Трансформерлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Трансформерлар latin yazuında])
Трансформерлар
ингл. Transformers
Жанр фантастика
боевик
Режиссёр Майкл Бэй
Продюсер Йен Брайс
Том Десанто
Лоренцо ди Бонавентура
Стивен Спилберг
Майкл Бэй
Дон Мёрфи
Сценаричы Роберто Орси[d][1]
Алекс Куртцман[d][1]
Баш ролләрдә Джош Дюамель[2]
Хьюго Уивиң[3]
Оператор Митчел Амундсен
Монтажчы Пол Рубелл[d]
Көйязар Стив Яблонски[d]
Киноширкәт Җитештерү:
DreamWorks[d][4], Hasbro һәм di Bonaventura Pictures[d]
Дистрибьюция:
Paramount Pictures[d], UIP Duna[d] һәм Netflix
Нәрсәгә
нигезләнгән
Трансформеры[d]
Озынлык 143 минут
Бюджет $ 150 млн
Җыемнар 709 709 780 $[5]
Ил  АКШ
Тел инглиз теле
Дөнья күрү 12 июнь 2007 (Сидней), 3 июль 2007[6][7] (Америка Кушма Штатлары), 4 июль 2007[8] (Швеция), 1 август 2007[9] (Алмания), 25 июль 2007 (Франция), 2 июль 2007[7] (Канада),
IMDb ID 0418279
Рәсми сайт(ингл.)

«Трансформерлар» (ингл. Transformers) — «Hasbro» компаниясенең уенчыклар сериясе мотивлары буенча режиссер Майкл Бэй төшергән 2007 елгы Америка фантастик боевигы.

Фильм төрле техникага әйләнергә сәләтле автоботлар һәм десептиконнар сугышы турында сөйли. Аларның бер-берсе арасындагы ызгышларның предметы булып бик көчле артефакт Бөек Очкын (ингл. AllSpark) була. Әгәр аның белән дөрес итеп файдалана алмасаң, ул галактикага үлем һәм жимерү китерергә мөмкин. Автоботлар Җир шарына очып килгәч, Чаткыны десептиконнардан сакларга көрешәләр, чөнки алар аны үз файдасына кулланырга телиләр. Көчсез, әмма кыю кешеләр автоботларга ярдәмгә киләләр.

Майкл Бэй беркайчан да «Трансформерлар» фанаты булмаса да, ул фильмның булачак продюсеры Стивен Спилбергның «Hasbro» компаниясе офисында булганнан соң фильмның режиссеры булу һәм галәм мифологиясе турында күбрәк белгәннән соң, тәкъдименә ризалашты. Бэй роботлар өчен катлаулана торган яңа дизайн эшләгән һәм аларны икенче төрле персонажлар белән ясаган. Бэй төшергән вакытта махсус эффектлар өчен фильм бюджетыннан мөмкин кадәр күбрәк акча сакларга тырышкан һәм шул сәбәпле «General Motors» автомобиль корпорациясе һәм АКШ армиясе белән контрактларга кул куйган, шуның нәтиҗәсендә автомобиль һәм техниканың кайбер үрнәкләрен ирекле куллануга алган.

"Трансформерлар " беренче тапкыр 2007 елның 3 июлендә халыкка күрсәтелде һәм бу көнне җыемнар рекорды куелды. Фильм башланыр алдыннан роман һәм комикслар сериясен бастыру, уенчыклар һәм компьютер уеннары линиясен чыгару кебек киң реклама кампаниясе үткәрелде. Күпчелек рецензияләрдә фильм сугыш сәхнәләренә һәм геройларның характерларын ачуга зыян китерүгә басым ясаган.

«Трансфорерлар» ның дүрт дәвамы бар: «Трансформерлар: егылганнарның үч алуы» (2009), «Трансформерлар 3: айның караңгы ягы» (2011), «Трансформерлар: үтереп бетерү эпохасы» (2014) һәм «Трансформерлар: соңгы рыцарь» (2017).

Фильм «Visual Effects Society» оешмасыннан дүрт бүләккә лаек булды һәм өч бүләккә «Оскар» га номинацияләнде.

Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильм Прайм Оптимусның Кибертрон, туган планетасын, җимерелү тарихы, Бөек Очкынга ия булырга теләк автоботлар һәм десептиконнар арасындагы каршы көрәш барышында Кибертрондагы барлык механоид тормыш чыганагы бетү белән башлана. Кибертрон җимерелгәннән соң, Бөек Очкын космик киңлектә югала. Автоботлар аны эзләүгә китә, тик соңга кала — десептиконнар җитәкчесе Мегатрон аны беренче булып таба. Дөрес, соңыннан ул Очкын координаталарын билгеләгән генә була, тик шуңа да карамастан ул аны ала алмый — авария аркасында ул үзе озак елларга Җир тоткынына әверелә…

XXI гасыр башында десептикон отряды, аның составында Блэкаут, Скорпонок, Френзи, Бэррикэйд, Старскрим, Боункрашер һәм Броул була, җир транспорты формасын кабул итеп, җиргә килә. Блэкаут һәм Скорпонок Америкадагы Катарда мәгълүматлар базасына Мегатрон һәм Очкынны табу максатынннан һөҗүм итә,әмма бу уңышсызлык белән тәмамлана. Десептиконнар икенче омтылышны кабул итә. Френзи АКШ президенты самолеты бортына керә һәм яшерен кодны ала. Шуннан компьютер мәгълүматлар базасына тоташып, Мегатронның кайда булуын һәм Очкын координаталары күрсәтелгән картаның хуҗасы Сэм Уитвики икәнен дә ачыклый. Сэм — капитан Арчибальд Уитвики оныкныгының улының улы була. Арчибальд кайчандыр Мегатронны Төньяк Поляр әйләнәсендә тапкан була. Френзи һәм Бэррикэйд Сэмны эзли башлыйлар.

Шул ук вакытта АКШ Оборона Министрлыгында Катарда булган хәлләрдән соң борчыла башлыйлар һәм дошманга каршы җаваплы бәрү ясарга әзерләнәләр. Эксперт Мэгги Мэдсен беренчеләрдән булып чагыштырмача башка планеталар табигать сигналы турындагы фаразларын әйтә. Шул сигнал ярдәме белән десептиконнар яшерен рөхсәт кодны алган иделәр инде. Аңа берәудә ышанмаганга ул бу сигналны яшерен рәвештә флэшкага күчерә. Шуннан Мэгги Мэдсен үзенең иптәше Глен ярдәмендә аны расшифровкалауга ирешә, ләкин бу вакытта аларны ФБР кулга ала.

Бамблби исемле автобот шулай ук җирдә уяна. Ул «Chevrolet Camaro» автомобиле астында маскировкалана. Ул Сэм Уитвикны эзләп таба. Ахыр чиктә Сэм Бамблбины гади генә тотылган автомобильны сатып алам, дип саный. Бамблби Сэмга аның чибәр сыйныфташы Микаэла Бейнсның игътибарын җәлеп итәргә булыша. Сэм Бамблби — башка планета роботы икәнен белми. Бары беркүпме вакыттына соң гына аның роботка үзгәрүен һәм башка автоботларга навигацион сигнал җибәрүен күрә.

Бик нык курыккан Сэм «Куркыныч инопланетяниннан» качарга омтыла, тик монда полиция хезмәткәрләре килә һәм аны заводка рөхсәтсез кергәнгә кулга алалар. Аны җибәргәч, ул үз машинасыныңт(Бамблби) ничек үзе урынына кайтуын күрә. Сэм аның машинасына иблис кергән диеп уйлый, шуңа күрә велисопедта китә. Бамблби аны эзәрлекли. Микаэла куркулы Сэмны күрә һәм аның артыннан бара. Сэм җир асты парковкасына килгәч, полиция машинасын күреп, алардан ярдәм сорый. Тик монда машина коточкыч роботка әверелә. Бу — десептикон Бэррикэйд. Ул Сэмны эзәрлекләргә тотына һәм анардан карт бабасының күзлеген бирергә таләп итә. Бамблби трансформацияләнә һәм десептикон белән көрәшкә керә. Җиңгәннән соң Бамблби Сэм белән Микаэланы ала һәм башка автоботлар белән очрашуга китә. Очрашуга барганда Микаэла Бамблби башка яңа форма ала алуын ачыклый; җавапка Бамблби яңа буын «Chevrolet Camaro» моделена әверелә. Автоботлар — Оптимус Прайм, Джаз, Айронхайд һәм Рэтчет — җиргә төшәләр һәм җир машиналары формасын алалар.

