Кулланучы бәхәсе:Ilnur efende/Архив/Архив5

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ilnur efende/Архив/Архив5 latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Ilnur efende, Дерслек яңадан аңа ошамаган мәгълүматны юк итеп Евромәйдан мәкаләсенә цензураны урнашырды. Илнур, нейтраль арбитр буларак шушы юрамасына бәя бирегез һәм кирәк булса төзәтегез.--Kitap (бәхәс) 12 мар 2014, 14:51 (UTC)

  • Марат-Август язганны бераз төзәткәләп алдым, чыганаклар өстәдем (кичерә күрегез, BBC.uk.com кебек «бандеровчылар» сайтына сылтамалар куйган өчен - 1тв.ру яки макспарк.ру кебекләргә тиң түгел инде). Тарихи вакыйганы ниндидер юк-бар хәбәр (Бандера сурәте) белән чуарлау - моның турында сүз булды инде, нигә кабатланырга? Шуннан Китап-әфәнде килеп мин язганны юк итеп: [1], башка админнар янына шикаять итәргә бара. Ә бит сез кылган гамәл мәкаләдә инде бер генә кабатланмый һәм ул төзәтмәләр сугышы дип атала. Күрә торып кагыйдәне бозу бит бу. Цензура турында икенче язмагыз инде, бераз оятыгыз булса. Миңа гаеп эленгән хурлыклы, ялган тулы бәхәс әле дә бара, сезнең фикерне яклаучылар гына сирәк күренә. Илнур - бу юлы мәкаләне яңадан бикләдем, аяк чалма бүтән, бераз вакыт узып бу коллектив «Кузьма Крючков»ларның сугыш коткысыннан бераз айнып, сугышның бәясен чамалагач, вакыйгаларны аек күздән яңадан кичерсеннәр. --Derslek (бәхәс) 12 мар 2014, 16:09 (UTC)

Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр[вики-текстны үзгәртү]

Яңа кагыйдә проекты турында үз фикерегезне/тәкъдимнәрне белдерсәгез иде. - frhdkazan (бәхәс) 15 мар 2014, 12:44 (UTC)

Кызыл сылтамалы битләр[вики-текстны үзгәртү]

Булырга тиешле мәкаләләр[вики-текстны үзгәртү]

Татар халкының Милли каһарманнарына багышланган мәкаләләрне сайланган мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясе мөһим бурычларының берсе, дип уйлыйм. Бәлки аерым калыпны ясарга кирәк. Шуңа күрә Сафа-Гәрәй турында мәкаләне кирәк булса төзәтергә, арттырырга, ләкин сайланган мәкалә статусына җиткерергә кирәк.--Kitap (бәхәс) 20 мар 2014, 11:04 (UTC)

Википедия:Тиз бетерү критерийларына үзгәртүләр[вики-текстны үзгәртү]

Кагыйдәгә тәкъдим ителгән үзгәртүләр проекты турында үз фикерегезне/тәкъдимнәрне белдерсәгез иде. - frhdkazan (бәхәс) 21 мар 2014, 11:05 (UTC)

ЮАШ-1[вики-текстны үзгәртү]

Кадерле дус, сәламнәр сезгә!

Википедиядә урнашкан катлаулы һәм каршылыклы вәзгыятьне чишү, киләчәктә конфликтларны хәл итүче төп органны булдыру максатыннан, Югары арбитраж шурасының беренче чакырылышы җыела. Сездән сайлауларда катнашуыгызны (намзәтләр тәкъдим итүегезне һәм тавыш бирүегезне) үтенәм. Сайлаулар процессы 24 марттан 14 апрельгәчә дәвам итә.

Сезгә рәхмәт белән, ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 23 мар 2014, 12:29 (UTC)

Кырым[вики-текстны үзгәртү]

Сәлам, Илнур. Кайбер Кырымда урнашкан объектлар исемнәре татарчалыштырырга булышыгыз.

  • Челтер-Коба кирмәне - кырымтатарча Çilter Qoba - татарча Челтәр Коба (?) /Решётка-пещера мәгънәсе/, Коба сүзенә охшаш сүзләре бармы, яки Коба дип калдырабыз?
  • Сюйреньская крепость - Сөйрән кирмәне? татар исеменә охшаш.

