Нәҗип Хәмитов (полковник)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Хәмитов (полковник) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нәҗип Хәмитов
Туу датасы 18 декабрь 1898(1898-12-18)
Туу урыны Уфа губернасы Уфа өязе Олыкүл авылы
Үлем датасы 5 сентябрь 1943(1943-09-05) (44 яшь)
Үлем урыны Смоленск
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
ССРБ КК полковнигы
Җитәкчелек иткән корпус командиры
Бүләкләр һәм премияләр Ленин орденыКызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Нәҗип Хәмитов (Нәҗип Шәнгәрәй улы Хәмитов, рус. Назип Шангереевич Хамитов) – Русия һәм совет хәрби эшлеклесе, полковник (1940). Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Икенче бөтендөнья сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышында һәлак була (1943).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1898 елның 5 (18) декабрендә Уфа губернасы Уфа өязе Бишавыл-Уңгар вулысы (хәзерге БР Кырмыскалы районы) Олыкүл авылында туган. Татар. 1917 елдан хәрби хезмәттә. Хатыны - Софья Ильинична Хәмитова (Богырысланнан).[1]

Хәрби карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1917 елның июненнән 1918 елның июленә кадәр патша армиясендә. Идел буе хәрби округының Волжскидагы 245- запастагы полкның укыту командасын тәмамлый.
  • 1918 елдан Уфадагы мөселман полкында кече унтер-әфисәр.
  • Адмирал А.В. Колчакның 3- аклар армиясе 16- татар полкы сапёрлар командасында рядовой. Фельдшерлар әзерләү курсларын тәмамлый һәм армиянең Тум губернасы Тайга станциясендә урнашкан җыелма госпиталендә хезмәт итә.
  • 1919 елның декабрендә үз теләге белән 5- Кызыл Армия сафына баса һәм Тум госпиталенә нәзир итеп билгеләнә.
  • 1920 елда Тумдагы хәрби-пехота курсларын тәмамлый.
  • Казандагы Татар укчы полкына взвод командиры[2] итеп күчерелә.
  • 1921 елда Идел буе хәрби округының Казандагы югары хәрби мәктәбендә укый.
  • Әдистәге махсус максаттагы аерым бригаданың (ЧОН) 6- батальонында рота командиры.
  • Березовка каласындагы 2- аерым ЧОН батальонында взвод командиры.
  • 1924 Ананьев каласындагы 95- укчы дивизиянең 283- укчы полкы взвод һәм рота командиры.
  • 1931 РККА комсоставның Выстрел белем күтәрү курсларында укый.
  • 1934 Казандагы 71- укчы дивизиянең 212-, аннары Алабугадагы 213- (соңрак 3-) укчы полкларда штаб командиры.
  • 1939 209- запас полк командиры.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 422 укчы дивизия штаб башлыгы, аннары 72- запастагы полк командиры.
  • 1942 Төньяк фронтка керүче 1- удар армиянең 397- укчы дивизиясенең штаб нәчәлниге. Демьянск юнәлешендә һөҗүмдә катнаша.
  • К.Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академия тыңлаучысы.
  • 1943 елның маеннан 68- укчы корпус штаб башлыгы, июльдә корпус командиры. Август аенда Көнбатыш фронтта сугыша. Смоленскига һөҗүм операциясендә катнаша. 5 сентябрь көнне һәлак була.
  • Смоленск өлкәсе, Ельня районы, Ново-Тишево авылында , Ельня-Смоленск юлы буенда җирләнгән.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5 ISSN 0206-4189

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]