Кулланучы бәхәсе:Qaraq

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Qaraq latin yazuında])

Рәхим итегез![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн, Qaraq! Татар Википедиясенә рәхим итегез! Бу ачык эчтәлекле энциклопедиягә Сез дә мәгълүмат өсти аласыз. Сезгә Җәмгыять үзәге ярдәм итә ала. Шулай ук Сез администраторларга язып, алардан ярдәм сорый аласыз. Бездә Ярдәм бүлеге эшли.

Онытмагыз: язганда әдәби телне куллану сорала. Сезгә кирилл графикасын кулланырга мөмкин, латин графикасында яңа мәкаләләр язу Татар Википедиясендә вакытлыча тыелды.

Википедиядә мәкаләләрнең авторлары юк – аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин бәхәсләрдә һәм форумнарда үз имзагызны калдырырга кирәк. Моның өчен ~~~~ символын куегыз.

Сезгә үз сәхифәгезне бизәргә мөмкин. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре.

Баш битне күзәтергә онытмагыз. Атна саен яңа проектлар барлыкка килә, аларда катнашырга була. Шулай ук Википедиянең мөһим вакыйгалары Актуаль шаблонында күрсәтелә.

Уңышлар Сезгә!


Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar language is not good enough, that's no problem. We have an Embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! --Рашат Якуп 21 июн 2011, 18:39 (UTC)[җавап бирергә]

Шаблон белән ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итегез.--Рашат Якуп 21 июн 2011, 18:40 (UTC)[җавап бирергә]

Беренче мәкалә белән![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн!

Сезне Татар Википедиясенә язган беренче мәкаләгез («Микронезия ») белән котлыйм! Алдагы барлык эшегездә дә сезгә уңышлар телим! --Zahidulla 23 июн 2011, 09:16 (UTC)[җавап бирергә]

Тырышлык йолдызы[вики-текстны үзгәртү]

Тырышлык йолдызы
Татар Википедиясенә күп үзгәртүләр кертеп, күпләп мәкалә язу өчен--Рашат Якуп 25 фев 2012, 17:47 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт)--Әнсар Хәййә 27 фев 2012, 11:02 (UTC)[җавап бирергә]

Латин мәкаләләре[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Qaraq әфәнде! Кирилл әлифбасындагы мәкаләләрне латин әлифбага күчерүдә гамәли файда юк, чөнки моны автоматик машина да эшли ала. Татар Википедиясендә кирилл/латин скриптын булдыру - бу юнәлештә күпкә файдалырак булыр иде. Ә бер үк эчтәлекле игезәк мәкаләләрне булдыру Татар Википедиясе абруена шик кенә сала, чөнки мәкаләләр санын бәхәсле итә. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!--Рашат Якуп (обсуждение) 7 ноя 2012, 08:23 (UTC)[җавап бирергә]

Яңа мәкаләләр язганда кулланма итеп тотарга ВП:Мөһимлек кагыйдәсе буенча тавыш бирүдә катнашырга чакырам. - Derslek (бәхәс) 17 апр 2013, 16:49 (UTC)[җавап бирергә]

Фикерегезне белдерүегезне сорыйм[вики-текстны үзгәртү]

Белгәнегезчә, 2 майга кадәр ВП:Мөһимлек кагыйдәсе турында тавыш бирү бара.

Башка Википедияләрдән аермалы буларак, ТатВикида кагыйдәләр аргументларга игътибар итеп ВП:Консенсус юлы белән түгел, ә тавышлар бирүчеләрнең гади күпчелеге нигезендә кабул итү гадәте бар.

