Мурманск өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мурманск өлкәсе татарлары latin yazuında])
Мурманск өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Мурманск өлкәсе

Теле

татар теле, рус теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Мурманск өлкәсе татарларытатарларның Мурманск өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларының (шул исәптән махсус күченүчеләрнең) өлкә территориясенә күчүе 20 йөздә әлеге төбәкне актив үзләштерү белән бәйле рәвештә башлана. Аларның саны 1930-1940 елларда Кола ярымутравының сәнәгати үсеше белән бәйле рәвештә арта; күченүчеләр арасында репрессияләнгәннәр күп була.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Мурманск өлкәсендә 5 624 татар кешесе яшәгән[1][2] (1926 елда — 311,[3] 1959 елда – 5 566,[4] 1989 елда – 11 549,[5] 2002 елда - 7 944 кеше[6]).

Алар нигездә Мурманск (2253 кеше), Североморск (657), Апатиты (290), Мончегорск (266), Боленегорск (162), Кировск (148) шәһәрләрендә яшиләр.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Мурманск шәһәрендә «Идел‑Урал» татар‑башкорт мәдәнияте үзәге (1990 елдан), «Гөлҗиһан» Татар мәдәни үзәге (1994 елдан), Мурманск һәм Мурманск өлкәсе мөселманнары җәмгыяте (1999 елдан) эшли. Мәчет эшли. Корбан бәйрәме, Сабантуй, Ураза бәйрәме һәм башка чаралар үткәрелә. Якшәмбе татар мәдәнияте мәктәбе эшли (1994-1998 елларда һәм 2005 елдан башлап).

Күренеле кешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И.К.Уразаев — РФ Герое (Печега штб);
  • В.И.Халиулин — техник фәннәр докторы (Гремиха авылы, Саам районы).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2021-03-20 
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2021 елның 9 декабрь көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  3. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1926 года. Национальный состав населения по регионам России: Мурманская губерния
  4. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Мурманская область
  5. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Мурманская область
  6. Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.