Архангельск өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Архангельск өлкәсе татарлары latin yazuında])
Архангельск өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия, Архангельск өлкәсе

Теле

татар теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Архангельск өлкәсе татарларытатарларның Архангельск өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта Идел һәм Урал буе татарларының өлкә территориясенә күчүе 18 йөздә башлана һәм рекрутлар җыю турында Петр I Указы (1722 ел) таралуга бәйле. Архангельскида татарлар һәм башка хәрби-мөселманнар өчен гарнизон мәчете (молельня) ачыла. 20 гасыр башында шәһәрдә берничә татар сәүдәгәре яшәгән. 20 йөзнең беренче елларында Казан губернасыннан күчеп килгән татарлар исәбенә Архангельскида татарлар саны арткан. 1899-1901 елларда ачлыктан соң бирегә күчеп килгән татарлар эшчәнлегенең төп өлкәсе сәүдә була.

1917 елның Февраль революциясеннән соң Архангельск гарнизоны Мөселман хәрби советы башкарма комитеты оештырыла (1918 елның гыйнварына кадәр эшли). 1920 еллар башында Архангельскида татарлар саны Кызыл Армиячеләр һәм Идел буеның эшкә яраклы кешеләре хисабына арта.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Архангельск өлкәсендә 2335 татар кешесе яшәгән (1959 елда – 4509,[1] 1989 елда – 5391,[2] 2002 елда - 3283 кеше)[3]. Алар нигездә өлкә үзәгендә (2010 елда – 650 кеше), Северодвинск шәһәрендә (440) һәм Ненец автономияле округында (209) яшиләр.[4][5]

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архангельск өлкәсе татарлары арасында разведчик Шамил Хәмзин; филология фәннәре докторы Е.Ш. Галимова; язучы Ш.З. Галимов; скульптор А.К. Бәширов; ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Мөнирә Булатова бар.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Архангельск өлкәсендә түбәндәге оешмалар эшли: Северодвинскның «Мөселман мәдәнияте» җәмгыяте (1993 елдан башлап) һәм Архангельск өлкәсенең төбәк татар милли‑мәдәни автономиясе (1999 елдан башлап; советның беренче рәисе А.Р. Мостафин, хәзерге вакытта Р. М. Кәлимуллин), ул Татарстан белән Архангельск өлкәсе арасында сәүдә – сәнәгать килешүе нигезендә оештырылган. 2000 елда югарыда телгә алынган өлкә татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Архангельск туган якны өйрәнү музеенда «Архангельсктагы татар общинасы» дип аталган күргәзмә әзерләнгән. Өлкәдә ай саен «Татар газетасы» (1999 елдан башлап) – төбәк татар милли‑мәдәни мохтариятенең матбугат органы, «Мөселман газетасы» (1999 елның декабреннән) чыга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Архангельская область
  2. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Архангельская область
  3. Всероссийская перепись населения 2002 года 2011 елның 20 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
  4. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2021-03-07 
  5. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.