Йөзем-Ирек Рахманкулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йөзем-Ирек Рахманкулова latin yazuında])
Йөзем-Ирек Рахманкулова
Туган телдә исем Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова
Туган 14 сентябрь 1925(1925-09-14)
ССРБ, РСФСР, Самар
Үлгән 28 август 2017(2017-08-28) (91 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре тел галиме (германист), хәрби тәрҗемәче
Җефет Борис Васильев, полковник
Балалар кызы Дина, профессор
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Йөзем-Ирек Рахманкулова, Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова, рус. Рахманкулова Изюм-Эрик Салиховна (1925 елның 14 сентябре, СССР, РСФСР, Самар2017 елның 28 августы, РФ, Мәскәү) — тел галиме (германист), филология фәннәре докторы (1975), профессор. РФ атказанган фән эшлеклесе (1994). Кызыл Армиянең (1946 елдан Совет Армиясе) чит телләр хәрби институты (КА ЧТХИ, рус. ВИИЯ КА) (Мәскәү), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) (1977) , Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты чит телләр кафедрасы мөдире (1959-1990). Бөек Ватан сугышында хәрби тәрҗемәче булып катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 14 сентябрендә Самарда (1935-1991 елларда Куйбышев) туган. Әтисе Салих Рахманкулов, Санкт-Петербургда политехника институтын тәмамлаган инженер-тимер юлчы, әнисе атаклы Аитовлар нәселеннән. 5 яшеннән Австрия мөһаҗире булган укытучыдан алман телен өйрәнә. Куйбышев мәктәбендә[1] булачак хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче махсус сыйныфта укый.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Й.-И.Рахманкулова - хәрби тәрҗемәче

1942 елның 29 ноябрендә КА ЧТХИ төп (чит телләр) факультетына чакырып алалар. 2 декабрьдә хәрби ант бирә. 1943 елның март-сентябрендә Ставрополь-на Волге (хәзерге Тольятти) шәһәрендә хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче курсларда укый. Разведка төркемендә тәрҗемәче, штаб башлыгының 2нче ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1нче, 4нче Украина фронтларында, 1нче, 201нче, 168нче дивизияләр белән Данбасны, Киевны, Карпатны азат итүдә катнаша. Словакия баш күтәрүендә катнаша.
Кызыл Йолдыз ордены (1944), 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә.

« Бу иң яшь офицер, өлкән лейтенант (Рахманкулова), берүзе бер дивизиягә тора.
Полковник Чеченцев, 1нче Украина армиясенең разведка башлыгы, сәргаскәр А.А. Гречкога
»

1956 елда капитан дәрәҗәсендә Кораллы көчләрдән хезмәттән җибәрелә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә КА ЧТХИның педагогика факультетын кызыл дипломга тәмамлый (1950). Адъюнктурада укый. Рус телен өйрәнүче чит ил студентларын укыта. Мәскәү дәүләт чит телләр педагогия институтында кандидатлык (1958), докторлык (1975) диссертацияләре яклый. Аның кул астында 8 кеше докторлык, 30 кеше кандидатлык диссертациясе әзерли.
Уналты ел Мәскәү электрон машина төзелеше институты чит телләр кафедрасы мөдире, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) алман һәм скандинав телләре кафедрасы мөдире булып эшли.
1979-1996 Н.К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты кафедра мөдире.
1996 елдан Мәскәү шәһәр педагогия институты профессоры[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Борис Васильев, хәрби тәрҗемәче, итальян теле белгече, полковник.

  • кызлары Дина, профессор, телләр белгече.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 28 августында 92нче яшендә Мәскәүдә вафат. Хован зиратында җирләнгән[3].

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алты китап — дәреслеге бар. Шуларның берсе буенча, Алманиядә яшәүчеләр алман телен өйрәнәләр[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И.-Э. Рахманкулова. Практика выживания. М.: «Тезаурус», 2010.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сталин кызы Светлана Аллилуева, башка Политбюро әгъзаларының балалары укыган мәктәп
  2. Мәскәү шәһәр педагогия университеты сайты, archived from the original on 2016-06-27, retrieved 2016-07-30 
  3. Большая утрата для татарской общины г. Москвы. Автономия Татар Москвы ВКонтакте, 28.08.2017(рус.)
  4. Бөтендөнья татар конгрессы сайты