Беренче танышудан соң Оптимус Сэмга үзенең максатын сөйли. Автоботлар җиргә килеп десептиконнар Очкын белән файдалана алмасын өчен, аны табып юк итәргә кирәклеген әйтә. Шуннан Сэм, Микаэла һәм автоботлар Сэмның өенә юнәләләр. Аларның төп максаты күзлекне алу була. Сэм шул вакытта уйлап табучанлык күрсәтә. Ул бер үк вакытта күзлекне эзли һәм автоботларны тынычландырырга, шулай ук әти-әнисенең игътибарын биш гаять зур автоботлардан үзенә юнәлтергә тырыша. Агент Симмонс җитәкчелегендә төзелгән «7 сектор» (АКШның чит планета белән бәйле булган нәрсәне өйрәнү өчен махсус төзелгән яшерен хөкүмәт оешмасы) вәкилләре өйгә килеп җитә һәм сорау алу өчен Сэм белән Микаэланы алып китәләр. Автоботлар Сэм белән аның дус кызын азат итәләр, әмма Симмонс өстәмә көч чакыра һәм алар Бамблбины әсирлеккә алалар. Сэм Бамблби алар яклы булыун ышандырырга тырыша, тик барыбер көчсез автоботны Гувера буасына алып китәләр. Буа янында XX гасыр башында Очкын табыла һәм 1935 елда Мегатрон туңдырылган хәлдә шунда урнашкан. Мегатрон буадагы энергия белән тәэмин ителә,ә Очкын аннан ерак түгел саклана. Ике артефакт та актив рәвештә тикшерелә һәм җирдә XX гасыр фәнни-техник прогрессының алга китеш вакыйгаларының чыганагы булып тора.

Ул арада АКШ оборона министры, «7 сектор» ның яшәвен белеп, Катарда һәлакәтнең сәбәпчеләре, чыннан да, чит планета роботлары булуын белгәч, Гувера буасына шәхсән үзе барырга карар кыла. Шунда ук Сэм белән Микаэланы да алып киләләр. Агент Симмонс министрга көчле Очкын күрсәтә, аның нурланышы кесә телефонын җанландыра һәм аны кечкенә, хәрби роботка — мини-конга әйләндерә.

Элек үк «кесә телефоны» төрен кабул иткән Френзи кешеләр белән бергә буага кереп, калган десептиконнарны шунда чакыра. Френзи «7 сектор» энергия белән тәэмин итү системасын җимерә, криосистема сафтан чыга һәм Мегатрон үзенең күп гасырлык йокысыннан уяна башлый. Эш начар булуын күргәч, Сэм «7 сектор» агентларын Очкынны Оптимуска тапшыра алсын өчен Бамблбины җибәрергә үгетли. Бамблби Очкынны кеше кулына сыярлык дәрәҗәгә кадәр кечкенәйтә. Шуннан соң, үзе белән Сэмны, Микаэланы һәм Очкынны алып, бөтен автоботлар китә. Десептиконнар аларны Мишн-Сити шәһәренә (Лос-Анджелес) кадәр эзәрлекли. Шәһәрдә көрәш яңа көч белән башлана. Капитан Леннокс Очкынны саклауны Сэмга йөкли: ул күктертерәүгә менеп, АКШ хәрби-һава көчләре очкычларына Очкынны тапшырырга, ә алар уз чиратында аны десептиконнар килеп җитә алмаган куркынычсыз урынга илтеп куерга тиеш була. Ниһаять, көтеп алынган самолет якынлаша башлагач, аңа җирдән шартлы сигнал бирәләр; әмма ул көтмәгәндә кешеләргә һәм автоботларга каршы атарга тотына, ә аннары Очкын алып китәргә тиешле вертолетны бәреп төшерә. Чынлык та, бу Старскрим була; аның артыннан башка десептиконнар да пәйда була.

