Марис Нәзиров
Марис Нәзиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Мариc Назиф улы Нәзиров |
Туган | 4 август 1949 Үрнәк, Чакмагыш районы, Башкортстан |
Үлгән | 3 февраль 2013 (63 яшь) Уфа, Башкортстан |
Мариc Назиф улы Нәзиров — татар шагыйре, журналист, Башкортстан татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Ул 1949 елда Чакмагыш районы Каракөчек (хәзер — Үрнәк) авылында туа. Әдәби иҗат белән бергә озак еллар журналистика йөген дә тарта. Уфадагы «Кызыл таң» газетасында һәм «Тулпар» журналында хезмәт иткәннән соң, 2002 - 2009 елларда Чакмагыш районының «Игенче» газетасы редакциясе-басмаханәсе баш мөхәррире һәм мөдире булып эшли[1].
Марис Нәзиров әдәби иҗат белән актив шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсе — берничә шигъри җыентык. Әдәбият сөючеләр аеруча аның «Чакматаш» һәм «Янә дә утларга керәм» исемле җыентыкларын яратып кабул итә. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләренә җырлар да язылган.
2011-2013 елларда Марис Нәзиров Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсе җитәкчесе була, 2012 елда ул Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары итеп билгеләнә.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар язучылары порталы
- Мариc Нәзиров шигырьләренә язылган җырлар
- Уфа татар язучылары елга йомгак ясый
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|