5-нче армия (ЭККА)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Red Army flag.svg 5-нче армия (3А)
Гаскәрләр: Коры җир гаскәрләре
Гаскәрләр ыругы: җәяүле гаскәр
Оештырылган: 16 август 1918
Таратылган: 6 сентябрь 1922
Фронтлар составында: Көнчыгыш фронт
Сәргаскәрләр
Пётр Славен
Жан Блюмберг
Сугышчан хәрәкәтләр
Казан операциясе
Богырыслан операциясе
Златоуст операциясе
Чиләбе операциясе
Петропавловск операциясе
Омск операциясе
Flag of the Russian SFSR (1918-1920).svg

5-нче армияКөнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның 16 августында оештырылган, 1922 елның 6 сентябрендә таратылган[1][2].

Командирлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәргаскәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш хәрәкәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан операциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның августында Казан тирәсендәге фронтлар

1918 елның Көнчыгыш фронтының 5нче армиясе гомуми һөҗүмне башланды 1918 елның 5-10 Сетябрендә Кызыл армиянең Көнчыгыш фронты 5нче армисе (командир Пётр Славен), Арча төркеме гаскәри берәмлекләре (командир Владимир Азин) һәм Идел хәрби флотилиясе (командир Фёдор Раскольников) сугышларын алып баралар. 5нче армиянең Уңъяк яр буе төркеме Идел хәрби флотилиясе ярдәмендә 7 сентябрьдә Иделгә якынлашуга ирешә, Сулъяк яр буе төркеме (ком. Ян Юдин) Казансу тамагына килеп чыга. Арча төркеме шул ук көнне Киндери, Кече Клыки[3] авылларын сугышып ала. 9 сентябрьдә Казанның көнбатыш читенә Николай Маркин җитәкчелегендә флотилия матрослары белән укчылар десанты һөҗүм итә һәм плацдармны яулап итә. Сулъяк яр буе төркеме Белән Арча төркеме сугышчылары шул ук көнне шәһәрне камап алалар. 10 сентябрьдә кызыллар Казанны алалар.

Златоуст операциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Армиянең һөҗүме Уфа операциясенең уңышлы тәмамланудан соң 24 июньдә башлана. 24—25 июньдә кызылларның 26-нче һәм 27-нче укчы дивизияләре Караидел елгасы аша чыгалар. 27-нче төмәне сугышлар белән Бөре тракты буенча алга китә. 26-нче төмәне сугышларсыз Юрүзән елгасы үзәнлеге буенча алга китте һәм 2 июльдә Нәсибаш авылы янындагы аклар позицияләренә чыкты; каты сугышлар җәелеп киткәннәр. Аклар 26-нче дивизияне камап алганнар диярлек, ләкин 5 июльдә Нәсибашка кызылларның 27-нче укчы төмәне килеп җитә, ул акларны КүсәБирдәвешСатка сызыгына чигенергә мәҗбүр итәләр.

Шул ук вакытта бу сызыгына көньяктан шуңа кадәр Белоретны һәм Тирләнне алган кызылларның 24-нче төмәне, ә төньяктан алган кызылларның 35-нче төмәне килеп җитәләр. Бердәм һөҗүмнәр белән алар 10-12 июньдә аклар оборонаны өзәләр һәм 13 июньдә Златоустны алалар. Зур югалтуларын күргәч, аклар Чиләбегә чигенәләр.

Чиләбе операциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Армиянең һөҗүме Златоуст һәм Екатеринбург операцияләрнең уңышлы тәмамланудан соң 17 июньдә башлана. Акгвардиячеләр кызылларны ЧибәркүлИртәш сызыгында туктатырга тырышканнар, ләкин кызыллар шул оборона сызыгын өзәләр һәм Чиләбегә таба һөҗүм итәүен башлаганнар.

Аклар кызылларны Чиләбегә кертү, ә аннан соң шәһәрдә чолгап алу һәм тар-мар итү максаты белән үз гаскәрләрен яңадан төркемнәргә аералар һәм гаскәрне Чиләбе артына күчерәләр. 24 июльдә кызыллар Чиләбегә керәләр, ә 25 июньдә аклар каршы һөҗүмгә күчәтеләр. Аклар ике төркем белән һөҗүм иткәннәр: төньяк төркеме (командир — Сергей Войцеховский) һәм көньяк төркеме (командир — Владимир Каппель). Войцеховский төркеме ЧиләбеЕкатеринбург тимер юлын кисә һәм 5-нче армиянең тылга чыга. Каппель төркеменең һөҗүме уңышсыз булган аркасында кызыллраны чолгап алуы уңышсызлыкка очрый. 29 июльдә1 августта узган кара-каршы алып барыла торган сугышларда 5-нче армиянең удар төркеме Войцеховский өзүен юк итә. 1 августта кызыллар гаскәрен яңадан төркемнәргә аералар һәм яңадан һөҗүмгә күчәләр. 4 августта кызыллар партизаннар белән бергәләп Троицкны алганнар һәм ТроицкЭткүлМиясБродокалмак сызыгына чыгалар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гражданская война и военная интервенция в СССР. Энциклопедия.
  2. Центральный государственный архив Советской армии. В двух томах. Том 1. Путеводитель. 1991
  3. хәзер Казанның Совет районында урнашалар.