Ике як та җитди югалтулар алып барган көрәш башлана — Старскрим Бамблбины имгәтә, ул төз ату белән Броулга тидерә, Мегатрон үз кулы белән Джазны кисәкләргә җимерә, Прайм Оптимусы бәрелештә Боункрашерны җиңә, Ленноксны үтерә. Ниһаять, Прайм һәм Мегатрон арасында көрәш башлана. Нәтиҗәдә алар арасындагы көрәшне Сэм хәл итә. Ул десептиконнарның лидерының күкрәгенә Очкынны урнаштыра һәм шулай Мегатронны юк итә. Десептиконнарның калдыклары океанда бата, ә исән калган өч робот (Бэррикэйд, Старскрим һәм Скорпочкалар) билгесез урында яшеренәләр.

Очкынны юк иткәч, автоботлар җир өстендә калырга карар итәләр һәм Оптимус, исән калган автоботлар аларны таба алсын өчен , галәмгә сигнал җибәрә.

Рус дубляжы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булдыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшкәртмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Минем уйлавымча, бу тамашачылар әле беркайчан да күрмәгән нәрсә булыр. Фильмнар чыгарган дәвердә, мин йөк машинасының 6 метрлы роботка үзгәрүен кайчан да булса зур экранда күрергә туры килер диеп уйламый да идем. Мин 1980 нче еллар фильмнарына хөрмәт күрсәтеп, Голливудның соңгы елларда югалган тылсым хисен кире кайтарган фильм төшерәсем килә. Фильмда Спилберг мизгелләре булачак, сез үзегезне 10 яшьлек бала итеп тоячаксыз, хәтта әгәр сезгә инде 35 яшь булсада»
 — Том ДеСанто аның ни өчен фильмны продюсерлауын аңлата[10]

2002 елда Hasbro компаниясе үз продукциясе мотивлары буенча фильм төшерергә булды. Продюсер Дон Мерфи «G. I. Joe» мотивлары буенча фильм төшерергә теләгән — солдатик-уенчыклар линейкасы, ләкин Гыйракта сугыш кабынгач, «Hasbro» моның урынына "Трансформер"ны экранлаштырырга тәкъдим иткән. Соңрак проектка ДеСанто да кушылды, чөнки ул бу геройларның зур фанаты иде. Ике продюсер Трансформерлар галәмен өйрәнергә хәл итәләр. Алар комикслар иҗат итүче Саймон Фармен белән очрашалар һәм «1 нче буын» комикс һәм мультфильмнарны җентекләп тикшерәләр. Нәтиҗәдә, лидерлык Матрица — автоботларның бер лидерыннан икенчесенә күчкән талисман тирәсендә тарихны үстерергә карар кылалар. Сценарийның караламасында ДеСанто кешеләрне күбрәк кызыксындыру һәм аларны барган вакыйгаларга якынайту өчен кеше күзлегеннән чыгып эш итәргә булган. Тарих фильм-катастрофага охшаган булган, чөнки Мёрфи фильмның максималь рәвештә реаль булуын теләгән. Сценарий караламасында персонажлар итеп Оптимус Прайм, Айронхайд, Джаз, Проул, Рэтчет, Уилджек, Бамблби, Мегатрон, Старскрим, Саундвейв, Рэведж, Лазербик, Рамбл, Скайварп и Шоквейв тәкъдим ителәләр.

Продюсерларны берничә студия кире каккач, ДеСанто үзенә Стивен Спилберг белән очрашу оештырган Майкл Делук белән очраша. Комикслар һәм уенчыклар фанаты Спилберг фильмның башкаручы продюсерына әйләнә. 2004 елның ноябрендә фильм өчен сценарист буларак Джон Роджерс яллана. Аның сценариесендә автоботлар һәм десептиконнар ягыннан дүртәр трансформер һәм «Арк» космик корабы булган. Соңрак командага сценарий эшкәртү өчен 2005 елның февралендә мультфильмның зур фанатлары Роберто Орси һәм Алекс Куртцман яллана. Спилберг аларга узенең фикерен тәкъдим итә. Аның фикеренчә фильм егет һәм аның машинасы турында сөйләргә тиеш. Сэм һәм Микаэла сценарийның беренче вариантында ук төп геройлар булалар, кайда әле трансформерлар бөтенләй сөйләшми. Киләсе вариантта барысы да үзгәрә, сценаристлар даими рәвештә трансформерлар сөйләшмәсә бу фильм мәгънәсез күренер диеп уйлыйлар. Өстәвенә аларның тавышларыннан мәхрүм итү мультсериал фанатларына хыянәт итү булыр иде. Спилбергның «Инопланетянин» фильмы рухландырган сценаристлар, сүздән югарырак булырга тиеш булган Сэм белән дуслыкны ассызыклау өчен, Бамблбига гына тавыш бирмәделәр.