Бу мәсьәлә турында фикерегезне белдерүегезне сорыйм. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 20 апр 2013, 17:42 (UTC)[җавап бирергә]

Мин Википедиядә сирәк утырам һәм гади төзәтмәләр генә кертәм, Википедиянең эчке халәте белән таныш түгелмен, гафу итегез, --Әнсар Хәййә (бәхәс) 20 апр 2013, 17:46 (UTC)[җавап бирергә]

Diskussija monda bara :).frhdkazan (бәхәс) 17 сен 2013, 14:00 (UTC)[җавап бирергә]

Xörmatle katnaşuçılar, Википедия:Бетерүгә#Игезәк мәкаләләр bülegendä berençesen buldıru häm ikinçesenä qarata nişlärgä kiräklege turında aralaşu bara. Википедия:Консенсус däräcäsendäge näticägä ireşä aluıbız öçen, dälillärne kiterep fikeregezne belderüegezne sorıybız. İxtiram belän, frhdkazan (бәхәс) 18 сен 2013, 10:57 (UTC)[җавап бирергә]

-- frhdkazan (бәхәс) 28 сен 2013, 18:15 (UTC)[җавап бирергә]

Argumentlar[вики-текстны үзгәртү]

{{Риза}} häm {{Каршы}} tawışlarığıznı bilgeläwçe argumentlarığıznı monda belderä häm üzgärtä alasız. - frhdkazan (бәхәс) 3 окт 2013, 12:16 (UTC)[җавап бирергә]

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

ru:Википедия:Консенсус#Исключения:

  • Решения, принятые внутри одного из проектов, не могут изменять более общих решений, принятых на основе более широкого консенсуса. В рамках того или иного проекта не может быть принято решение о том, что на статьи проекта не распространяется то или иное общее правило.
  • Принципы Фонда Викимедиа представляют собой базовые принципы всех проектов Викимедиа и, таким образом, основываются на наиболее достижимом консенсусе в рамках всех проектов Викимедиа. Эти консенсусы имеют фундаментальный характер, и ими определяются все остальные соглашения Викимедиа и Википедии.

Yuğarıda kürsätelgäne, Татар Википедиясенең тотрыклы эшчәнлеге өчен Викимедиа проектларының төп мәсләкләре, Татар Википедиясе эчендә кабул ителгән кагыйдәләреннән өстен һәм соңгылар беренчеләренә яраклаштырылырга тиешlege min uylap çığarğan äyber bulmağanın raslıy. ttwiki ğomumi Wikipedia häm Wikimedia mäsläk-qağıydälärenä iğtibar itmiçä eş itärgä tiyeş dip, {{Каршы}} tawış biruegez säbäplären zinhar añlatsağız ide. - frhdkazan (бәхәс) 4 окт 2013, 23:50 (UTC)[җавап бирергә]

Консенсус[вики-текстны үзгәртү]

Tawış birü häm bäxäs bitlärendäge añlatmalarğa qaramastan, qarşı buluçılar üz fikerlären mantıyqlı nigezlär yäki qağıydälär belän dälillämi, şul uq arada aralaşu-bäxäs arqılı konsensus buldıru teläklären dä kürsätmi. Bu xäldän çığu yulın tabu öçen, mäsälä turında sorawnı Meta-Wiki forumına çığardım. -frhdkazan (бәхәс) 6 окт 2013, 19:10 (UTC)[җавап бирергә]

Meta-Wiki forumında m:Founding principles qağıydäse Wikimediäneñ bar proyektları öçen mäcbüri ütälergä tiyeşlege turında alıp barılğan diskussiyä däwamında, tubändägesenä turı kildem:

This category is for Wikimedia projects wide policies, i.e. projects which apply to each and every m:Wikimedia project. Policies enforce required practice (as differentiated from guidelines, which document and explain best current practice).


