Габдулла Галиев (Батырша) музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Галиев (Батырша) музее latin yazuında])
Габдулла Галиев
(Батырша) музее
Нигезләү датасы 1990
Урын 452980 РФ, БР, Балтач районы, Иске Балтач, Энергетиклар ур., 42.
Директор Рафис Муллаатдар улы Шәйхәйдаров

Габдулла Галиев (Батырша) музее (баш. Ғабдулла Ғәлиев (Батырша) музейы), тулы исеме: «XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) музее» муниципаль учреждениесе (рус. Музей Просветителя XVIII века Габдуллы Галиева (Батырши)) ― Башкортстанның Балтач районы административ үзәге Иске Балтач авылында 1990 елда ачылган муниципаль мәдәният учреждениесе (музей). Балтач районы хакимиятенең мәдәният бүлегенә карый. XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Туктаргали улы Галиев (Батырша, 1710–1762) турында мәгълүмат бирә.
Музей директоры ― Батырша нәселеннән Рафис Муллаатдар улы Шәйхәйдаров.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Батырша
Төп мәкалә: Батырша хәрәкәте

Музей Балтач районы хакимият башлыгының 1990 елның 21 октябрендәге боерыгы буенча барлыкка килгән.

1990 елдан музей XVIII–XIX һәм XX гасыр башы язма чыганакларын җыю максатыннан район буенча экспедиция оештыра. Шул ук максат белән Исәт провинциясенең Габдулла Галиев имам-мөдәррис булып эшләгән Олы Кош (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Мөслим) авылына сәфәр кылалар. 1995 елда Бөрҗән һәм Баймак районнарында булалар, анда – Талкас[d] күле янында фетнә башланган урын. 1996 елда тарихи документлар җыю максатыннан Уфа һәм Ырынбур архивларында эшлиләр һәм Ырымбур өлкәсенең Батырша булган, шулай ук аның укытучысы һәм рухи остазы ахун Габделсәләм Ураев яшәгән Татар Каргалысы авылы турында материал җыялар.

1997 елда Пермь шәһәре һәм Барда районы, 1998, 1999, 2000 елларда Санкт-Петербург, Казан, Уфа архивларында эшлиләр, аларда җыелган материаллар музей өчен зур тарихи кыйммәткә ия.

Музей шулай ук 1992 елның 25-26 ноябрендә Балтач районының Югары Карыш һәм Иске Балтач авылларында Батыршаның тууына 275 ел тулуга багышланган «XVIII гасырның күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтчесе Габдулла Галиев», 1999 елның 1-2 июнендә узган Батырша эшчәнлегенә һәм мирасына багышланган «Батырша – 1755 –1756 елгы күтәрелешнең күренекле идеологы һәм илһамландыручысы» дип аталган Республика фәнни-гамәли конференцияләрен үткәргәндә актив катнаша.

2001 елда район хакимияте музей төзү өчен Иске Балтач Җәмигъ мәчете янында җир участогы бүлеп бирә. Әмма бер елдан соң музей экспонатларын район мәдәният сараенда урнаштырырга карар итәләр. Әмма мәгърифәтченең токымнары Батыршаның музее аерым бинада урнашырга тиеш дип карар итәләр һәм үз хисапларына төзелеш урманы сатып алалар, бура бураталар[1].

2002 елның 4 октябрендә Батырша мирасына багышланган «Ил улы ― Батырша, жир улы Батырша, ул яши һәм яшәр мәңге» исемле фәнни–гамәли конференция уздырыла. Конференциядә катнашучылар тантаналы рәвештә «Батырша» музееның яңа бинасы төзелешенә нигез ташлары сала.

Музей төзелеше 2003 елда тәмамлана, шул елны учреждение 100 квадрат метр мәйданлы яңа агач бинага урнаштырыла. Музей ике залдан тора. Беренче залда ― Батыршаның тормыш юлы турында экспозицияләр, икенчесендә этнографик күргәзмә куелган.

Музей экспозициясен бизәүдә БР Милли музее директоры урынбасары Гөлфирә Нәфыйковна Туктарова зур ярдәм күрсәтә[2].

Музейның яңа бинасы 2003 елның 30 августында ачыла. Музейны ачуда Башкортстан Республикасы Президенты (1993―2010 елларда) М. Г. Рәхимов катнаша[3].

2005 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Батырша житәкчелегендә баш күтәрү һәм XVIII йөз татар жәмгыятендә ижтимагый-мәдәни торыш» исемле фәнни–гамәли конференция үткәрелгән, 2007 елда конференция материаллары аерым китап итеп басылган[4].

Ел саен Батырша музеена 6 меңгә якын кеше килә. 2023 елның 20 сентябрендә музейда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булган [5] [6].

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Батырша

Музей уникаль экспонатларга һәм материалларга бай. Төп фонд экспонатлары саны 106 берәмлек, фәнни-ярдәмче фонд 12 берәмлек [7]. Экспонатлар арасында Батыршаның 100дән артык кулъязмасы саклана. Алар арасында иң кыйммәтлесе ― императрица Елизавета Петровнага язган хатның («Гарызнамә») күчермәсе. Ул Батырша тарафыннан 1756 елның 4-24 ноябрендә Мәскәүдән Шлиссельбург ныгытмасына бару юлында язылган. Үтенеч-хат махсус конвертка тыгыла һәм Батыршаның үзе тарафыннан мөһерләнә һәм Петербургка каты сак астында җибәрелә, ләкин хат Яшерен канцеляриягә һәм Сенатка гына барып җитә. Батыршаның татар телендә язылган хатының төп нөсхәсе, шулай ук Сенат һәм Яшерен канцелярия чиновниклары өчен рус теленә тәрҗемәләре Россия Дәүләт борынгы актлар архивында саклана. Тарихи-сәяси, социаль-икътисади, әхлакый-фәлсәфи трактатның 150 битендә татар һәм башкорт халыклары тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Кулъязма китаплар төрлечә бизәлгән. Алар арасында ачык һәм нәфис каллиграфик язу белән язылган фолиантлар бар. Шулай ук шәхси файдалану өчен күчереп язылган кулъязма китаплар очрый. Борынгы төрек, гарәп һәм фарсы телләрендә язылган китаплар сирәк очрый торган кыйммәт булып тора.

Музейда шулай ук рәссам Мэлс Гадел улы Вафин ясаган картиналар, сынчылар Рафаил Нариман улы Зиннуров, Илшат Фәрит улы Гыйләҗев (1960–2022) эшләгән сыннар (бюстлар) куелган. Анда көнкүреш һәм бизәнү әйберләре, милли кием үрнәкләре җыелган. Музей үз эшчәнлеге турында буклетлар чыгарган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]