Эчтәлеккә күчү

Глазов мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Глазов мәчете latin yazuında])
Мәчет
Глазов мәчете
Ил Россия
Шәһәр Удмуртия,
Глазов, В микрорайоны, 2нче Яр буе ур., 11
Координатлары 58.145985, 52.664844
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 20102019 еллар
Төп даталар:
2010 ― төзелеш башлану
2016 ― намаз укый башлау
2019 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Глазов мәчете (удм. Глазовысь соборной мечеть, рус. Глазовская соборная мечеть) ― Удмуртиянең Глазов шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Глазов шәһәре ― Удмуртиянең татарлар күпләп тупланып яши торган торак пунктларының берсе. 2002 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Удмуртия татарларының күпчелеге (85,6 %) биш шәһәрдә яши: Ижауда – 61 117, Сарапулда – 9 828, Можгада – 7 226, Глазовта – 4 754, Воткинскида – 4 015 кеше. [1].

Төп мәкалә: Удмуртиядә ислам

Нократ татарларының хәзерге Глазов тирәсенә күпләп күченүе Казан ханлыгы яуланганнан соң, элеккеге Ар ягы бәкләре, Рус дәүләте тарафыннан өстенлекләреннән мәхрүм ителеп, яңа җирләр эзләп, көнчыгышка (Чүпче елгасы башы һәм урта агымы буена) күченергә мәҗбүр булганнан соң, башлана[2].

XVII―XIX йөзләрдә патша хакимияте тарафыннан үткәрелгән дини кысрыклаулар һәм рекрутлыкка еш алыну татарларны шул юнәлештә күченергә мәҗбүр итә. Татарларның күченүенең соңгы дулкыны Идел буендагы 1921–1922 елгы ачлык белән бәйле[2]

Мәчет төзү үтенече белән шәһәр халкы 1990 елдан бирле мөрәҗәгать итә. 1997 елда Глазовта җирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) оештырыла, ул 2000 елда рәсми рәвештә теркәлә[3].

1997 елда шәһәрдә Беренче Май урамы, 39нчы йорт адресы буенча гыйбадәтханә бинасы ачылган. Ул төрле конфессия вәкилләре дини йолалар башкарган аерым бүлмәдән гыйбарәт булган. Бу бик уңайлы булмаган, шуңа күрә Глазов шәһәре хакимиятенең мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе 2002 елның февралендә җирле мөселман оешмасына Дуслык Йортында (Пряженников урамы, 5нче йорт) аерым бүлмә биргән. Шул булмәдә балаларга һәм өлкәннәргә Ислам нигезләре дәресләре өйрәтелгән.

Глазов шәһәре Удмуртиядә мәчет бинасы булмаган бердәнбер шәһәр булып кала биргән (2013 елга). Шәһәр мөселманнары район үзәге Глазов шәһәреннән якынча 13 км ераклыкта урнашкан Татар Парҗысы авылы мәчетенә дога кылырга йөргәннәр[4].

2013 елда Глазов шәһәре мәхәлләсе, юридик оешма буларак, төрле тикшерүләр узган. Мәсәлән, март-апрель айларында мәхәллә прокурор тикшерүен, майда Глазов һәм Ижевск полициясе тикшерүен, октябрьдә УР Юстиция министрлыгы тикшерүен узган[5].

2010 елның 19 июлендә Глазовта мәчет төзү өчен Попечительләр советы төзелә, аның рәисе итеп Удмурт Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кәрим Фәттахетдин улы Касыймов сайлана[6].

2010 елның 9 августында проект-смета документациясе алынган. Мәчетнең эскиз проекты Удмурт Республикасының атказанган архитекторы Хәлил Мөхәммәт улы Баһаветдинов җитәкчелегендә эшләнгән[7].

2010 елның 14 октябрендә төзелешнең генераль подрядчысы итеп «Энергосервис» ҖЧҖ сайланган (предприятиенең генераль директоры ― Попечительләр советы әгъзасы Рәшит Рамазан улы Касыймов)[6].

2010 елның 29 ноябрендә Глазов шәһәре администрациясеннән төзелешкә рөхсәт алынган[6].

Шәһәрдә мәчет төзү планлаштырылгач, Глазов шәһәре хакимияте шәһәрнең үзәк өлешеннән ерак түгел, Чүпче елгасы яр буенда мәчет өчен җир участогы бүлеп биргән[8]. 2010 елның 22 декабрендә биредә, 2нче Яр буе урамында, булачак мәчетнең нигез ташы символик рәвештә салынган.

Мәчет төзелешенә акчалар нигездә шәһәр һәм Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүчеләрдән килә. Күпләр Рамазан аенда ураза вакытында, шулай ук Корбан бәйрәме вакытында ярдәм иткәннәр. Удмуртия Президенты (2000―2014) А. А. Волков[d] (1951―2017) мәчет төзелеш өчен 1 миллион[5], «Глазов заводлары» ҖЧҖ 4 млн 299 мең 553 сум сум акча күчергән[6].

2014 елның мартына мәчет төзелеше өчен кирәкле суммадан (18 млн сум) Глазов һәм якын-тирә районнар мөселманнары яртысыннан күбрәген (9,5 млн сум) җыя һәм төзелешкә җибәрә алган[9].

2016 ел ахырында мәчеттә җомга намазы укыла башлаган, Рамазан аенда ифтарлар үткәрелгән һәм тәравих намазлары укылган[10].

Тышкы рәсемнәр
Мәчет ачылышыннан фоторәсемнәр.

2019 елның 13 июлендә мәчет рәсми рәвештә ачылган[11].

Мәчет бинасы планда турыпочмаклы булып чыга, аның күләме 14 х 20.4 м., бер гөмбәзе, бер манарасы бар. Манарасының биеклеге 23 м., мәчет эчендә ике зал: ир-атлар өчен һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, тәһарәтханә, имам бүлмәсе, дини йолалар уздыру өчен бүлмә, хуҗалык бүлмәсе. Идәннәре җылытылган.

Глазов мәчетенә җирле татарлардан башка, башкортлар, дагстанлылар, азәрбайҗаннар һ.б. мөселманнар да йөри.

  • Владыкин В. Е. Татары // Удмуртская Республика: Энциклопедия. Ижевск: Издательство «Удмуртия», 2000.(рус.)