Майкл Бэй «Утрау» ны төшергәннән соң нинди дә булса гаилә фильмы ясарга теләгән,әмма Стивен Спилберг аны режиссер сыйфатында "Трансформерлар"ны төшерергә чакырган. Бэй бу эшкә кушылырга теләмәде, чөнки аның фикеренчә «Трансформерлар» уенчык фильм иде. Шуңа да карамастан, Спилбергның «егет һәм аның машинасы турында» идеясе Бэйны кызыксындырды һәм ул « Hasbro» да булды, анда Трансформерлар галәменә хөрмәт белән үтеп китте. Майкл Бэйга шулай ук гадәти булмаган сценарияләр ошады, мәсәлән, сәгатенә 137 чакрым тизлек белән сугыш һәм трансформерлар кешеләрнең тыныч тормышына тыкшына торган комедияле сценалар. Фильмның тоны «Өченче төрдәге якын элемтәләр» һәм "җиде самурай " кинокартиналары арасындагы кисешүдә сайланган. Бэй фильмны интенсив һәм реаль итеп ясарга тырышкан һәм сценаристлар да "1 нче буын"нар хронологиясен кире кага. Бэй үзе « Трансформерлар» фанаты түгел иде, шуңа да фильмны фанатларга ошарлык итеп эшләргә тырышты. Сценарист Роберто Орси «Арк» корабын сценарийдан төшереп калдыра, чөнки аның фикеренчә «төрле машиналарга әйләнергә сәләтле трансформерлар башка машинада йөрергә тиеш» иде. Автобот Арси шулай ук төшеп калынды, чөнки сценаристларның роботларның мәдәниятен аңлатуга экран вакыты бик аз иде. Бэй Гыйракта солдатларның сюжет линияләрен киңәйтте, чөнки сценарийның беренче варианты « артык балаларныкы иде» дип санап үтте. Янаулар хисен көчәйтү өчен десептиконнар саны арттырылган, ә автоботлар саны киресенчә киметелгән иде. Сценаристлар шулай ук диноботларны һәм Проулны төшереп калдыра.

Роботлар дизайны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда «Detroit River Walk» фестивалендә Айронхайд автоботның автомобиле

Трансформерлар дизайнын эшләү 2005 елның июнендә «Hasbro» белән берлектә башланды, ул фильмны төшерүчеләргә максималь ярдәм күрсәтте. Майкл Бэйның трансформерларны реалистик итәргә теләвен исәпкә алып, роботлар зур күренү өчен детальләрдә проектланган. Трансформерларның үзгәрергә сәләте чикләнгән-мультфильмнардан һәм комикслардан аермалы буларак, һәр персонаж үзгәргәч, үз күләмен саклый, бу объектның нигә әйләнергә теләве белән аңлатыла иде. Шуның аркасында күп роботлар өчен үзгәрү объектын үзгәртергә туры килде. Әйтик, Прайм Оптимусның альтернатив режимы сыйфатында мультипликацион сериалда кулланылган йөк машинасы кире кагылды («Peterbilt», 320 нче модель): ул Праймны бары тик җиде метрлы гына биеклектә ясады, шуңа күрә Бэй шул ук маркалы башка автомобильне кулланырга карар итте, «Peterbilt» 379 нчы модель, иң зур йөк машинасы. Моннан тыш, Бэй бу йөк машинасына ялкын рәсемен төшерде. Аның фикеренчә, Прайм тагын да стильлерәк күренергә тиеш иде. Трансформерның хис-тойгыларын тагын да ачык чагылдырырга мөмкин булсын өчен, Бэй аңа авыз өстәде. Бамблби өчен үзенчәлекле форма «Volkswagen Beetle» автомобиле иде, һәм Дон Мёрфи аны саклап калуны таләп итте, әмма Бэй АКШта танылган «Herbie the Love Bug» сериясе фильмнары герое булган автомобиль белән чагыштыруларны булдырмас өчен бу тәкъдимне кире какты. Нәтиҗәдә, «Chevrolet Camaro» сайланды, чөнки ул, Бэй сүзләре буенча, дустанә кыяфәте иде. Башка автоботлар «General Motors» фирмасыннан машиналар рәвешен кабул итте, бу исә бюджетның 3 миллион долларын саклап калды, хәер, Бэй Джаз өчен « Pontiac Solstice» га караганда зуррак машина бирергә өметләнгән булса да.

