленинград өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар Ленинград өлкәсендә XVIII гасырдан бирле яши. Тосно авылы 1714 елдан башлап Петербург–Мәскәү юлында зур Ям Бистәсе була. Татарлар монда сәүдә, ташу белән шөгыльләнгәннәр, пешекчеләр һәм официантлар булып хезмәт иткәннәр. Бу якларда татарларның озак яшәве турында Любань борынгы мөселман зираты сөйли.

Революциягә кадәрге чордагы иң танылган субэтник төркем булып касыйм татарлары тора.[1]

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Ленинград өлкәсендә 8 693 татар кешесе яшәгән[2][3] (1959 елда – 4 330,[4] 1989 елда – 7 757,[5] 2002 елда - 9 432 кеше[6]).

Алар нигездә Всеволожск, Гатчина, Луга һәм Тосно шәһәрләрендә яшиләр.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленинград өлкәсе территориясендә татар милли‑мәдәни җәмгыятьләре: «Изге юл» (1997 елдан башлап, Тосно), «Юлдаш» (1999 елдан башлап, Гатчина), «Дуслык» (2003 елдан башлап, Всеволожск районы), «Ансар» (2011 елдан башлап, Выборг шәһәре), «Наратлык» (Сосновый Бор шәһәре), Ленинград өлкәсенең Лужск районы татар җәмгыяте эшли. Ленинград өлкәсенең «Яңа заман» татар‑башкорт оешмасы (Тосно шәһәре) бар. 2001-2003 елларда Гатчинада татар телен һәм Ислам мәдәниятен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшләгән. Ленинград өлкәсенең Тосно районы һәм Татарстан Республикасының Арча районы тугандаш булып санала. Тосно шәһәрендә М.Җәлил бюсты (2012); «Невский пятачок» (2010), «Синявинские высоты» (2012) мемориаль комплексларында сугышчы‑татарстанлылар истәлегенә куелган һәйкәл – обелисклар бар (2014).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарская община Тосненского р-на.
  2. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2021-03-20 
  3. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2021 елның 9 декабрь көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  4. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Ленинградая область
  5. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Ленинградая область
  6. Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.