--Kitap (бәхәс) 27 мар 2014, 17:18 (UTC)

Сәлам, кырымтатарча калдыру белән килешәм, пещерага мәгнә ягыннан якын торган Коба дигән сүз ишеткәнем юк, пещераны ешрак «куыш (мәгарә)» диләр. Сөйрән, Сөрән сүзе шул бер үк сүздән чыккандыр дип уйлыйм, Сөйрән (Сөрән) - тревога, сөрән салу - каравылда тору, нәк ныгытма эше белән бәйле. Шулай итеп, Челтәр Коба (Куыш), Сөйрән ныгытмасы дип уйлыйм. --Ilnur efende (бәхәс) 29 мар 2014, 16:05 (UTC)

Derslek'не администратор хокукларыннан мәхрүм итү буенча тавыш бирү[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Илнур әфәнде! Сез башлап җибәргән тавыш бирүне ябуыгыз, минемчә, иң дөрес гамәл булыр иде. Бу хатны язуымның сәбәпләре берничә:

  • Derslek кулланучысына администратор хокукларын алып ату процедурасы башлануын белдерүче хат язылмаган. Моны процедура тәртипе таләп итә. Бәлки Derslek үзенең администратор хокукларыннан азат итүе турындагы тавыш бирүнең башлануын белмәс иде дә? Чөнки ул вакытта аның битендә Вики-ял өлгесе эленеп тора. Бу хат бу өлге булмаган очракта да язылмаса тавыш бирүнең дөрес түгеллеген аңлата.
  • Derslek'не хокуклардан азат итүнең сәбәпләре нигезсез һәм аны азат итү өчен җитешсез. Тавыш бирү битендәге бәхәстә бу тәфсилләп язылган.
  • ЮАШ сайлангач аның администратор булып калуын яки калмавын ЮАШ билгеләячәк.
  • Моңа кадәрге сайлау тәмамлангач та бу сайлауны башлап җибәрүче булуыгыз сезне бер дә бизәми. Бу Derslek'кә каршы ау башлап, аны аргументация белән җиңә алмаганга аны масса белән изүне хәтерләтә. Чын википедиячеләргә бу килешми.

Сак булыгыз, үзегезгә мондый ау башланса, бер дә ошамас иде. Минем үземә дә ошамас иде, беркемгә дә ошамас иде дип уйлыйм. Аек акыл белән эш итәргә чакырам. -- Marat Vildanov (бәхәс) 2 апр 2014, 10:52 (UTC)

    • Derslek'не хокуклардан азат итүнең сәбәпләре нигезсез түгел икәнен күпчелек кулланучылар таныса да, бу мәсәлә буенча карарны ЮАШка тапшырам алайса. Әлеге тавыш бирү нәтиҗәләрен каралама итеп калдырдым (беренчесе, икенчесе). Кулланучы мәкаләне Википедия таләпләренә җиткерүне үткәрмәү һәм мәкаләне убожество дип атау да Википедия кагыйдәсен бозмыйдыр инде, Marat әфәнде. Сез Википедиянең аксакалы буларак кагыйдәләрне яхшы беләсез, тагын да сорау сорасам ярыймы: мин татарча начар белгән кулланучыларны бот дип, ә бөтен башкортларны да "җинаятьчел милләтче" дип йөри аламмы әллә "башкырт" дип кенә йөримме, әллә юкмы? --Ilnur efende (бәхәс) 5 апр 2014, 16:50 (UTC)

Канун буенча Тавыш бирү нәтиҗәсендә карарны кабул итәргә кирәк. ЮАШ компетенциясенә башка вазифалар, бурычлар керәләр.--Kitap (бәхәс) 5 апр 2014, 17:42 (UTC)

    • Кулланучылар тавыш бирү кагыйдәсе бозылган дип баралар, ягни Дерслекне кисәтмәгәнбез, аның тавыш бирү башланганчы ук Тавыш бирүне күрүе никтер исәпкә алынмаган. Мин әлегә көтеп торырга тәкдим итәм. ЮАШ сайланып берәр гамәл кылгач бәхәс ябылыр, яки яңадан бар тәртипләр буенча тавыш бирү оештырырга кирәк булыр. Ни уйлыйсыз?--Ilnur efende (бәхәс) 5 апр 2014, 17:50 (UTC)
  • Үзенә уңайлырак дип күргәндә, бәхәс процедураларына игътибар итми кылану, киресенчә булганда исә кулланучылар арасында мәкаләне сакларга дигән консенсус булуга карамастан {{бетерергә}} калыбын бәхәснең 10 көнендә алып ташлаучыны блоклау да Derslek әфәндегә хөрмәтемне көчләндерми шул. - frhdkazan (бәхәс) 5 апр 2014, 18:09 (UTC)
    • Үземнән килеп: хөрмәтле Кулланучы:Frhdkazan, зинһар туган телебезне «көчләндереп», мәкаләләр язып азапланмагыз башка. Гомерендә татарча китап ачып карамаган кешедән булмый ул кеше укырлык итеп язу. Без үз кешеләр булып беттек, сезнең ни белдергәнегезне юл аша белә башладык - татар телендә укый-яза белгән кешеләрне кызганыгыз бераз. Юкса үзебезнең Башбиттәге сайланган мәкаләләребезне укып, булган татарчасын да онытып җибәрерләр. --Derslek (бәхәс) 5 апр 2014, 18:18 (UTC)

Сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгару омтылышы[вики-текстны үзгәртү]