Бамблбиның автомобиле

Оптимус Праймның тышкы кыяфәтенә капма-каршы булган, Мегатронның альтернатив пистолет «Walther P38» формасыннан килмешәкләр самолётына үзгәрде, шулай ук аның йөзе ямьсез һәм курку тудыра торган итеп ясалды. Күп санлы анимация тестлары Бэйны башка десептикон, Старскрим, кош аякларнына охшатып ясарга мәҗбүр итте. Бу хәрәкәт барышында аның җитезлеге һәм тизлеге күренсен өчен ясалган иде. Бэй күпчелек десептиконнарның дизайнын яхшы персонажлар эшли башлаганчы ук һәм «Hasbro» уенчыклар эшләүне башлау өчен кабул иткән иде. Френзи роботын баштан ук Саундвейв дип атарга тели, әмма « Hasbro» бу персонаж аудиомагнитофонга трансформацияләнергә тиеш дигән фикерен әйтә. Дон Мёрфи Саундвейв ролен кимсетер диеп уйлый һәм сценаристларда бу фикер белән килешә. Шулай ук бу очракта персонаж мультфильмнан үз оригиналына бик аз охшаган булачак иде. Алар аны Саундбайт дип үзгәртәләр, аннары Саундвейвның бер ярдәмчесе Френзи дип үзгәртәләр. Роботларның рәсми исемнәре 2006 елның августында расланган иде, гәрчә Бэй үзе аларга тулысынча ышана алмаса да. Бу исә, фильмның соңгы версиясендә Броулны Девастатор дип атый башлавына китерә. Махсус эффектлар эшләү башлангач, фанатлар Мегатронның баш дизайнына карата борчылуларын белдерде, нәтиҗәдә аны соңгы мизгелдә үзгәртергә туры килде.

Төшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссер Майкл Бэй Холломэн Хәрби-һава базасында төшерү алып бара.

Фильм өчен күбрәк акча алу өчен Майкл Бэй үз гонорарының 30 % тан баш тарткан һәм АКШ территориясен төшерү өчен, шулай ук үзе белән эшләгән төшерү командасын сайлаган. 83 көн эчендә ул планлаштырылганнан берничә тапкыр күбрәк материал алган. Бэй десептиконнарның альтернатив формалары өчен авиация һәм машиналар, аерым алганда, «F-117», «C-130», «C-17» һәм ике «CV-22 Osprey» самолетлары белән тәэмин иткән АКШ армиясе ярдәмен алды. Хәрбиләр белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, «Трансформерлар» белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә 11 сентябрьдә пентагонда террористик һөҗүмнән соң төшерелгән беренче фильм булды. Экранда беренче тапкыр «Трансформеры» фильмында яңа камуфляж һәм «MultiCam» чәчәк атуында экипировканың аерым предметлары күрсәтелде. Бу төр форма камуфляж рәсеме булып тора, Американың Crye Precision компаниясе United States Army Soldier Systems Center белән берлектә эшләнгән, куллану өчен киң диапозон шартлар билгеләнгән. Төшерү 2006 елның 22 апрелендә АКШ Холломэн Хәрби-һава базасында башланды. 9 июньдә төшерү Гувер буасында дәвам итте. Кульминацион көрәшне төшерүгә Лос-Анджелеста алты атна эш кирәк булган. Калган материалны исәпкә алу 24 сентябрьдә башланды, гәрчә икенче төшерү төркеме Арктикада һәм Детройтта эшне дәвам итсә дә, аны бары 4 октябрьдә генә тәмамлады.

Эффектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майкл Бэй һәм Стивен Спилберг хәрби сәхнә өчен күп кенә идеяләр тәкъдим иткән. Бэй ундүртенче сугышчан эпизодны декорациядән башка төшерүне өстен күрде, реаль шартларда, төшерү өчен акча азрак сарыф ителер диеп уйлады. «General Motors» компаниясе алдан күрелмәгән аварияләр очрагына һәр машинаның өч версиясен тәкъдим итте. Каскадёрлар автомобильләрнең караңгы интерьеры белән кушылу өчен, машиналарда машина йөртүчеләрнең юклыгын күренсен өчен, кара бәйләнгән шлемнарны киделәр. Бэй актёрларга күз алдына Трансформерларны китерү өчен аниматика кулланды. Моннан тыш, реквизитларга Скорпонокның койрыгы, Оптимус Праймның анимация өчен нокталар белән башы, Мегатронның боз белән капланган аяклары. Махсус эффектлы 630 кадрның 12се реквизитны алган.

«Industrial Light & Magic» махсус эффектлар булдыру студиясе 2005 елда компьютерда трансформацияләр булдыру буенча алты айлык процессны башлады, роботларны трансформацияләгәндә машиналарның бер генә детале дә икенчесенә комачауламасын өчен игътибар белән күзәтте. Физика законнарын исәпкә алып, проектланган Трансформерлар мультсериал персонажлары белән чагыштырганда шундый тәэсир калдыра алмаганга, аларны хәрәкәтчәнрәк иттеләр. Трансформерларның катлаулы дизайны аркасында роботның иң гади беләзек сөяге дә унҗиде күренә торган өлеш проектлау таләп иткән, ә Айронхайдның пушкасы ун мең өлештән эшләнгән. Мондый детальлек бер анимация кадрын эшкәртүгә 38 сәгать вакыт таләп итте, бу исә «ILM» студиясен эшкәртү компьютерларының җитештерүчәнлеген арттырырга мәҗбүр итте. Һәр деталь чын металл кебек күренә. Шулай ук төшерү сәхнәсеннән фотолар ясалган һәм компьютерда якты әйләнә-тирә мохит булдырылган, бу роботларны тагын да ышанычлырак иткән.

Хәрәкәт итүче детальләрнең күп санлы модельләре роботларда программалаштырылган, шуңа күрә эшкәртүчеләргә анимациягә генә басым ясарга кирәк булган. Ахыр чиктә персонажлар аждаһага түгел, ә кешеләргә охшаган иде. Шул сәбәпле алар өчен кеше күзенә охшаш күзләр булдырылган. Бэй «ILM» аниматорларына хәрби сәнгатьләр турында фильмнарны карауны тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу роботлар арасындагы көрәшне нәфис итеп күрсәтүгә этәргеч булыр диеп уйлады. Аниматорлар Лиама Нисонның гадәтләрен Прайм Оптимуска күчерергә тырышты, ә Бамблби тәртибе «Элек киләчәккә» фильмында Майкл Джей Фокс гадәтләренә нигезләнгән. Сценарист Роберто Орси һәм Алекс Куртцман, көтелмәгән анимациянең үзенчәлекләрен күреп, яңа диалоглар өстәделәр һәм роботларның үз-үзләрен тотышы белән бәйләү өчен кайбер сәхнәләрне эшкәрттеләр. Махсус эффектлар төзүне контрольдә тоткан Скотт Фаррар автоботларның Сэмның әти-әнисеннән качу күренеше бигрәк яраткан, чөнки «анда күп юмор һәм тәэсир итүче төнге яктырту» булган. «ILM» унөч төп робот белән 430 сцена төзегән, шул ук вакытта «Digital Domain» һәм «The Asylum» студияләре икенче төрле сценарийлар белән шөгыльләнгән, мәсәлән, Очкын көче астында кәрәзле телефонны трансформацияләү белән.

Фильмда авиация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

V-22 Osprey
Sikorsky CH-53
A-10 Thunderbolt
Lockheed AC-130H Gunship

Bell V-22 Osprey. Фильм башында V-22 Osprey двигательләре белән хәрби-транспорт самолетлары пәйда була, алар әле дә хәрби сынау стадиясендә. V-22 күтәрелгәндә үзен вертолет буларак алып бара, ә очканда — самолет кебек, ул машиналарның иң яхшы сыйфатларын үз эченә ала. V-22 үзен вертолет буларак, ә очышта машиналарның иң яхшы сыйфатларын үз эченә алган самолет буларак алып бара. Osprey крейсер тизлеге 510 км/сәг тәшкил итә, практик ераклык — 3900 км, ә йөк күтәрүчәнлеге — 24 десантник яки 9 т йөк.

