Париж тынычлык конференциясе: юрамалар арасында аерма
Юл номеры - 1: | Юл номеры - 1: | ||
[[Файл:WWI-re.png|500px|thumb|right|[[Беренче бөтендөнья сугышы]]нда катнашучылар харитасы. [[Антанта]] илләре яшел төс белән, Үзәк дәүләтләр сары төс белән, битараф дәүләтләр [[соры төс|соры]] төс белән күрсәтелгәннәр]] |
[[Файл:WWI-re.png|500px|thumb|right|[[Беренче бөтендөнья сугышы]]нда катнашучылар харитасы. [[Антанта]] илләре яшел төс белән, Үзәк дәүләтләр [[сары төс]] белән, битараф дәүләтләр [[соры төс|соры]] төс белән күрсәтелгәннәр]] |
||
'''Париж тынычлык конференциясе''' (18 гыйнвар 1919 — 21 гыйнвар 1920) — [[Беренче бөтендөнья сугышы]]нда җиңгән дәүләтләрнең алар тарафыннан җиңелгән дәүләтләр белән килешүләрен хәзерләү һәм имзалау өчен чакырылган халыкара конференция. Тәнәфесләр белән [[1919]] елның 18 гыйнварыннан [[1920 ел]]ның 21 гыйнварына кадәр барган. Конференциядә 27 дәүләт һәм Бөекбританянең 5 доминионы катнашканнар. Конференциядә түбәндәге дәүләтләр белән килешүләр хәзерләнгән: |

*[[Алмания]] ([[Версаль килешүе]]), |
*[[Алмания]] ([[Версаль килешүе]]), |
20 мар 2018, 09:29 юрамасы
Париж тынычлык конференциясе (18 гыйнвар 1919 — 21 гыйнвар 1920) — Беренче бөтендөнья сугышында җиңгән дәүләтләрнең алар тарафыннан җиңелгән дәүләтләр белән килешүләрен хәзерләү һәм имзалау өчен чакырылган халыкара конференция. Тәнәфесләр белән 1919 елның 18 гыйнварыннан 1920 елның 21 гыйнварына кадәр барган. Конференциядә 27 дәүләт һәм Бөекбританянең 5 доминионы катнашканнар. Конференциядә түбәндәге дәүләтләр белән килешүләр хәзерләнгән:
- Алмания (Версаль килешүе),
- Австрия (Сен-Жермен килешүе),
- Болгария (Нөйи килешүе),
- Маҗарстан (Трианон килешүе) һәм
- Госманлы империясе (Севр солых килешүе).
Конференциягә кушылган башка дәүләтләрнең хәлләре зәгыйфь булу сәбәпле, дөньяның сугыштан соңгы корылышының төп мәсьәләләрен «Бөек өчлек», ягъни Вудро Вильсон, Дэвид Ллойд-Җорҗ һәм Жорж Клемансо хәл иткәннәр. Бөтен Русия күләмендә кануни хакимият статусына дәгъва иткән хөкүмәтләрнең һичберсе дә конференциягә чакырылмаган. Алмания һәм аның элекке беректәшләрен фәкать алар белән солых килешүләре хәзерләнгәннән соң конференциягә чакырганнар. Конференциядә Милләтләр Лигасы уставы да расланган.
Катнашучылар
- Франция
- Бөекбритания
- АКШ
- Япония
- Бельгия
- Бразилия
- Британ империясенең доминионнары (Канада, Австралия, Көньяк Африка Берлеге, Яңа Зеландия, Ньюфаундленд), Мальта
- Греция
- Гватемала
- Һаити
- Хиҗаз
- Һондурас
- Кытай Җөмһүрияте
- Куба
- Югославия
- Либерия
- Литва
- Никарагуа
- Панама
- Польша
- Португалия
- Румыния
- Сиам
- Чехословакия
- Сан-Марино
- Черногория