Фәррах Дәүләтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәррах Дәүләтшин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәррах Дәүләтшин
Тугач бирелгән исеме: Фәррах Дәүләтша улы Дәүләтшин
Туу датасы: 31 гыйнвар 1887(1887-01-31)
Туу урыны: РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Уртай
Үлем датасы: 12 гыйнвар 1956(1956-01-12) (68 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Бөре районы, Яңа Баеш
Ватандашлык: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Эшчәнлек төре: чәчән
Иҗат итү еллары: 1928 — 1956
Юнәлеш: фольклор
Жанр: бәет, такмак, җомак, башваткыч, әкият
Дебют: «Сүз табучы сукыр Фәррах әңгәмәләре» (1928)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены

Фәррах Дәүләтша улы Дәүләтшин (баш. Фәррәх Дәүләтша улы Дәүләтшин, 1887 елның 31 гыйнвары, РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Уртай1956 елның 12 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бөре районы, Яңа Баеш) — Башкортстанның халык чәчәне (1944), Хөрмәт Билгесе ордены кавалеры (1939), ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәррах Дәүләтшин 1887 елның 31 гыйнварында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Дүртөйле районы) Уртай авылында ярлы керәстиян гаиләсендә туган. Бала чагыннан (7-8 яшьтә) үксез ятим кала, байларда-кулакларда көтү көтеп, урман кисеп тамагын туйдыра. Үсә төшкәч, Урал заводларына эшкә чыгып китә, төрле завод-фабрикаларда, урман хуҗалыгында бил бөгә. 1916 елда «Акчишмә» дип аталган кәгазь фабрикасында эшләгән чакта бәла-казага тарый: пар казаны (версия: торбасы) шартлау аркасында күзләре зарарлана. Тома сукыр калгач, туган авылына кайта.

Фәррах 1920 елга кадәр туган авылы Иске Уртайда яши. Ачлык башлангач, гаиләсен алып, Кызыл заводына эш эзләп китә. Ләкин зәгыйфь кешене эшкә алмыйлар, ул байларга яллана. 1921 елның җәендә тагын авылга кайта, шуннан башлап Иске Уртайда гомер кичерә. 1930 елда Фәррах — колхозга, 1931 елда элекке Кощеев бояры утарында оештырылган “Пионер” коммунасына керә[1].

Чәчәнлек иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тумыштан үткен сүзле һәм зирәк акыллы булган Фәррах, зәгыйфьлегенә карамый, тора-бара җырлар чыгаруга әвәсләнеп китә, соңрак инде, бәетләр әйтеп, үз төбәгендә халык арасында йөри башлый, базарларда була, җыеннарда катнаша. Җырларында һәм бәетләрендә гади кешеләргә якын уй-тойгыларны чагылдыруы, аларның азат тормышка омтылуын һәм башка көндәлек теләкләрен сурәтләве аркасында тиз арада халык арасында популярлык яулый.

« [Фәррах Дәүләтшин]...җанлы китап булып, авылдан авылга, җыеннан җыенга үгет-нәсихәт белән йөри
Давыт Юлтый (1893 - 1938), язучы, җәмәгать эшлеклесе
»

Октябрь социалистик революциясеннән соң гына Фәррах чәчән авыз тутырып җырларга һәм ирекле иҗат итәргә мөмкинлек ала. Беренче китабы 1928 елда «Сүз табучы сукыр Фәррах әңгәмәләре» исеме белән басылып чыга. 1930 елларда ул туган илен, яшәгән төбәген данлаган җырлар (мәсәлән, «Безнең кояш», «Ишембай» һ. б.) иҗат итә. Иҗатының актив чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда күмәк хуҗалыкның алдынгы тракторчысы турында «Галия кыз бәете», «Алты ялкау бәете», «Ватан сугышы бәетләре», «Атланыйк атларга» кебек әсәрләре барлыкка килә. Иҗат иткән әсәрләре тематикасы һәм шигъри эшләнеше ягыннан бәетләргә тартым була. Автобиографик характердагы «Минем Мәскәүгә баруым», «Ватан сугышы бәетләре» теле, поэтик чаралары белән халыктан язып алынган бәетләрдән аерылмый диярлек[2]. «Чкалов бәете» күренекле очучы Валерий Чкалов (1904-1938) үлеменә багышлап чыгарылган:

Мең тугыз йөз утыз сигез,
Ун бишенче декабрь.
Бу бәетне әйткән чакта
Тыңлаучыга түзем бир.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт әдәбиятында күрсәткән хезмәтләре өчен Фәррах Дәүләтшин, җөмһүрият язучылары арасыннан иң беренче булып, 1939 елда Хөрмәт Билгесе ордены һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1944 елда аңа Сәет Исмәгыйлев белән бергә «Башкортстанның халык чәчәне» дигән мактаулы исем бирелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Салават Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа: Китап, 1999. ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]