Тукай хатлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукай хатлары latin yazuında])

Тукайның язган хатлары тулысынча билгеле түгел, хәзерге вакытта аның 1902-1913 еллар аралыгында язган 34 хаты гына ачыкланган һәм өйрәнелгән.

Исемлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1902 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. язылу датасы юк, ҖаекАпасы Саҗидәгә. (Бибисаҗидә Хәбибуллинага). . Хатның күчермәсе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивының Тукай фондында саклана. (9-ф., 2-тасв., 13-с. б.)

1903 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 30 июнь, Җаек- Апасы Саҗидәгә . Г.Ибраһимов ис. институт архивында саклана. (9-ф., 2-тасв., 10-с.б.)

1904 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 26 апрель, Җаек — Туганнары Абдуловларга.[1] Төп нөсхәсе Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә саклана, күчерелмә нөсхәсе Г.Ибраһимов исемендәге институт архивында. (9-ф., 2-тасв., 19-с.б.)
  2. 11 декабрь, Җаек — Пирмөхәммәт Ниязовка. Әстерханнан Пирмөхәммәт Ниязов дигән кешенең хатына җавап. Хат 1935 елның июлендә әстерханлы Габдрахман Ниязи китаплары арасыннан табыла.

1907 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 9 июнь,[2] Җаек — Гыйльметдин Шәрәфкә. Ачык хатка (открыткага) язылган бу хат беренче тапкыр «Казан утлары»ның 1970 елгы 1 нче санында Энҗе Сәгыйдеваның «Тукайның ике җыентыгы» исемле мәкаләсе эчендә факсимилесы һәм хатның адреслы ягы фоторәсеме белән бергә басылган.
  2. 5 июль, Җаек – Гыйльметдин Шәрәфкә.
  3. 30 декабрь, Казан – 'Апасы Газизә Госмановага.
  4. 30 декабрь, Казан – Габдулла Кариевкә.

1908 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 27 март, Казан – Апасы Газизә Госмановага.
  2. 9 июнь, Казан – Габдерахман Дәүләтшингә. Хат КФУ Фәнни китапханәсе Көнчыгыш бүлегенең сирәк очрый торган китаплар бүлегендә №345Т (5556) берәмлеге белән саклана.
  3. 23 июнь, Казан — Фатих Әмирханга. Хат Г.Ибраһимов исемендәге институт архивында саклана (9-ф., 2-тасв., 7-с. б.)

1909 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 13 март, Казан – Гайнетдин Туприевкә. Хатның төп нөсхәсе Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Петербург бүлеге архивында саклана. Аны шушы институтның кулъязмалар экспедициясенә 1935 елның 28 августында Җаек шәһәрендә Гайнетдин Җамалетдин улы Туприев тапшырган.

1910 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 25 сентябрь, Казан – Кәмалетдин Хисаметдиневкә. Ачык хатка (открыткага) язылган бу хат Г.Ибраһимов исемендәге институт архивында саклана. (9-ф., 2-тасв., 15-с.б.)
  2. 9 ноябрь, Казан – Сәгыйть Сүнчәләйгә. Хатны «Совет әдәбияты» журналына Шәриф Сүнчәләй тапшыра, ул бу һәм С.Сүнчәләйгә җибәрелгән башка хатларның төп нөсхәләрен кайда икәнен белмәвен хәбәр итә.
  3. 4 декабрь, Казан — Сәгыйть Сүнчәләйгә.

1911 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1 гыйнвар, Казан — Сәгыйть Сүнчәләйгә.
  2. 22 гыйнвар, Казан – Сәгыйть Сүнчәләйгә.
  3. 11 февраль, Казан — Сәгыйть Сүнчәләйгә.
  4. 4 март, Казан — Сәгыйть Сүнчәләйгә.
  5. 4 март, Казан — Сәгыйть Рәмиевкә.
  6. 5 май,ӘстерханӘхмәт Урманчиевкә.
  7. 20 октябрь, Казан — Сәгыйть Сүнчәләйгә. Төп нөсхәсе Г.Ибраһимов ис. Институт архивында саклана. (9-ф., 2-тасв., 8-с.б.)
  8. 15 ноябрь, Казан — Сәгыйть Сүнчәләйгә.

1912 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1 гыйнвар, ӨчилеГыйльметдин Шәрәфкә.
  2. 1 гыйнвар, Өчиле – Әхмәт Урманчиевкә.
  3. ? гыйнвар, Өчиле — Әхмәт Урманчиевкә.
  4. 11 май, УфаӘхмәт Урманчиевкә.
  5. 12 май, Уфа – Кәбир Бәкергә.
  6. 11 июнь, ТроицкГыйльметдин Шәрәфкә.

1913 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 10-25 гыйнварлар тирәсе, Казан — Әхмәт Урманчиевкә.
  2. ? февраль, Казан, Клячкин шифаханәсеФатих Әмирханга.
  3. 18 март, Казан, Клячкин шифаханәсе – Фатих Әмирханга.
  4. 20 март, Казан, Клячкин шифаханәсе – Әхмәтгәрәй Хәсәнигә. Төп нөсхәсе Г.Ибраһимов ис. институт архивында саклана. (9-ф., 2-тасв., 17-с.б.)
  5. 28 март, Казан, Клячкин шифаханәсе – Зәйнәп Хәсәниягә. Төп нөсхәсе Г.Ибраһимов ис. институт архивында саклана. (9-ф., 2-тасв., 18-с.б.)

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр:Гали Халит, Рашат Гайнанов, Лена Гайнанова, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. — Т. 5.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хатның язылу елы күрсәтелмәгән, ләкин бу аның эчтәлеге буенча ачыкланган
  2. хатның датасы юк, әмма Җаекта сугылган почта мөһереннән аның 1907 елның 9 июнендә салынганлыгы күренә