Ассириялеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ассириялеләр latin yazuında])

Борынгы ассириялеләр белән бутамаска

Ассириялеләр
Үз аталышы

атурая, сурая, сурьян

гомуми сан

1 230 000

яшәү җире

Ирак Ирак 850 мең (сугышка кадәр) АКШ АКШ 100 мең
Сүрия Сүрия 100 мең
Швеция Швеция 75 мең
Иран Иран 32 мең
Төркия Төркия 15 мең
Австралия Австралия 25 мең
Россия байрагы РФ 11 мең

Татарстан Татарстан 140

Әрмәнстан Әрмәнстан 7 мең
Канада Канада 7 мең
Гөрҗистан Гөрҗистан 3 300

Украина Украина 3 200
Теле

ассирия

Дине

христианлык

Кардәш халыклары:

самиләр

 Ассириялеләр Викиҗыентыкта

Ассириялеләр (әссүриялеләр, сириялеләр, айсорлар, үзатамалары атурая, сурая (көнчыгыш ассириялеләр), сурьян (көнбатыш ассириялеләр) — Якын Көнчыгыштагы милли бергәлек. Көнчыгыш ассириялеләргә (Иранда, Төньяк Гыйракта, Төньяк Төркиядә, элекке ССРБда яшәүчеләр) һәм көнбатыш ассириялеләргә (Сүриядә, Көньяк Төркиядә яшәүчеләр) бүленәләр. Иранда, Гыйракта, Төркиядә, Сүриядә яшиләр. Шулай ук Ливанда, Фәлистыйнда, Исраилдә, Күвәйттә, Гөрҗистанда, Әрмәнстанда, Азәрбайҗанда, РФдә (Мәскәүдә, Санкт-Петербургда, Краснодар краенда, Ростов өлкәсендә, Ставрополь краенда), АКШта, Бөекбританиядә, Швециядә, Франциядә һ.б. илләрдә яшиләр. Гомуми саннары ~450 мең — 3 млн кеше. Ассириялеләр яңа арамей теленең көнбатыш, үзәк (көнбатыш ассириялеләр), көнчыгыш (көнчыгыш ассириялеләр) төркемнәрендә сөйләшә. Әдәби ассирия теле (яки яңа сирия теле) урмия теле нигезендә, язма тел сүрия язуы нигезендә барлыкка килгән. Ассириялеләр шулай ук үзләре яшәгән илләрнең төп телләрендә иркен аралаша. Дин тотучы көнчыгыш ассириялеләр Көнчыгышның ассирия чиркәвенә, көнбатыш ассириялеләр Сирия православие чиркәвенә карый, ике төркемнең дә дини уния тармаклары бар: көнчыгыш ассириялеләрнең 1550 елдан Халдей католик чиркәве тарафдарлары булган халдейлар (кялданая) тармагы, көнбатыш ассириялеләрнең XVIII гасырда сиро-католиклар тармагы барлыкка килгән, XIX гасырда ассириялеләр арасында латин йолалы католиклар һәм протестантлар барлыкка килә, РФдә ассириялеләр православие чиркәвенә йөри.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ассириялеләр яшәгән төбәкләр картасы (яшел төстә)

Ассириялеләр үзләренең тарихын арамейләргә китереп бәйли, борынгы ассириялеләрнең нәселе дип исәпли. I гасырда (Осроена Абгар V хакимлек иткәндә) ассириялеләр арасында христианлык тарала. Урта гасырларда ассириялеләр кулында транзит сәүдә һәм Евфрат артындагы христианлык миссиясе туплана. Ассириялеләр христиан сирия әдәбияты тудыра, алар антик авторларның күп санлы әсәрләрен саклаганнар. XIV гасырда ислам динен кабул итмәгән өчен ассириялеләрнең зур өлешен Аксак Тимер юк итә, исән калганнары Көрдстан тауларына һәм Кипрга кача. XV гасырдан 1974 елга кадәр көнчыгыш ассириялеләрнең дөньяви һәм рухани юлбашчысы булып Мар-Шимуннар нәселеннән булган патриарх тора. Титул агасыннан туганының улына тапшырылып бара. XX гасыр башына Төньяк Төркиядәге ассирияле кабиләләр бәйсез (аширет: дизләр— Диз мәликлегендә, базлар — Баз мәликлегендә, югары һәм түбән тьярилар — Тьяри мәликлегендә, тхумнар — Тхум мәликлегендә, зур һәм кече җилу — Җилу мәликлегендә), ярымбәйсез (төрек хакимиятенә караганда аширет мәликләренә ныграк буйсынганнар: таллар — Тал мәликлегендә, чаллар — Чал мәликлегендә, ливиләр — Ливи мәликлегендә, барварлар — Барвар мәликлегендә), бәйле (тигезлектә яшәүче һәм госманлы хакимиятенә буйсынучылар: гяварлар — Гявар мәликлеге, әлбаклар — Әлбак мәликлегендә). Көнчыгыш ассириялеләрдә кабиләләргә бүленү хәзер дә сакланган. Иранда яшәүче ассириялеләр (урмияләр — Урмия өлкәсендә яшәүчеләр, салмаслар — Салмас районында яшәүчеләр) кабиләләргә бүленүне белмәгән, җәмгыятьтәге дәрәҗәләре Госманлы империясендәге бәйле кабиләләрнекенә тигез булган. XIXXX гасырның беренче чирегендә Госманлы империясендәге эзәрлекләнүләре сәбәпле, ассириялеләрнең күп санлы диаспоралары барлыкка килгән. Ассириялеләр Россия империясендә, башлыча Кавказ арты өлкәләрендә, 1828 елдан урнаша башлый, Төркиядә госманлы хакимиятенә каршы күтәрелгән фетнә уңышсыз тәмамланып, ассириялеләргә каршы геноцид башлангач, 1914-1918 елларда аларның саны сизелерлек арта[1]. 1924-1937 елларда ССРБдә Бөтенроссия ассириялеләр берлеге яшәп килә.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәниятләре Көнбатыш Азия халыкларыныкы белән охшаш. Даими яшәү урыннарында һәм Кавказ артында игенчелек белән, тигезлекләрдә бакчачылык, тауларда терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Краснодар краенда ассириялеләр яши торган Урмия авылы бар (1 мең кеше). Халык авыз иҗаты бай (әкиятләр, әйтемнәр, багучылык). Күпчелек ассирияле диаспоралар шәһәрләрдә яши. РФдә алар, кагыйдә буларак, ваклап сатуда (Ираннан чыккан ассириялеләр), аяк киемен төзәтү һәм чистартуда (Төркиядән чыккан асириялеләр), Гөрҗистандә төзелештә эшлиләр. Хәзерге заман ассириялеләр арасында зыялылар, урта бизнес катламы барлыкка килгән. Халыкара оешмалары эшләп килә, ассирия теле дә укытыла торган мәктәпләре бар, газета һәм журналлар («Месопотамия», «Звезда Ассирии») нәшер ителә.

  • 14 ноябрь — Шара д’Мар Гиваргиз (Изге Георгий көне) бәйрәме[2].

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 2 (Ан-Ба). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-330-3

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Матвеев А.К., Матвеев К.П. Ассирийцы: История и этнография ассирийцев. М., 1990.
  2. Ассирийцы: Фольклор. Кн. 1 - 2. М., 1990-1992.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]