Мифтахетдин Акмулла премиясе
Внешний вид
Мифтахетдин Акмулла премиясе (Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия) – Башкортстанның Миякә районы хакимияте (дәүләт) бүләге. 1989 елда булдырылган Мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулла (1831-1895) исемен йөртә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1989 елда язучылар, сәнгать, фән әһелләре, журналистларның иҗатын көчәйтү максатында КПССның Миякә районы комитеты һәм район Советы башкарма комитеты карары белән булдырылган.
Статут
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Премия ел саен мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулла иҗатына һәм тормыш юлына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре яки авыл халкының тормышын-көнкүрешен сурәтләгән әсәрләр өчен бирелә.
М. Акмулла премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ел | Бүләкләнүче | Бүләкләүнең сәбәбе |
---|---|---|
1989 | Рәшит Шәкүр | «Шигърият йолдызы», «Гасырлар аша киләм» китаплары өчен |
1990 | Әхәт Вилданов | «М. Акмулланың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча гыйльми хезмәтләре өчен» |
1991 | Розалия Солтангәрәева | «Акмулла әсәрләрен пропагандалаган өчен» |
1992 | Зилфәт Басыйров | «Акмулланың скульптура портреты өчен» |
1993 | Роза Сәхәветдинова | Миякә районы турында җырлар шәлкеме өчен |
1994 | Риф Абдуллин | Миякә районын гәүдәләндергән картиналары өчен |
1995 | Газим Шәфыйков | «Акмулла», «Башкорт әдәбиятының ак лачыны» китаплары өчен» |
1996 | Заһир Исмәгыйлев | «Акмулла» операсы өчен» |
1997 | Азат Магазов | «Әйләнә тормыш тегермәне» (өчләм, 1 китап) өчен» |
1998 | Нурия Ирсаева | «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен» |
1999 | Хәкимҗан Зарипов | «Хыял иленә сәяхәт» китабы өчен» |
2000 | Гөлфия Юнысова | «Миякә районына багышланган җырлар һәм шигырьләр өчен» |
2001 | Яныбай Хамматов | «Сыр-Дәрья», «Туган көн» китаплары өчен» |
2002 | Рамазан Шагалиев | «Акмулла» иҗат берлегенең 40 еллыгы уңаеннан» |
2003 | Наил Гаетбаев | «Акмулланың ак төннәре» китабы өчен» |
2004 | Җәмил Әбделмәнов | «Акмулла ариясен башкарган өчен» |
2005 | Фәнил Мырзакаев | «Миякә районын матбугатта яктырткан өчен» |
2006 | Рәшит Имашев | «Акмуллага багышланган триптихы өчен» |
2007 | Сәрвәр Сурина | «Акмулла исемен мәңгеләштерүдәге хезмәте өчен» |
2008 | Түләк Гыйрфанов | «Акмулла исемен матбугатта яктырткан өчен» |
2009 | Әхмәт Сөләйманов, Нәркәс Хөббетдинова (Сөләйманова) |
«Акмулланы биргән Мең кавеме фольклоры» китабы өчен» |
2010 | Фәнис Янышев | «Мәҗит Гафуриның йорт-музеен җитәкләгән өчен» |
2011 | Бекежан Ахан | «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен» |
2012 | Раил Әсәдуллин | «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен» |
2013 | Әхәт Салихов | «Акмулла иҗатын халыкара күләмдә пропагандалаган өчен» |
2014 | Әхмәт Дәүләткулов | «Акмулла фәнни-методик кабинетын оештырган өчен» |
2015 | Мөхәммәт Галләмов, «Ихлас» мәчете имам-хатибы (Уфа) | «халыклар арасындагы бердәмлекне, татулыкны ныгытуга ярдәм иткәне өчен»[1] |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БР әдәби картасы(рус.)
- Миякәнең атаклы кешеләре 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)
- Миякәнең рәсми сайты 2015 елның 15 февраль көнендә архивланган.(рус.)
- Лауреатлар турында белешмә(рус.)