Нәфирә Иксанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәфирә Иксанова latin yazuında])
(Иксанова Нәфирә Нәҗметдин кызы битеннән юнәлтелде)
Нәфирә Иксанова
Туган 14 март 1951(1951-03-14) (73 яшь)
Мишкә районы, БАССР, РСФСР, СССР

Иксанова Нәфирә Нәҗметдин кызы (14 март 1951 ел) — педагог, хор дирижеры, режиссер. 1983-2006 елларда Уфа сәнгать училищесы, 2001 елдан хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы, бер үк вакытта 2001 елдан — Башкортстан Республикасының Дәүләт академия хор капелласының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, 2007 елдан — «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбленең җитәкчесе. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2004) һәм атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфирә Нәҗметдин кызы Иксанова (кыз фамилиясе Бабичева[1]) 1951 елның 14 мартында Башкорт АССР-ының Мишкә районы Кыйгазытамак авылында туган. Нәҗметдинның 8 баласы да җырларга, төрле уен коралларында уйнарга ярата. Әмма кызларның барысы да медицина юлын сайлый. Апаларына ияреп Нәфирә дә медицина училищесына укырга керә. Укуын тәмамлап, дәваханәдә эшли. Тик сәнгатькә булган сөю өстенлек ала.

1978 елда Уфа сәнгать училищесын (З. Х. Гобәйдуллина классы), 1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (Э. Х. Гайфуллина классы; 1999, А. И. Корякин курсы) тәмамлаган. 1983-2006 елларда — Уфа сәнгать училищесында, 2001 елдан алып Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта, бер вакытта Хор капелласының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, 2007 елдан бирле «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе. 2002 елда Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетында (Химки шәһәре; җитәкчесе — ССРБ‑ның халык артисты В. Н. Минин) стажировка үтә. «Милый мой хоровод» рус җыр ансамбленең һәм С. К. Аксаков исемендәге бакчасының «Чылтыр чишмә», Уфа кала мәдәният сараеның «Уфа хатирәләре» (икесе дә — 2010) башкорт җыры ансамбльләренең (бөтенесе дә — Уфа) оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе. Башкорт дәүләт филармониясендә үтә торган театрлаштырылган тамашалар, юмор һәм сатира кичәләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең юбилей кичәләре сценарийлары авторы һәм режиссеры.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстәмә мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]