Биектау районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биектау районы гербы latin yazuında])
Биектау районы гербы
Нигезләнү датасы 6 декабрь 2006

Биектау районы гербыТатарстан Республикасы «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлегене рәсми символы булган танып-белү-хокукый билге.

Герб Биектау муниципаль районы Советының 90 нчы номерлы карары белән 2006 елның 6 декабрендә расланган.[1]

Герб 2881 номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 82 номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кара төс белән беркетелгән алтын ташлардан җыелган пута белән чолганган яшел калкулык өстендәге сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) җирлектә — өч аяклы алтын аскуймага урнаштырылган, ике ягында тоткалы шундый ук металл казан».[2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район гербында аның тарихи, табигый һәм социаль-хуҗалык үзенчәлекләре чагылдырыла.

Биектау районы Татарстан—Казан аръягының тарихи — мәдәни төбәгенең бер өлеше булып тора. Биредә борынгы заманнардан бирле төрле халыклар, мәдәният һәм диннәр актив хезмәттәшлек иткән. Район территориясендә күп кенә археологик, тарихи-архитектура, эпиграфик һәм этнографик һәйкәлләр сакланган. Биредә Татарстан тарихы өчен уникаль һәйкәл — Казан ханлыгының урта гасыр административ, икътисади һәм мәдәни үзәкләренең берсе — Иске Казан калдыклары урнашкан. Моның билгесе итеп гербта Алтын Казан сурәтләнгән.

Казан хәзерге район составына кергән җирләрнең бай тарихын, җирле халыкның буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрен символлаштыра.

Казан калкулыкта тора. Гербтагы калулык аллегорик рәвештә район исеме Биектау икәнен күрсәтә, бу символ район гербын аңлаешлы итә. Таштан һәм кирпечтән салынган өем аллегорик рәвештә Иске Казан шәһәре янындагы ныгытма калдыкларына күрсәтә, шулай ук районның бай археология мирасын символлаштыра.

Зәңгәр һәм яшел төсләрдән торган гербның төс гаммасы Биектау районының уникаль табигать объектларын һәм табигать һәйкәлләрен символлаштыра: Казансу елгасы, «Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгы, Кара күл, Мунчала күле, Кәрәкәле күле, Эстачи (Остачы) сөзәклеге, Семиозёрка урманы.

Гербта сүрәтләнгән зәңгәр төс — чиста күк йөзе һәм суның үтә күренмәлелеге, рухилык, намус һәм зыялылык символы. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яшьлек, үсеш символы. Сары алтын төсе — байлык, уңыш, тотрыклылык, зыялылык һәм хөрмәт билгесен күрсәтә.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гербның идеясе: Н. в .Минһаҗева (Биектау районы)

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләп бетерелде: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биектау районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]