Minem tärcemäm: Bu törkemdä Barlıq Wikimedia proyektları buylap ğamäldä bulğan qağıydäler cıyıla, yäğni här Wikimedia proyektına (sıltamağa basqan zaman Wikipediäne üzenä alğan isemlek açıla) bäyle bar proyektlar öçen. Qağıydälär (aldınğı praktikalarnı taswirlawçı häm añlatuçı qullanmalardan ayırmalı bularaq) mäcbüri taläp bulğan praktikalarnı ğamälgä kiterä..

frhdkazan (бәхәс) 12 окт 2013, 05:22 (UTC)[җавап бирергә]

As far as I can tell, the Founding principles were meant to apply to all languages of Wikipedia. WhatamIdoing (talk) 18:46, 18 October 2013 (UTC)
----
Tärcemäm: "Belgänemçä, Nigez mäsläklär bar telle Wikipediälärgä qağıla dip bilgelängän ide".

dip cawap qaytardı. - frhdkazan (бәхәс) 19 окт 2013, 14:40 (UTC)[җавап бирергә]

Үзгәртүләр сугышы[вики-текстны үзгәртү]

Карак әфәнде, сез дәлилләрегезне китерә алмасагыз, үзгәртүләр сугышын туктагызчы. Мин бар дәлилләрне Бәхәс бүлегендә китердем.

Башка авторлар язган мәкаләләрне бозмагыз, үз мәкаләне языгыз, бу әйбәтрәк булыр иде.--Kitap (бәхәс) 2 окт 2013, 11:52 (UTC)[җавап бирергә]

  • Анда да татарча китапларның мисаллары китерелгән. Тамгаханә - Алтын Урда чорында килеп чыккан хезмәт, һәм бу ЧЫГЫШ ИСЕМЕ, Таможня - рус телендә чын татарча сүз- Тамгаханә- бозып үзгәртерелгән, һәм татар теленә алынма буларак көчләп кертелгән, ә чыгыш беренче татар сүзе - Тамгаханә.--Kitap (бәхәс) 2 окт 2013, 12:01 (UTC)[җавап бирергә]

Тамгаханә сүзенең татарча сүз булмавын гади кулланучы да анлый ала. Татар сүзләрендә калын һәм нечкә иҗекләр бергә килми. Сезгә анлаттылар бит инде, Википедия халык телендә язылырга тиеш, урыслар бит «социология» сүзе урынына «обществология»ны кулланмый. Татарча китаплар укыгыз, сүзлекләр генә түгел.--Qaraq (бәхәс) 2 окт 2013, 17:02 (UTC)[җавап бирергә]

Татар сүзләрендә калын һәм нечкә иҗекләр бергә килми - бу дөрес түгел: ашханә, кунакханә, сырхауханә, китапханә һ.б. Тамгаханә - принципиаль сүз, ул татар бөек тарихын онытырга бирми: барлык (диярлек) бүгенге хезмәтләр Алтын Урда чорында барлыкка килгәнен хәтерләтә. Татар кешеләре белән бу сораулар турында бәхәсләшергә бик сәер дип уйлыйм.

Бу дөрес! Ханә сүзе фарсы алынмасы булып тора. Китапханә гарәп-фарсы алынмасы, (китап, мәктәп (ктп тамыры) - гарәпчә уку дигәннән). Әйдәгез уртак фикергә килик, әгәр башка кешеләр дә таможня сүзен икенче дәрәҗәдә куллану яклы була икән, мин дә тамгаханә сүзен төп сүз итеп кулланырмын (тик мәкаләләрдә гел эчке сылтама куярга кирәк булыр). Әлегә өч кеше таможня сүзе яклы, бер кеше тамгаханә.--Qaraq (бәхәс) 3 окт 2013, 11:09 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә урынына[вики-текстны үзгәртү]

