Асъя кыа (ансамбль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асъя кыа (ансамбль) latin yazuında])
Коми Республикасының
«Асья Кыа» ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1939

Илләр

Русия Русия
(Коми Республикасы)

Шәһәр

Сыктывкар

Бүтән исем

Коми АССРның дәүләт җыр һәм бию ансамбле (1939-1978)

Тел

коми, рус

Состав

73 артист

Элекке
катнашучылар

Виктор Морозов

http://filarmoniakomi.ru/asya-kya/

«Асъя кыа» (коми Асъя кыа[1]), Коми Республикасының Виктор Морозов исемендәге дәүләт җыр һәм бию ансамбле — Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы. Коми АССРның В. Савин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1977). 2005 елдан В.П. Морозов исемен йөртә[2].

Сәнгать җитәкчесе, баш дирижер — Александр Титаренко, РФ атказанган артисты.
Оркестр җитәкчесе — Алексей Чашников.
Баш хормейстер — Алексей Разбаков.
Балетмейстер — Дмитрий Бушуев, РФ атказанган артисты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Асъя кыа» ансамбле

Чит илләрдәге чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маҗарстан (1972), Болгария (1975, 1983, 1997), Финляндия (1979), Чехословакия (1979, 1987), Алмания (1985, 1996), Польша (1986), Югославия (1989), Франция (1990, 1996, 1999, 2002, 2005, 2006), Һолландия (1992, 1996), Бельгия (1996, 2005), Португалия (1997), Испания (1999, 2008).

Катнашкан фестивальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 I Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале (Мәскәү).
  • 2003 II Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале (Петербург).
  • 2009 Халыкара сәнгатьләр һәм халык иҗаты фестивале «Фин-угыр транзиты: халыклар мәдәнияте» (Финно-угорский транзит: культура народов) (Мәскәү).
  • 2011 Гомумроссия халык иҗаты фестивале (Мәскәү).
  • 2012 «Төньяк гөләндәме» (Многоцветье севера) проекты («ЛУКОЙЛ» ААҖ).

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ансамбльнең иҗат юнәлеше — милли коми фольклорын заманча уку, жанрлар синтезы, хор пластикасы. Сәхнә режиссурасы телләр барьерын җиңәргә ярдәм итә, чыгышларны җиңел кабул итәрлек, аңлаешлы итә. Концертларның төп темасы — кеше һәм табигатьнең һармониясе. Төньякта яшәүче халыкның характерын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, ышануларын, уеннарын ачып бирүче, тайга белән тундраны сурәтләүче җырлы-биюле күренешләр тәкъдим ителә. Коми Республикасының үзешчән композиторлары иҗатына да зур урын бирелә. Коми милли уен кораллары (чипсан, пöлян, бәргеч таяклар, сярган, зиль-зёль, һ. б.) концертларда уңыш казана.

Ансамбльдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хорда — 37 артист (21 хатын-кыз, 16 ир-ат)
  • Балетта — 19 артист (10 хатын-кыз, 9 ир-ат)
  • Оркестрда — 16 артист
  • 1 алып баручы
  • Оркестрда 2 баян, 1 балалайка, 5 домра-прима, 2 домра-альт, 1 флейта, 1 бас-гитара, 1 ритм-гитара, 1 бәрмә корал, 1 электр пианиносы, 1 синтезатор, 1 гөслә.

Сәнгать җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1939-1940 Оплеснин Иван Васильевич
  • 1940-1942 Воронцов Александр Александрович
  • 1941-1947 Каторгин Аполлон Васильевич
  • 1947-1948 Осипов Александр Георгиевич
  • 1947-1953 Зерницкий Михаил Маркович
  • 1953-1961 Дехтяров Георгий Николаевич
  • 1961-1963 Мастеница Вацлав Иосифович
  • 1963-1967 Молдавский Борис Александрович
  • 1967-1974, 1978-1979 Лапский Александр Дмитриевич
  • 1979-1982 Пыстина Галина Серафимовна (в.б.)
  • 1981-1984 Котиков Валерий Васильевич
  • 1985-1988 Самарин Владимир Аркадьевич
  • 1974-1978, 1988-2000 Морозов Виктор Петрович

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1967 Бөтенсоюз бәйгесе лауреаты.
  • 1970 Бөтенсоюз бәйгесе лауреаты.
  • 1976 Коми комсомолы премиясе.
  • 1977 Коми АССРның В. Савин исемендәге дәүләт премиясе.
  • 1978 I Бөтенроссия җыр һәм бию ансамбльләре бәйгесе лауреаты (I урын).
  • 1986 Бөтенроссия бәйгесе лауреаты.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Коми теленнән «Иртәнге таң» дип тәрҗемә ителә
  2. Приказ Министерства культуры и национальной политики Республики Коми от 15 ноября 2005 г. № 593 о.д.
  3. Приказ № 22 Управления по делам искусств при Совнаркоме Коми АССР
  4. Постановление Совета министров Коми АССР от 27 апреля 1978 г. № 215