Тилгән өрәңгесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тилгән өрәңгесе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тилгән өрәңгесе
Сурәт
Халыкара фәнни исем Acer negundo L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Өрәңге[1]
Таксонның халык атамасы Manitoba Maple[2], Eschen-Ahorn[3], javor jasanolistý, Askebladet Løn, Auró americà, Manitoba acero, Arce negundo, Saarnivaahtera, Érable negundo, Šědźiwy klon, boxelder[4][5][6], Kőrislevelű juhar, トネリコバノカエデ, Uosialapis klevas, Ošlapu kļava, Vederesdoorn[7], Asklønn, Asklønn, Klon jesionolistny, Клён ясенелистный, Asklönn, Dişbudak yapraklı akçaağaç, Американський клен, érable à Giguère[8], vederesdoorn[9], erable negundo[9], ash-leaved maple[9][5], Eschenahorn[9], saarnivaahtera[10], Acero americano, box elder[11][5][12][…], box-elder[9], Box Elder[13], ashleaf maple[5][6], manitoba maple[5], boxelder maple[5][6], california boxelder[5], western boxelder[5][6], California boxelder[6], Manitoba maple[6], three-leaf maple[6], ash-leaf maple[6] һәм 梣叶槭[14]
Таксон синонимы Acer fauriei[d], Acer fraxinifolium[d], Acer lobatum[d], Acer nuttallii[d], Acer trifoliatum[d] һәм Acer violaceum[d]
Җимеш төре крылатка[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][15]
Төрләр ареалы харитасы
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=1170[16]
ХТСБ идентификаторы 62940[17]
Commons-logo.svg Тилгән өрәңгесе Викиҗыентыкта

Тилгән өрәңгесе, ешрак Америка өрәңгесе (лат.  Ácer negúndo) — өрәңгеләр гаиләлеге өрәңге ыруына караган төр, корычагач яфраклы, яфрак коючы агач. Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән [18] инвазив, үсемлекләр дөньясына куркыныч тудыручы, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы, паразит үсемлек. РФ экологик системасына иң зур зыян китерүче 50 инвазив үсемлек исемлегенә кертелгән.

Таралу ареалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корычагач яфраклы өрәңге агачының туган ягы, табигый таралу ареалы Төньяк Америка (Канаданың көньяк, АКШның төньяк-көнбатыш штатлары) булу сәбәпле, аны «Америка өрәңгесе» дип атаганнар. Аурупага XVII гасырда, Русия империясенә XVIII гасыр ахырында экзотик агач буларак кертелгән. XX гасыр башында ботаника бакчаларыннан җирле табигатькә таралып, үрчи башлый. 1960-елларда торак пунктларны яшелләндерү максатында, шәһәрләрдә һәм авылларда өрәңгене декоратив агач буларак күпләп утырту башлана.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Америка өрәңгесе салкынга чыдам. Орлык чәчеп тарала. Яшь үсенте 6-7 елда орлык бирә. Гадәттә, 21 метргача (ешрак 12-15 метр) үсүче яфрак коючан агач. Ябалдашы тигез түгел. Талымсыз һәм тиз таралучан. Чагыштырмача кыска гомерле үсемлек санала, гадәттә, 80-100 ел, ә калаларда 30 елгача гына яши.

Экологик хәвеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Америка өрәңгесе чәчәк атканда серкәсе кешедә аллергия китереп чыгарырга сәләтле.

Коелган яфракларыннан бүленеп чыккан матдәләр башка агачлар үсешенә зыян сала.

Елга буйларында үсә башласа, башка агач-куакларны кысрыклый, элек тал, имән үскән урыннарда өрәңге генә үсә. Мәсәлән, Алабуга янындагы Түбән Кама милли паркында бары тик өрәңге генә үсүче урыннар барлыкка килгән. Америка өрәңгесенең яфрагын ашаучы, аның үсү-үрчүенә зыян салучы бөҗәкләр юк, шуңа күрә җирле үсемлекләр белән көрәштә әлеге өрәңге җиңеп чыга. Өрәңгегә кошлар оя кормый, бөҗәкләр булмагач, әрәмәдәге алар белән тукланучы кошлар, сулыктагы бакалар, анары башка җан ияләре юкка чыга.

Юл буенда үскән америка өрәңгесе автомобилләр һавага чыгарган газны тагын да көчлерәк оксидлаштыра.

Көрәш алымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенгә өрәңге белән үтемле көрәшү чарасы юк. Агачны кисү проблеманы хәл итми. Су буенда техника белән эш итү авыр, өрәңге зур мәйданнарга таралу сәбәпле, механик юл белән юк итү бик кыйммәткә төшә. Өрәңгенең үрчү тизлеге дә гаять зур.

Әлеге агачны куллануны катгый тыю.

Гербицидлар ярдәмендә химик эшкәртү. Америка өрәңгесе тамырын корыту өчен махсус эремә куллану үзен бик яхшы аклый[19].

Үсентеләр читкә таралмасын өчен, өрәңге куелыгы белән башка агач үскән әрәмә арасында 4-5 метр киңлектә чик полосасы сөрү.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Америка өрәңгесе. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 25-31 гыйнвар.
  2. Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. NWT SpeciesNorthwest Territories Department of Environment and Natural Resources.
  3. FloraWeb
  4. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 Invasive Plant Atlas of the United States
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 6,7 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  7. Nederlands Soortenregister
  8. Vascular Plants of Canada
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 Бельгийский список видов
  10. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  11. Oregon Flora Image ProjectUniversity of Hawaii at Manoa Botany Department.
  12. Invasive Species CompendiumCentre for Agriculture and Biosciences International.
  13. negundo/ Leafsnap: An Electronic Field GuideColumbia University, UM, Smithsonian Institution, 2011.
  14. Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/plantdata.0061
  15. The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
  16. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  17. Кызыл китап — 1964.
  18. Рәмис Латыйпов. Татарстанның Кара китабы(үле сылтама). Интертат.ру, 4.11.2018
  19. Әти-әниең каберенә сукмакны онытма. Апас муниципаль районы сайты, 20.05.2016