Тамгаханә сүзе татарча сүзлекләрдә урын алган сүз, димәк теоретик яктан аның яшәргә хокукы бар. Ләкин гамәли яктан карау кирәк: кем, ничек куллана ул сүзне. «Гугль»ләү нәтиҗәләре буенча ул сүз яки үзебезгә, яки forvo.com сайтына илтә. Татар матбугаты аны кулланмый диярлек. Татарча чыгучы матбугат чараларында таможня сүзе өстенлек итә. УрысВикисы кагыйдәләре буенча мәкалә исеме итеп предметның рәсми яки иң билгеле исеме куела. Ике очракта да таможня сүзе өстен чыга. Шуңа күрә мин шул исемне төп, ә тамгаханә сүзен - редирект итеп калдыруны кулай күрәм. Исемендә шул сүз очраган мәкаләләрне тәртипкә китерергә кирәк. Әмма таякны икенче якка да борырга кирәкми. Әгәр дә берәр мәкаләдә тамгаханә редиректы бу моментка бар икән, аны бот яисә кул белән таможняга үзгәртергә кирәкми. - Derslek (бәхәс) 3 окт 2013, 14:50 (UTC)[җавап бирергә]

Карак, Сезнең Вандализм ясаганнан соң абруегыз түбән, шуңа күрә мин язган мәкаләләрне үзгәртергә хокукны бирмим. Дерслек генә үзгәртә ала.--Kitap (бәхәс) 4 окт 2013, 13:49 (UTC)[җавап бирергә]


Әйдәгез, килешик, Сез мин язган мәкаләләрне үзгәртмәгезче, Дерслекне көтәбез. Ул нәтиҗәләр буенча үзгәртсен. Үзгәрткәннән соң мин үз карарым ясаячакмын.--Kitap (бәхәс) 4 окт 2013, 13:57 (UTC)[җавап бирергә]

Риза мин, тик аңлагыз, ул минемчә үк үзгәртәчәк.--Qaraq (бәхәс) 4 окт 2013, 13:58 (UTC)[җавап бирергә]

Дерслек килгәнче, Статус Кво саклыйк.--Kitap (бәхәс) 4 окт 2013, 14:00 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия:Тавыш бирү:Латин-Кирил игезәкләр--Ilnur efende (бәхәс) 9 окт 2013, 14:54 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия бәхәсе:Латин әлифбасындагы мәкаләне кириллга күчерү кагыйдәләреneñ bäxäs bitendä, soñraq buldırılğan bar igezäklären beterügä yul açuçı üzgärtülär täqdim ittem: Татарлар häm oxşaş yañaraq CYR igezäk mäqälälärendäge tekstlarnı LAT'qa qüçerü häm original' mäqälägä quşu. - frhdkazan (бәхәс) 19 окт 2013, 19:15 (UTC)[җавап бирергә]
TatWiki sannarı döres bulsın dip, Википедия:Тавыш бирү:Латин-Кирил игезәкләр tawış birügä çığarılğan

...берәр кулланучы Kälküttä мәкаләсе була торып Калькутта (яки Уэлен - Welen, Википедия:Vandalizm - Википедия:Вандализм) мәкаләсен яза алачакмы?

sorawğa Yuq dip äytäbez ikän, bar yañaraq igezäklärne beterügä rizalıq biräbez digän süz tügel meni? - frhdkazan (бәхәс) 21 окт 2013, 06:05 (UTC)[җавап бирергә]
{{TwinLAT}} latin mäqälälärdä barısı ber imlädä yazıluı kiräklegen istä totıp, Википедия:Латин һәм Кирилл мәкаләләре арасында үзара сылтамалар qağidäse nigezendä, buldırıla başlağan latin qalıplar sisteması uylanılğança eşlämi. Ğämäldäge qağidälärne bozmıyça, qalıplar sistemasın döres eşlätü mäsäläsendä kiñäş häm yärdäm sorala. - frhdkazan (бәхәс) 22 окт 2013, 09:18 (UTC)[җавап бирергә]

Тиз бетерү критерийларына үзгәртүләр[вики-текстны үзгәртү]

