Баулы районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баулы районы гербы latin yazuında])
Баулы районы гербы
Нигезләнү датасы 18 апрель 2001
Сурәт

Баулы районы гербы — Россия Федерациясенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы гербы.

Герб Баулы муниципаль районы Советының 12/1 номерлы карары белән 2006 елның 13 октябрендә расланган.[1]

Герб 760 номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына № 52 астында кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Калкан уртада сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) төстәге фигуралы атламага күчкән тар көмеш пута белән яшел һәм җете кызыл (кызыл) җирлекләргә бүленгән. Җете кызыл җирлектә алтын белән каймаланган сыек зәңгәр лалә чәчәге, чәчәк эчендә яртылаш алтын лилия белән төгәлләнгән алтын билге — чиксезлек символы. Лалә артыннан өскә таба чыгып, як-якка алтын белән каймаланган өч алтын башак һәм өч кара фонтан таралып киткән. Башаклар һәм фонтан көмеш пута һәм алтын белән каймаланган яшел таулар өстенә урнаштырылган, таулар артыннан туры алтын нурларын сибүче шундый ук кояш чыгып килә».[2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы районына юл күрсәткече

Гербтагы фигуралы төзелешле көмеш буй хатын-кызлар рус киеме кокошникны сурәтли һәм районда яшәүче славян халыкларын символлаштыра, лалә чәчәге Татар орнаменты элементлары Татарстан белән Россия бердәмлеген символлаштыра. Лалә эчендәге үсенте — тормышны, чиксезлек билгесе — вакыт цикллары: тәүлек, атна, ел фасыллары, гасырлар һәм башкаларның кабатлануын аңлата. Алтын бодай башаклары һәм кара нефть фонтаны — районның төп байлыгы символлары. Яшел таулар — төбәкнең таулы рельефын тасвирлый. Таулар артыннан күтәрелүче кояш районның Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан булуын күрсәтә.

Яшел төс — уңдырышлылык, сәламәтлек, тормыш символы.

Кызыл төс — активлык, батырлык, бәйрәм, матурлык символы.

Зәңгәр төс — намус, тугрылык, хакыйкать, күкнең чисталыгы символы.

Алтын төс — байлык, Кояш нуры, киң күңеллелек символы.

Көмеш төс — зирәклек, үзара хезмәттәшлек символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда Баулы шәһәренең геральдик эмблемасы төшерелгән значок чыгарыла, соңрак композиция шәһәр һәм Баулы районы гербына нигез була.

Башта Баулы шәһәре һәм Баулы районы гербы 2001 елның 18 апрелендә раслана.

Гербның тасвирламасы: «Калкан яшел һәм кызыл кырларда тар көмеш билбау белән киселгән. Кызыл кырда алтын белән чикләнгән лазур (зәңгәр) лалә чәчәге, чәчәк эчендә алтын билге бар - чиксезлек символы, аннан өч яфраклы алтын чәчәк барлыкка килә. Лалә чәчәгеннән өч алтын башак һәм өч кара фонтан тарала. Башаклар һәм чишмә көмеш билбау һәм алтын кырлы яшел таулар өстендә сүрәтләнә, таулар артыннан зәңгәр күк фонында алтын кояш чыга.» [3]

Гербның символикасы түбәндәгечә сурәтләнгән «калкан төсе (гомуми фон) Татарстан Республикасы флагына туры килә. Көмеш билбаулы фигуралы стропилла хатын-кызларның рус киемендәге кокошникны сурәтли һәм районда һәм Баулы шәһәрендә яшәүче славян халыкларын символлаштыра, татар орнаменты элементлы лаля чәчәге Татарстан һәм Россия бердәмлеген символлаштыра.

Лалә чәчендәге үсемлекнең үсентесе тормыш, бетмәс-төкәнмәслек вакыт циклларын: тәүлек, атна, ел фасыллары, гасырлар һ. б. кабатлануны символлаштыра.

Алтын бодай башаклары һәм нефть фонтаны — район һәм Баулы шәһәре байлыгы символлары. Таулар район рельефы таулы икәнен күрсәтә. Тау артыннан чыккан кояш районның һәм шәһәрнең Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашуын чагылдыра.

Яшел төс — уңдырышлылык, сәламәтлек, тормыш символы. Кызыл төс — активлык, батырлык, бәйрәм, матурлык символы. Зәңгәр төс — намус, тугрылык, хакыйкать, күкнең чисталыгы символы. Алтын төс — байлык символы, Кояш нуры — киң күңеллелек символы. Көмеш төс — гадилек, зирәклек, үзара хезмәттәшлек символы.

Герб 760 номеры белән Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика регистрына кертелде.

2006 елның 13 октябрендә Баулы районы гербы һәм герб турындагы Нигезләмә кабат расланды[4]. Гербның тасвирламасы артык геральдик булды, гербның символикасын тасвирлау өчен кайбер үзгәрешләр кертелде.

Герб Россия геральдистлар берлеге белән берлектә эшләнде.

Гербның авторлары: Наил Зарипов, Марсель Фәхриев, Ландыш Бакирова (Баулы), эшләп бетерүчеләр: Константин Моченов (Химки), рәссам: Роберт Маланичев (Мәскәү).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]