Википедия:Администратор вазыйфасыннан азат итү: Derslek, Март 2014 сәхифәсен үз ихатагызга өстерәп алып китү бернинди тәртипкә сыймый. Бу - чын вандаллык. Моның сәбәпләрен белмәсәм, дә бу эз яшерүгә охшаган. --Derslek (бәхәс) 5 апр 2014, 18:12 (UTC)

    • Бу тавыш бирүне оештыруда тәртипләр бозылмады мени? Сезгә хәбәр булдымы? Бер атна көтелдеме? Бу тавыш бирүдә әйтеп үтелгән кагыйдә бозуларыгызны нахак дип әйтүгә дә бернинди сәбәп юк, бары админнан алып атудан башка да берәр фикергә килергә буладыр дигәннәр--Ilnur efende (бәхәс) 5 апр 2014, 18:17 (UTC)
      • Процедура бозылса да, тавыш барганда ул турыда претензияләр булмады. Гаепләүләр күпчелек тавыш белән яклау тапмагач, нахак дип әйтмичә, нәрсә булсын? --Derslek (бәхәс) 5 апр 2014, 18:25 (UTC)
        • Нахак дип табылса Википедиячеләрне уртак фикергә килергә, низагны башка чишү юлларын эзләргә өндәү булыр идеме? Барын да сезнеңчә генә калдырырлар иде түгелме?--Ilnur efende (бәхәс) 5 апр 2014, 18:29 (UTC)
          • Ә ни өчен низаг сәбәпләрен туры итеп язмыйсыз? Ә мин аны сезгә әйтәм: әгәр арифметик күпчелек җыелса, теләсә нинди кагыйдәне таптап китәргә була дигән фикернең өстенлек алуын. Кызганыч, Татвикига языштыручыларның күбесе пассив, аның эшләрендә катнашмый, ә актив булганнардан бер төркем «ирекле иҗатлар»ына комачау иткән кагыйдәләргә (ә тел нормаларына, ә объектив чынбарлыкка да???) һәм идарәчеләргә каршы. --Derslek (бәхәс) 5 апр 2014, 18:45 (UTC)

Бик кыска мәкалә ясау (Психиатрия)[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле проектта катнашучы! Сезгә, «Психиатрия» мәкаләсен ясап, Википедиягә үз кертемегезне ясаган өчен рәхмәт! Ләкин, кызганычка каршы, мәкалә бик кыска. Әгәр ул ике көн эчендә тулыландырылмаса, администраторлар аны кагыйдәләр буенча бетерергә мәҗбүр булалар. — frhdkazan (бәхәс) 6 апр 2014, 05:45 (UTC)

Бик кыска мәкалә ясау (Эчәклек инфекцияләре)[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле проектта катнашучы! Сезгә, «Эчәклек инфекцияләре» мәкаләсен ясап, Википедиягә үз кертемегезне ясаган өчен рәхмәт! Ләкин, кызганычка каршы, мәкалә бик кыска. Әгәр ул ике көн эчендә тулыландырылмаса, администраторлар аны кагыйдәләр буенча бетерергә мәҗбүр булалар. — frhdkazan (бәхәс) 6 апр 2014, 05:59 (UTC)

Википедия:Минималь күләм да әйтелгән 100 сүздән зуррак идеме соң? --QDinar (бәхәс) 5 фев 2016, 05:30 (UTC)

Бик кыска мәкалә ясау (Иммунология)[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле проектта катнашучы! Сезгә, «Иммунология» мәкаләсен ясап, Википедиягә үз кертемегезне ясаган өчен рәхмәт! Ләкин, кызганычка каршы, мәкалә бик кыска. Әгәр ул ике көн эчендә тулыландырылмаса, администраторлар аны кагыйдәләр буенча бетерергә мәҗбүр булалар. — frhdkazan (бәхәс) 6 апр 2014, 06:00 (UTC)

Бик кыска мәкалә ясау (Аллергология)[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле проектта катнашучы! Сезгә, «Аллергология» мәкаләсен ясап, Википедиягә үз кертемегезне ясаган өчен рәхмәт! Ләкин, кызганычка каршы, мәкалә бик кыска. Әгәр ул ике көн эчендә тулыландырылмаса, администраторлар аны кагыйдәләр буенча бетерергә мәҗбүр булалар. — frhdkazan (бәхәс) 6 апр 2014, 06:01 (UTC)

Бик кыска мәкалә ясау (Офтальмология)[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле проектта катнашучы! Сезгә, «Офтальмология» мәкаләсен ясап, Википедиягә үз кертемегезне ясаган өчен рәхмәт! Ләкин, кызганычка каршы, мәкалә бик кыска. Әгәр ул ике көн эчендә тулыландырылмаса, администраторлар аны кагыйдәләр буенча бетерергә мәҗбүр булалар. — frhdkazan (бәхәс) 6 апр 2014, 06:01 (UTC)


Почему Вы больше на Википедии не работаете? --Lamsec (бәхәс) 14 июн 2014, 13:56 (UTC)

User:Derslek[вики-текстны үзгәртү]