Википедия:Тавыш бирү:Тиз бетерү критерийларына үзгәртүләр - frhdkazan (бәхәс) 22 окт 2013, 11:07 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле Qaraq әфәнде, Калып:Şäxes/Data/Logic һәм башка латин әлифбалы калыпларында кирилл имләсенең куллануы урынсыз һәм кабул ителгән тәртипкә каршы килә. [үзгәртүләрегезне] кире кайтарырга сорыйм. - Ихтирам белән, frhdkazan (бәхәс) 8 фев 2014, 16:36 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле Qaraq, Йомгашлы язылышы нинди чыганакларга нигезләнә? Интернет буйлап эзләп караганда, андый атама чыкмый. --Derslek (бәхәс) 18 мар 2014, 17:16 (UTC)[җавап бирергә]

Кагыйдәгә тәкъдим ителгән үзгәртүләр проекты турында үз фикерегезне/тәкъдимнәрне белдерсәгез иде. - frhdkazan (бәхәс) 21 мар 2014, 11:08 (UTC)[җавап бирергә]

Кадерле дус, сәламнәр сезгә!

Википедиядә урнашкан катлаулы һәм каршылыклы вәзгыятьне чишү, киләчәктә конфликтларны хәл итүче төп органны булдыру максатыннан, Югары арбитраж шурасының беренче чакырылышы җыела. Сездән сайлауларда катнашуыгызны (намзәтләр тәкъдим итүегезне һәм тавыш бирүегезне) үтенәм. Сайлаулар процессы 24 марттан 14 апрельгәчә дәвам итә.

Сезгә рәхмәт белән, ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 23 мар 2014, 12:34 (UTC)[җавап бирергә]

User:Derslek[вики-текстны үзгәртү]

Qararlar çığarıldı, Wikimedia stüartlarına xat jazıldı. -- frhdkazan (бәхәс) 23 июн 2014, 10:48 (UTC)[җавап бирергә]

Qabul itelde - Махсус:Кулланучылар_исемлеге/sysop.
Üzebezdä aktiv idaräçelär bulğanda, stüartlar erslek beterelgän bitlärne kire qaytaru häm ul tıyğan qullanuçılarğa yañadan qatnaşu mömkinlegen açu/loglarınnan bu tıyular turındağı yazmalarnı beterü sorawımnı qabul itmädelär. Anın turında User:Marat-avgust yärdämen sorarğa, anın waqıtı bulmasa başqa qullanuçılarğa idaräçe statusın birü turında tawış birü oyıştırırğa kiräk. -- frhdkazan (бәхәс) 23 июн 2014, 18:49 (UTC)[җавап бирергә]
Администратор бары тик тавыш бирү нәтиҗәсендә вазифасыннан чыгарыла ала. Тавыш бирү кайда? -- Marat Vildanov (бәхәс) 29 июн 2014, 09:28 (UTC)[җавап бирергә]
Монда - Википедия:Администратор вазыйфасыннан азат итү: Derslek, Март-Апрель 2014 --Kitap (бәхәс) 29 июн 2014, 15:38 (UTC)[җавап бирергә]

Тавышыгызны бирергә онытмагыз![вики-текстны үзгәртү]

Кадерле дуслар! Кулланучы:Ilnur efende ачкан тавыш бирүдә катнашырга чакырам: Википедия:Администратор вазыйфасыннан азат итү: Derslek, Март-Апрель 2014. Ул Татар википедиясенең администратор һәм бюрократы Derslek кагыйдәләр бозуда гаепләп, вазифасыннан азат итүне сорый. Бу тавыш бирү – яңа тәмаланган Википедия:Администратор вазыйфасыннан азат итү: Derslek, Март 2014 сәхифәсенең дәвамы. Оештыручысы - Кулланучы:Kitap ның. Ул тавыш бирү нәтиҗәсендә Derslek-кә тагылган гаепләүләр һәм дәгъвалар нахак итеп танылды. Татвикипедиядәге кулланучыларның тыныч, гаугасыз иҗади эшенә зыян китергән җәнҗалларга нокта куяр өчен, сезне Каршы дип тавыш бирергә чакырам. Тавыш бирү 29 мартта башлана, 12 апрель көнне тәмамлана. Хөрмәт белән, - Derslek (бәхәс) 1 апр 2014, 14:35 (UTC)[җавап бирергә]

