Мэлс Вафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мэлс Вафин latin yazuında])
Мэлс Вафин
Туган телдә исем Мэлс Гадел улы Вафин
Туган 7 март 1947(1947-03-07) (77 яшь)
БАССР Балтач районы Иске Яхшый авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре рәссам, педагог
Ата-ана
  • Гадел Вафа улы (әти)
  • Миңнур Кәрам кызы (әни)

Мэлс Вафин, Мэлс[1] Гадел улы Вафин, рус. Вафин Мэлс Гаделович (07.03.1947) — рәссам, педагог, РФ (2002) һәм БР (1996) рәссамнар берлекләре әгъзасы, ЮНЕСКО каршындагы халыкара рәссамнар федерациясе әгъзасы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М.Г. Вафин. «Сугышчан дуслар-җиңүчеләр. 1945 елның язы»

1947 елның 7 мартында БАССР Балтач районының Иске Яхшый авылында укытучы гаиләсендә туган. Н.К. Крупская исемендәге Мәскәү читтән торып укулы халык сәнгать университетының рәсем һәм сынлы сәнгать факультетын (1967) һәм Түбән Тагил дәүләт педагогия институтының (Түбән Тагил дәүләт социаль-педагогия академиясе, 2013 елдан Екатеринбург РГППУ филиалы[2]) сәнгать-графика факультетын (1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәктәпне тәмамлагач, Худфондта, төзелеш оешмасында рәссам-бизәүче булып эшли.
  • 1981-1995 Уфаның 5 нче сәнгать-сәнәгать укуханәсендә (155 нче лицей, хәзерге Уфа нәфис-гуманитар көллияте) рәсем һәм сынлы сәнгать фәннәреннән укыта.
  • 1996-2007 Уфаның Орджоникидзе районы балалар иҗаты үзәге җитәкчесе булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссам графика, портрет, пейзаж жанрларында эшли. Майлы буяу, шулай ук төсле акбур белән иҗат итә. Картиналарында вак кына детальгә дә зур мәгънә сала. Ясаган портретларында кешенең йөз-битеннән бигрәк холык-фигылен, эчке кичерешләрен ачуга басым ясый.

Пейзажларында авыл темасы өстенлек итә. «Җәй» (Лето), «Февраль. Зәңгәрсу көн» (Февраль. Лазурный день), «Туган урамга басма» (Мостик на родную улицу), «Яңгырдан соң» (После дождя), «Иртәнге көтү» (Утреннее стадо), «Ата йорты. Иртәнге озату» (Отчий дом. Утренние проводы), «Җомга көн – пятничный день».

Габдулла ТукайСоңгы яз. 1913»), Батырша ГалиевБатырша. Габдулла Галиев»), Колый БалтачевВерноподданный Российской империи Кулуй Балтач ...») кебек тарихи шәхесләрнең, шулай ук Р.Г. Вафин (абыйсы, техник фәннәр докторы), Рәшит Хаҗи («Кызыл таң» хәбәрчесе) һ.б. портрет картиналарын ясаган.

Бөек Ватан сугышы темасына күп иҗат итә: «Сугышчан дуслар-җиңүчеләр. 1945 елның язы» (Боевые друзья-победители. Весна 1945 года), «Төнгә каршы. Яшенле яңгыр килә» (К ночи. Гроза идёт), «Сугыш ветеранының Җиңү урамында ятим калган йорты» (Осиротевший дом ветерана войны на ул. Победы), «9 май иртәсе» (Утро 9 мая) һ. б.

Казанда чыккан «Батырша» китабын (автор Фәйзелхак Ислаев) рәсемнәр белән бизи[3].

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елдан башлап төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә (республика, регионара, бөтенрусия, халыкара, чит илләрдә), шул исәптән Чуашстанда, Ырынбур, Чиләбе, Мәскәү шәһәрләрендә, Италиядә үткән «Башкортстан рәссамнары күргәзмәсе»ндә катнаша.

2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган шәхси күргәзмәсенә 44 картинасын (1967-2015) куя[4][5].

Хезмәтләре М. В. Нестеров исемендәге БР дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Габдулла Галиев (Батырша) музеенда (БР Балтач районы Иске Балтач авылы), Россия, БДБ илләре, чит илләрнең шәхси тупланмаларында саклана[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 БР атказанган мәдәният хезмәткәре — Батырша портреты өчен.
  • 2009 БР рәссамнар берлеге дипломы

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Батырша (Габдулла Галиев)

Мэлс Вафин — Батырша (Габдулла Галиев) портретын беренче булып ясаучы рәссам.

« Миннән еш кына Батырша образын, аның төз буй-сынын каян алып ясадың дип сорыйлар. Татар халкының тарихын, бөек Чыңгызханның тарихын ... өйрәнүем ярдәм итте. Чыңгызханны чордашлары ничек сурәтләгән — озын буйлы, төз сын-гәүдәле, җирән чәчле, зәңгәр күзле итеп — Батыршаны да шулай итеп ясадым[7].
Мэлс Вафин
»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкортстан. Краткая энциклопедия. Уфа: «Башкирская энциклопедия», 1997.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мэлс — Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин сүзләренең беренче хәрефләреннән төзелгән исем
  2. Приказ МОиН РФ № 1002 от 28.08.2013
  3. Azatlıq Radiosı
  4. По Уфе.ру сайтында
  5. Мэлс Вафинның шәхси күргәзмәсе(үле сылтама)
  6. Артру.инфо сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2016-01-02 
  7. «Балтач таңнары», №121, 18.10.2012