Вадим Габдерәшитов
Вадим Габдерәшитов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 19 гыйнвар 1945[1] (78 яшь) Харьков, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d], Мәскәү физика-техника институты[d] һәм Русия химия-технология университеты[d] |
Һөнәре | кинорежиссёр |
Эш бирүче | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] һәм Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары[d] |
Вадим Йосып улы Габдерәшитов (19 гыйнвар 1945, Харьков, Украин ССР, ССРБ) — Россия кинорежиссёры, Россиянең халык артисты (1992), Россия сәнгать академиясе әгъзасы[2].
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вадим Габдерәшитов Харьковта хәрби гаиләдә туа. Милләте буенча татар[3].
1959—1961 елларда Алматада тимер юл транспорты техникумында укый, 1961—1964 елларда — Мәскәү физика-техник институтында, 1967 елда Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының кибернетика кафедрасын тәмамлый. 1967—1970 елларда Мәскәү электровакуум приборлары заводында эшли.
1970 елда ВГИКның режиссёрлык факультетына, Михаил Ромм остаханәсенә укырга керә[4]. Габдерәшитовның беренче студент эше — «Асфальттан репортаж» исемле алты минутлык документаль этюд. 1974 елда курс эше буларак Григорий Горин хикәясе буенча «Потаповны туктатыгыз!» сатирик комедиясен төшерә.
Фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Саклану өчен сүз» (1977)
- «Төлкеләргә ау» (1980)
- «Поезд туктады» (1982)
- «Планетлар парады» (1984)
- «Плюмбум, яки Хәвефле уен» (1986)
- «Хезмәтче» (1989)
- «Армавир» (1991)
- «Пассажир өчен пьеса» (1995)
- «Биюче вакыты» (1997)
- «Магнит давыллары» (2003)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2012 — Әрмәнстан Республикасы Мәдәният министрлыгының алтын медале[5]
- 2006 — IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2005 — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе («Магнит давыллары» сәнгать фильмы өчен)[6]
- 2004 — Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе[7]
- 2004 — «Иң яхшы режиссёрлык эше» өчен «Ника» премиясенә номинация («Магнит давыллары»)
- 1995 — Берлин кинофестиваленең «Көмеш аю» призы («Пассажир өчен пьеса» фильмы өчен)
- 1992 — Россия Федерациясенең халык артисты
- 1991 — ССРБ дәүләт премиясе лауреаты
- 1987 — РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1987 — Венеция кинофестиваленең алтын медале («Плюмбум, яки Хәвефле уен» фильмы өчен)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Прабук — 2018.
- ↑ Состав академии
- ↑ У “Золотого Минбара” появился председатель
- ↑ Вадим Абдрашитов: "Мы не боролись ни с системой, ни за души" / Киноарт
- ↑ ՀՀ մշակույթի նախարարության «Ոսկե մեդալներ» են շնորհվել «Ոսկե ծիրան» Երևանի 9-րդ միջազգային կինոփառատոնի պատվավոր հյուրերին. әлеге чыганактан 2018-05-28 архивланды.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 28 декабря 2005 г. N 2328-р г. Москва / Российская газета
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 13 февраля 2004 г. № 194 «О присуждении премии Президента Российской Федерации в области литературы и искусства 2003 года»
- 19 гыйнвар көнне туганнар
- 1945 елда туганнар
- Харьковта туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- ССРБ кинорежиссерлары
- Русия кинорежиссерлары
- 4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Ленин комсомолы премиясе лауреатлары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- РФ Президенты премиясе лауреатлары
- «Ника» премиясе лауреатлары