Baş bitneñ Bu könne bülege qalıpları (шаблоны В этот день/On this day templates)[вики-текстны үзгәртү]

(TT-LAT) Xörmätle Wikipediäse kullanuçısı, Baş bitneñ Bu könne bülege qalıpları yazmışı turındağı bäxästä üz fikeregezne zinhar beldersägez ide. Mäsälä alarnıñ yäşärgä xoquqlımı, bäxässez beterelergä tiyeşme turında bara. Räxmät.
(RU-LAT) Uvazhajemyj pol'zovatel' Vikipedii, proshu vas vyskazat' svoje mnenije v diskussii o sud'be шаблонa В этот день na Zaglavnoj stranitse na tatarskoj latinitse. Rech idet ob ix prave na zhizn', ili o neobxodimosti ix bystrogo udalenija. Spasibo.
(EN) Dear Wikipedia user, please express your opinion in the discussion on the destiny of On this day template on the TATLAT Main Page. The topic is whether they have right to exist, or whether they should be speedily deleted. Thank you. -- frhdkazan (бәхәс) 29 апр 2014, 16:38 (UTC)[җавап бирергә]

(TT-LAT) Википедия бәхәсе:Кагыйдәләр һәм киңәшләр qağidä proyektınıñ tekstı bäxäsendä 2 atnadan artıq zaman däwamında yaña täqdimnär bulmaw (konsensus bar) säbäple räsmiläşterü protsessı başlana. Tawış birü waqıtı: 30 aprel - 14 may 2014.
(RU-LAT) V period s 30.04 po 14.05.2014 idet golosovanije po utverzhdeniju pravila Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр. Protsess initsyirovan v sviazi s dostizheniem konsensusa na stranitse obsuzhdenija projekta pravila - novykh kommentarijev i predlozhenij ne bylo v techenije boleje 2-ux nedel'.
(EN) This is to announce beginning of formal adoption vote (April 30 - May 14, 2014) for Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр policy. The procedure begins as no new proposals where registered in the draft discussion within over 2 weeks (consensus is there). -- frhdkazan (бәхәс) 1 май 2014, 14:46 (UTC)[җавап бирергә]

Бот белән мәкалә кою кагыйдәләре[вики-текстны үзгәртү]

Qaraq әфәнде, сез мәкалә кою буенча мәкалә эшләп чыгаруны башлап җибәрүче буларак, тавыш бирүне кичектерә алмыйсызмы? Чөнки кагыйдәләр әле эшләнеп бетмәгән. Бу эшкә мин алынган идем, вакыт җитмәү сәбәпле эшли алмадым. Хәзер бәхәс барышында ул кагыйдәләрне шләп чыгарырга кирәк, аннары гына тавыш бирергә. -- Marat Vildanov (бәхәс) 25 июн 2014, 15:30 (UTC)[җавап бирергә]

Marat Vildanov, бик шәп идея, бу уртак проект бит, үзгәртегез. Вакытын үзгәртәм, дөрес чыкмаса, үзгәртерсез уйлавыгызча.--Qaraq. (бәхәс) 26 июн 2014, 18:10 (UTC)[җавап бирергә]

ВП:Үзгәртүләр сугышы: 29.06.14[вики-текстны үзгәртү]

Арслан (мәгънәләр) һәм Арслан (Чишмә районы) мәкаләләрендәге гамәлләрегез ВП:Үзгәртүләр сугышы буларак бәяләнде. Андый уйланылмаган гамәлләрдән тыелып тору шарты белән сезне Татвикида катнашуыгызны көтеп калабыз. --Derslek (бәхәс) 29 июн 2014, 18:36 (UTC)[җавап бирергә]

Кеше кертемен үткәрмәүгә басуны сез башладыгыз, мин түгел. Үзегезне дә блоклагыз алдан,алай булгач. Сез башта моның турында бәхәс ясарга тиеш идегез, откатлар башлаганчы!!!--Qaraq (бәхәс) 29 июн 2014, 18:38 (UTC)[җавап бирергә]