Sikorsky CH-53. Беренче десептикон АКШ диңгез пехот корпусы өчен китерелгән авыр десантн-транспорт вертолеты Sikorsky CH-53E Super Stallion кыяфәтендә уяна. Вертолет 1971 елда эшләнә башлый һәм 1981 елда беренче машиналар АКШның диңгез пехотасы корпусына кораллана башлый. CH-53 нең характерлы үзенчәлеге булып винтның вертикаль өлешен алу өчен, авырлыктагы үзәкнең арткы хәлен компенсацияли торган яссылыкка әйләнүе була.

Lockheed F-22 Raptor. Дөньяда беренче күпмаксатчан аткыч бишенче буын F-22 Raptor фильмда АКШ ВВС һәм десептиконнар ягынанн кулланыла. Бу дөньяда иң кыйммәт аткыч — аның бәясе $140 млн артып китә. «Стелс» технологиясе буенча башкарылган самолет үз өчендә «һава-һава», «һава-җир» классларының төрле ракеталары һәм спутник өемнәре булган авиабомбалар алып барырга мөмкин. Самолет өчендәге 20-мм туп эш вакытында кирәкмәгәндә махсус шлемга ябыла.

Fairchild A-10 Thunderbolt. Гарәп сахрасында беренче десептиконны дөньяда иң яхшы штурмовикларның берсе A-10 Thunderbolt атып үтерә. Бөтен самолет 30-мм җиде көпшәле Gau-8/A тирәсендә төзелгән. Дары газлары һава басмасын кермәсен өчен, авиадвигательләр фюзеляж өстендә чыгарылды. Шуны искәртеп үтәргә кирәк, 1350 А-10 снарядлы туптан тыш, тышкы подвескаларның 11 үзәгендә 7 тоннага кадәр төрле кораллар да йөртелергә мөмкин.

Lockheed AC-130 Spectre. C-130 Hercules хәрби-транспорт самолеты базасында оештырылган AC-130H Gunship һава линкоры штурмчысынан соң десептикон белән көршкә ул керә. Ул теләсә кайсы һава торышы вакытында дошманны билгеләргә сәләтле. Ул телевизион, радиолокацион һәм башка комплекслар белән җиһазландырылган. Хәзер АКШ армиясен коралландыруда шундый тугыз самолет бар.

Саундтрек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Остров» фильмында Бэй белән эшләүче композитор Стив Яблонски фильм өстендә җитди эш башлаганчы, реклама ролигына музыка язган. Төп саундтрек 2007 елның апрелендә Калвер-сити шәһәрендә «Sony Scoring Stage» студиясендә язылган иде. Саундтрек үз эченә алты төп музыкаль теманы алды. Бу исә 90 минуттан артык музыканы тәшкил итә. Том ДеСанто фильмда төп музыкаль теманың оркестр версиясе булуын теләгән иде, әмма Майкл Бэй белән аралашмаганлыктан, бу идея тормышка ашмыйча калды.

Трансформерлар: Альбом
ИсемАвтор Озынлык
1. «What I’ve Done» Linkin Park 3:29
2. «Doomsday Clock» Smashing Pumpkins  
3. «This Moment» Disturbed  
4. «Before It’s Too Late (Sam and Mikaela’s Theme)» Goo Goo Dolls  
5. «Pretty Handsome Awkward» The Used  
6. «Passion’s Killing Floor» HIM  
7. «What’s It Feel Like to Be a Ghost?» Taking Back Sunday  
8. «Second to None» Styles of Beyond  
9. «End of the World» Armor for Sleep  
10. «Retina and the Sky» Idiot Pilot  
11. «Technical Difficulties» Julien-K  
12. «Transformers Theme» MuteMath  

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://www.siamzone.com/movie/m/4632
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. 4,0 4,1 http://stopklatka.pl/film/transformers
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. 7,0 7,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  9. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  10. Гарри Кнолс. Tom DeSanto gets to yapping about more than meets the eye… aka TRANSFORMERS!, Ain't It Cool News (2 сентября 2003 года). 18 февраля 2007 года тикшерелде.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]