Равил Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Галиев latin yazuında])
Равил Галиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Равил Рәфис улы Галиев

Туу көне

23 гыйнвар 1969(1969-01-23) (55 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Камышлы Күл

Эшчәнлек еллары

1989 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

халык җырлары, романслар, эстрада җырлары

Коллективлар

«Сердәш» ансамбле
«Эврика» мәдәният үзәге
«Кызыл тау» мәдәният үзәге

Бүләкләр

ТР атказанган артистыТР халык артисты - 2024

Равиль Галиев

«Камертон» төркеме җитәкчесе Равил Галиев белән бутамагыз.

Равил Галиев, Равил Рәфис улы Галиев (1969 елның 23 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Камышлы Күл) ― җырчы, Яр Чаллы шәһәренең «Кызыл тау» мәдәният үзәге артист-вокалисты (солисты). Татарстан Республикасының атказанган һәм халык (2024) артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 23 гыйнварында Азнакай районы Фрунзе (хәзерге Камышлы Күл) авылында өч балалы гаиләдә төпчек бала булып туган (өч ир-туган булганнар, уртанчы абыйсы 52 яшендә астмадан вафат). Әтисе Рәфис ― рәссам-бизәүче, әнисе Гөлсинә ― колхозчы булган. Әтисе колхозда да, комбайнда да эшләгән, Үзбәкстанда тимер юллар да салып йөргән. Актүбә бистәсенә йөреп, рәссам-бизәүче булып эшләгән. Оста гармунчы булган[1]. Балачагы Ютазы районы Акбаш авылында узган.

Мәктәптә укыган елларда ук үзешчән сәнгатькә тартылган, төрле чараларда катнашып үскән. Мисалга, алтынчы сыйныфта укыганда, Азнакай үзешчәннәре составы белән Казанга барган, «Кыңгыраулы мәктәп еллары» җырын башкарып телевидениегә төшкән. Җырлаудан кала рәсем дә ясаган. Авыл советы үзәге Туйкәдә торакта торып, 8 еллык мәктәпне тәмамлаган. 8 сыйныфтан соң Лениногорск сәнгать училищесының сәнгать-графика факультетына укырга керә[2].

1986 елда Казан төзүче-инженерлар институтының авыл хуҗалыгы факультетына укырга кергән, беренче курсны тәмамлагач, армиягә алганнар. Ике ел Самара өлкәсендә армия сафларында хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән кайткач, алты ай Азнакайдагы бер оешманың яшелчә базасында йөк ташучы булып эшләгән. Көндез йөк ташучы булып эшләсә, кичен дусты, тынлы оркестр буенча Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган Рамил Җәмилов белән авылларда концертлар куйган. Казан дәүләт мәдәният институтына читтән торып укырга кергән булган, укуын ташлаган[3]. Бер ел Азнакай мәдәният йортында эшләгән. Рамил Җәмиловны КамАЗ каршында оешкан эстрада-тынлы уен кораллары оркестрына музыкант буларак чакырып алалар. Оркестрга татарча җырлаучы артист кирәк, дип, Рамил Җәмилов дусты Р. Галиевны да Чаллыга дәшеп алган.

1991 елда Равил Галиев Чаллыга килә. Ул үзенең иҗади эшчәнлеген Владимир Завьялов җитәкчелегендәге КамАЗ тынлы оркестрында башлый[4].

1993 елдан 1997 елга кадәр «КамАЗ» мәдәният сараенда, аннары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Гобәйдуллин җитәкләгән «Сердәш» ансамбленда эшләгән. Ринат Гобәйдуллин язган «Адашкан мәхәббәт», «Әнкәйнең оеклары», «Кайтып булмады» җырлары репертуарында аерым урын алып тора. «Сердәш» ансамбленә Резидә Шәрәфиеваны чакырып китергән[5].

1997 елда «Хыял» эстрада ансамбле оештырып, Резидә Шәрәфиева белән аерым төркем булдырганнар, Ринат Гобәйдуллин аларны хәер-фатиха биреп озаткан[6]. 2000―2010 елларда Резидә Шәрәфиева белән бик күп гастрольләрдә булганнар (Африкага кадәр барып җиткәннәр). Әлеге иҗади тандем 20 елдан артыкка сузылган, Резидә Казанга күченгәч тә, бергә эшләүләрен дәвам иткәннәр.

Читтән торып укып, Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетын «театр режиссеры» белгечлеге буенча тәмамлаган. Вокал буенча махсус белеме юк, әмма аерым дәресләр алган.

2017 елда шагыйрә Зөләйха Минһаҗева тәкъдиме белән Чаллыда «Эврика» мәдәният үзәге каршында музыкаль театр оештырганнар (директоры – хатыны Ландыш). «Алай да була икән» дигән моңсу музыкаль комедияне, аннары «Шайтан бутады» дигән икенче пьесаны әзерләгәннәр, Зөләйха Минһаҗева пьесасы буенча «Бичура түти» дип аталган спектакль куйганнар[7].

Рөстәм Яхин («Серле күзләр»), Сара Садыйкова җырларын, романслар башкара. Репертуарының нигезен Чаллы шагыйрьләренең сүзләренә язылган җырлар тәшкил итә. «Төнбоеклы күл», «Гомерне ашыктырабыз бугай», «Тутырып карамадың» һ.б. җырларын халык яратып кабул иткән. Инзилә Сәлимова белән дуэт башкара («Гомерлеккә ярым бул!» З. Минһаҗева, В. Әхмәтшин).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

35 яшендә өйләнгән. Хатыны Ландыш Фирдәүс кызы (әти-әниләре Актаныш районы Зөбәер авылыннан) ― Яр Чаллының «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге җитәкчесе. Улы Сәйдәш фортепиано буенча музыка мәктәбен тәмамлаган, Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетында укый. Кызы Әминә бию белән шөгыльләнә. Гаилә Тукай районының Әҗмәкәй авылында үзләре төзегән йортларында яши. Равил Галиев биш вакыт намазда.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]