Мәхтүмколый Фраги

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхтүмколый Фраги latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәхтүмколый Фраги
1959 CPA 2364.jpg
Туган 1733[1][2]
Гөнбәде-Кабус, Мазандаран, Иран
Үлгән 1782[3][1][2]
Гөлстан, Иран
Күмү урыны Aq Taqeh-ye Qadim[d]
Ватандашлыгы Сефевидское государство[d]
Афшариды[d]
Зенды[d]
Каҗарлар[d]
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана

Commons-logo.svg Мәхтүмколый Фраги Викиҗыентыкта

Mәхтумколый (төрекм. Mahtumkulu Firaki, Магтымгулы Пираги, фар. مخدومقلی فراغی) — Төрекмән шагыйре, фәлсәфәчесе, Төркмәнстан классик әдәбияты. Шагыйрь Довлетмамед Азадиның улы .

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Mәхтүмколый Төркмәнстанда, кушылдыклары Сумбар һәм Чендыр булган Aтрек елгасы үзәнендә, Kөпет таулары итәгендә гөклен кабиләсенә караган төркмәннәр яшәгән Хаҗи-Говшан авылында туган. Мәхтүмколый гаиләсе гөклен кабиләсенең бер тармагы булган гәркәз ыруының кышык нәселенә — фарсы хакимнәре вассаллыгы астында булган утрак игенчеләр кабиләсенә караган.

Олыгайгач, шагыйрь үзе өчен Фраги (аерылган) кушаматын сайлаган. Һәр шигырь ахырында ул бу псевдонимны, кайвакыт үзенә мөрәҗәгать иткән сыман чын исемен куйган. Аның заманындагы шигъриятнең традициясе шулай булган.

Әтисе укыткан авыл мәктәбендә укыган. Бәләкәй чагында әтисенең өй китапханәсенең ярдәме белән Мәхтүмколый фарсы һәм гарәп телләрендә укый башлый. Бәләкәй чактан һөнәрчелеккә омтыла — җеп-каеш, тимерче һәм зәргәр осталыгын үзләштерә.

1753 елда, Мәхтүмколый бер ел Бохара ханлыгында Амудәрья буендагы Кизил-Аякта Изге Идрис-Баба кәшәнә мәдрәсәсендә укый.

1754 елда Мәхтүмколый Бохарага бара һәм танылган Күкәлташ мәдрәсәсендә бер ел укый. Анда ул мәүлана рухани исемен йөрткән югары белемле Нурый-Казым ибн Аббас исемле Сүрия төркмәне белән дуслаша.

Мәхтүмколый Нурый-Казым белән икәүләп, хәзерге Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан территорияләре буйлап, Әфганстанны аркылы үтеп, төньяк Һиндстанга барып җитә.

1757 елда икесе дә Харәзем башкаласы Хивәгә — күп мәдрәсәләре булган зур мәгариф үзәгенә килә. Монда Мәхтүмколый 1713 елда Шергази хан төзегән мәдрәсәгә укырга керә. Монда ханның аерым хуплавы белән билгеләнгән гаилә балалары гына укый. Монда ул алдагы ике мәдрәсәдә башланган уку курсын тәмамлый.

1760 елда Мәхтүмколыйның әтисе үлә, һәм шагыйрь туган ягына кайта. Менгли исемле яраткан кызы гаиләсе кирәкле калым түләргә сәләтле булган башка кешегә кияүгә чыга. Менглига булган мәхәббәтен гомере буе күңеле төбендә саклый — күп шигырьләрен аңа багышлый.

Тагы бер зур кайгы: ике олы агаларының һәлак булуы — көчле хаким Әхмәд Шаһка илчелек әгъзалары булып барганда алар әсирлеккә эләгәләр. Кардәшләрен сагыну күп шигырьләрендә чагыла.

Туган ягына кайткач, Мәхтүмколый өйләнә. Ул ике улы Сары белән Ибраимны бик яраткан; ләкин уллары, берсе унике, икенчесе җиде яшендә, үлә.

1760 елдан соң гомере ахырына кадәр, Мәхтүмколый Мангышлак ярымутравына, Әстерханга, хәзерге Азәрбайҗан һәм Якын Көнчыгыш илләренә сәяхәт кыла.

Төрекмән шигъриятенә йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхтүмколый төрекмән шигъри телен, халык сөйләменә якынайтып, шактый үзгәртә. Ул шулай ук төрекмән әдәбияты өчен традицион булган гарәп-фарсы үлчәменнән метрикасыннан баш тарта, аны силлабик система белән алмаштыра.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Төркмәнстанда, 18 майда, ел саен Мәхтумколый Фраги шигъриятенең яңарыш, бердәмлек һәм аның шигъриять көнен билгеләп үтелә, һәм бу көн ял көне [4] .
  • 1959 елда Мәхтүмколыйга багышланган СССР почта маркасы чыгарылды.
  • 1983 елда Мәхтүмколыйга багышланган СССР почта маркасы чыгарылды.
  • 1991 елда Мәхтүмколыйга багышланган СССРның истәлекле тәңкәсе чыгарылды.
  • Төркмәнстан Хөкүмәте ел саен Мәхтүмколый халыкара премиясен тапшыра.

Һәйкәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиячесе Мәхтүмколыйның Ашкабадтагы һәйкәле каршында

Мәхтүмколый һәйкәлләре дөньяның төрле шәһәрләрендә куелган. Иң күп скульптуралары Төркмәнстан шәһәрләрендә һәм элеккеге СССР илләрендә (Киев, Әстерхан, Хивә), шулай ук Иран һәм Төркиядә урнашкан урнашкан.

Аерым алганда, бер бетон һәм табигый таштан төрекмән шагыйре Mәхтүмколыйга һәйкәл Ашкабад шәһәренең үзәгендә 1971 елда бинасында каршы, Mәхтүмколый проспектындагы (элек Азатлык проспекты) Мәхтүмколый скверында, Төркмәнстан Эчке эшләр министрлыгының бинасына каршы, урнаштырылган.

2017 елның 18 маенда Ташкәнттә шагыйрьнең исемен йөрткән үзәк урамнарының берсендә Мәхтүмколыйның барельефы ачылды [5] .

Топонимикада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институтлар һәм оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрекмән шагыйре Мәхтүмколый исеме белән аталган:

  • Төрекмән дәүләт университеты.
  • Мәхтүмколый исемендәге тел һәм әдәбият институты (төркм.Magtymguly adyndaky Dil we Edebiýat Instituty).
  • Мәхтүмколый исемендәге Ашкабад Милли музыка һәм драма театры.
  • Мәхтүмколый исемендәге яшьләр оешмасы.
  • Киевтагы Мәхтүмколый исемендәге китапханә.

Кинематографта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • " Мәхтүмколый " ( 1968, реж. Алты Карлиев ) — рольне Хоммат Муллук уйнады.
  • Фрага — бәхетеннән аерылган ( 1984, реж. Хожаколый Нарлиев) — рольне Аннасеид Аннамухаммедов уйнады.
  • Мәхтүмколыйның шигыйрьләре Охламон фильмында (аларны фильмның төп герое укый) яңгырый.

Бүтәннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1974 елда, Мәхтүмколый истәлегенә, Вәли Мухадовның оркестр әсәре — Мәхтүмколый истәлегенә» симфониясе булдырылды.
  • 1992 елда Төркмән теле һәм әдәбияты өлкәсендә Мәхтүмколый исмендәге халыкара премия булдырылды [6] .
  • 2013 елда Мәхтүмколый хөрмәтенә Мәмәд Госәйнов «Мәхтүмколый Фраги монологлары» концертлы моно-операсын язды.
  • 2001 елдан 2009 елга кадәр Төркмәнстанда «май» ае «Мәхтүмколый» (Magtymguly aý) дип аталды.
  • 2014 елда Мәхтүмколыйның иҗади мирасын өйрәнүдә, таратуда һәм пропагандалауда зур казанышлары өчен бүләкләү максатыннан «Махтүмколый Фраги» медале расланды [7].
  • «Мәхтүмколый» исемле Төркмәнстанның коры йөк корабы [8]

Нумизматикада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Махтумкули. Избранное». Москва. Издательство «Художественная литература». 1983 год. 414 с. Переводы Георгия Шенгели, Арсения Тарковского, Наума Гребнева, Юлии Нейман, Александра Ревича, Анатолия Старостина, Ю. Валича, Т. Стрешневой, Ю. Гордиенко.
  • Махтумкули Стихотворения. — Вступ. стат. А. Зырина и М. Овезгельдыева. Сост. и прим. М. Овезгельдыева. — Л.: Издательство «Советский писатель», 1984 год. — 384 с. — портр. — (Б-ка поэта. Большая серия) [Переводы Г. Шенгели, А. Тарковского, М. Тарловского, Н. Гребнева, Ю. Нейман, А. Ревича, А. Старостина, Ю. Валича и др.]
  • «Слышу голос друга. Страницы туркменской поэзии». Ашхабад. Издательство «Туркменистан». 1985 год. Перевод Н. Гребнева.
  • Переводы на английский язык профессора Юсуп Азмуна (Великобритания)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Краткая литературная энциклопедия, М., 1972.
  • Предисловие А. Зырина и М. Овезгельдыева к изданию Махтумкули, Стихотворения, Советский писатель, Ленинградское отделение, 1984.
  • Нуры Байрамов «Долгая дорога», Ашхабад, «Магарыф», 1986. В составе сборника повесть «Долгая дорога» (перевод Михаила Гребнева) о Махтумкули.
  • [Симашко, Морис Давыдович] «Повести красных песков», Алма-Ата, «Жазушы», 1966. В составе сборника повесть «Искушение Фраги» о Махтумкули.
  • Victor Pogadaev (2015). «Turkmenistan. Maktymgyly Pyragy: Dalam Puisinya Berdebar Jantung Rakyat» (Туркмения. Махтумкули: в его поэзии бьётся сердце народа). — «Dewan Sastera». Kuala Lumpir: Bil. 4, Jilid 45, p. 57-58. ISSN 0126-5059.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]