Югары Ослан районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары Ослан районы гербы latin yazuında])
Югары Ослан районы гербы
Нигезләнү датасы 14 март 2006

Югары Ослан районы гербыТатарстан Республикасы «Югары Ослан муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб Югары Ослан муниципаль районы Советының 5-59 номерлы карары белән 2006 елның 14 мартында расланган.[1]

Герб Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика регистрына 2301 номеры астында һәм Татарстан Республикасының Дәүләт геральдика реестрына 48 нче номер белән кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Дулкынлы сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) очлык өстендәге җете кызыл (кызыл) җирлектә — сулдан чыгып торучы яшел өслекле көмеш текә яр, аның өстендә уңга карап канатларын җәйгән алтын томшыклы һәм тәпиле көмеш лачын утыра»[2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән районның табигый, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Гербта сурәтләнгән Югары Ослан (ослан — биеклек, югары урын) район исемен күрсәтә. XVI гасырда Югары Ослан җирләре Казан ханлыгының аерым бер өлешен — тау ягын тәшкил иткән. Биредә, Иделнең уң як ярында, Казан Кремле һәм Зөя храмнары төзелгән Ак таш — известьташ ташын чыгару эшләре алып барылган.

Районның бай тарихы бар. Казан крае Рус дәүләте составына кергәч, бу җирләр Сарай ведомствосы составына кергән, эре монастырьлар, алпавытларныкы булган. Ханлык заманында да, соңрак та биредә лачынлы аучылык киң таралган булган, гербтагы лачын сурәте шуны күрсәтә. Очышка әзер кош заманның бәйләнеше, халыкның киләчәккә омтылышы турында сөйли. Лачын — кыюлык, акыл, матурлык, омтылыш символы.

Хәзерге заман районы чикләренең зур өлеше Идел (Куйбышев сусаклагычы) һәм Зөя елгалары агымы буенча уза. Район территориясендә Карст күл һәм Сөлчә елгасы урнашкан, алар гербта махсус фигура — зәңгәр дулкын белән чагылдырылган.

Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Алтын төс — байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт, матурлык символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык, тормыш үсеше символы.

Зәңгәр, сыек зәңгәр — намус, зыялылык, рухият символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советының һәм Россия геральдистлар берлегенең автор төркеме тарафыннан эшләнгән: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары Ослан районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]