  • Яздым бит инде бер: Арслан - ул кеше исеме, Арыслан - хайван атамасы. Язуда ике төрле итеп күрсәтелә. Кеше сүзен аңламыйсыз икән, профилактик әңгәмәләр үткәрүдән файда күрмим. --Derslek (бәхәс) 29 июн 2014, 18:46 (UTC)[җавап бирергә]
    • Арслан (Нязепетровск районы) - Чиләбе өлкәсенең башка районнарында мондый авыл юк, ә әлеге районда икәү, ә сез монысын кайтаргансыз, тагын хата! Чыганагы кайда моның, Арслан кеше исеме күктән төшмәгәндер бит, мин ник сезгә ошанырга тиеш? Башкортчада Арыслан дип бирелә авыллар, сез кайдан алдыгыз аларның татарчасын. Татарстандагысы да (Кайбычта) кеше исеменнән чыккан, ә Арыслан дип языла. Ә сез үзегез уйлап табасыз бугай. РуВикида күрдем, гел-гел сезне блоклап киләләр, кеше кертемен хөрмәт итмәгәч, монда аны эшли алуче юк, кешегә дә эшләргә ирек бирмисез--Qaraq (бәхәс) 29 июн 2014, 18:51 (UTC)[җавап бирергә]
      • Сезнең сыңары үпертый кулланучылар (библия урынына ялган, татарга каршы Башкорт энциклопедиясенә табынган башкортлар) белән бәхәскә кергәнлектән килә андый блоклар, бөтенләйгә тыйсалар да куркыныч түгел. Мин анда уен уйнар өчен түгел, халкыбыз исемен яклар өчен керәм. --Derslek (бәхәс) 29 июн 2014, 19:05 (UTC)[җавап бирергә]
        • Һәм Татвики кулланучыларыннан шуның өчен үч аласызмы, аларның кертемен хөрмәт итмичә юк итеп? Монда кеше нимә эшләсәм дә сүз генә әйтә, гамәл кылмас каршы миңа дип? Әлеге атамага карата чыганакларыгыз кайда сон, патша абый?--Qaraq (бәхәс) 29 июн 2014, 19:09 (UTC)[җавап бирергә]
          • Сез идарәнең эшен бөтенләй аңламыйсыз. Русвикидагы кырыс тәртипләр искә төшкәч: алар булмаса, андагы кагыйдәләрне беркем санга сукмас иде бит. Бер башкорт кулланучыны беләм - тегене айлар буе блокта маринадта тоткач, күңеле бераз йомшара, кешеләр белән әдәпле генә языша башлый, кагыйдә бозмый, аннары тагын башына нидер суга да - бәйдән ычкына, тегене яңадан банкага салып куялар. Бездә әлеге башкорт шикеллеләр, че хочу, то и ворочу принцибы белән йөрүчеләр күпчелектә булганда, беркайчан тәртип булмас. --Derslek (бәхәс) 29 июн 2014, 19:35 (UTC)[җавап бирергә]

Кулланучы Derslek мине үзе белән үзгәртүләр сугышы алып барган өчен блоклады, Википедия кагыйдәләре буенча ул моны эшли алмый иде, чөнки моны үзгәртүләр сугышында катнашмаучы гына эшли ала. Үз эшенең чыганагын да күрсәтмичә бар кертемемне юк иттте. Бу чын идарәче эшеме?--Qaraq (бәхәс) 29 июн 2014, 18:36 (UTC)[җавап бирергә]

Ğämäldäge tärtiplärne bozu[вики-текстны үзгәртү]

Викиочрашулар:Казан[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Qaraq, тәкъдимем турында фикерегезне белдерсәгез иде. Алдан ук рәхмәт.--frhdkazan (бәхәс) 23 дек 2015, 16:16 (UTC)[җавап бирергә]