Җәлал Байкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлал Байкин latin yazuında])
Җәлал Байкин
Туган 1886
Россия империясе
Үлгән 1954
СССР
Кардәшләр Зөлкарнәй Байкин

Җәлал Байкин — драма актеры, режиссер, педагог. «Сәйяр» (1913-1914), «Ширкәт» (1916) труппалары әгъзасы. 1917-1922 елларда Әстерхан татар театрында, 1922 елда Беренче күрсәтмә татар театрында (Казан). Шуннан соң Әстерхан, Бакы, Акмәсҗит театрларында хезмәт иткән. Рольләре: Зыя («Яшьләр», Ф. Әмирхан), Тихон («Яшен», А. Островский), Сибгатулла, Бәдри («Галиябану», М. Фәйзи), Солтанбәк («Аршин мал алан», Г. Хаҗибәков), һ.б.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В