Элеконд мәчете (Сарапул)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элеконд мәчете (Сарапул) latin yazuında])
Мәчет
Элеконд мәчете
Ил Россия
Шәһәр 427965 Удмуртия,
Сарапул, Элеконд бистәсе, Себер ур., 5
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 19941995 еллар
Төп даталар:
1994 – төзелеш башлану
1995 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Сарапулның Элеконд бистәсе мәчете (рус. Мечеть микрорайона «Элеконд» г. Сарапула) ― Удмуртиянең Сарапул шәһәре Элеконд бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Сарапул шәһәренең Элеконд бистәсендәге җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Сарапул шәһәре ― Удмуртиянең татарлар күпләп тупланып яши торган торак пунктларының берсе. 2002 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Удмуртия татарларының күпчелеге (85,6 %) биш шәһәрдә яши: Ижауда – 61 117, Сарапулда – 9 828, Можгада – 7 226, Глазовта – 4 754, Воткинскида – 4 015 кеше[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Удмуртиядә ислам

1909 елда Сарапул шәһәрендә җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оештырыла, ул шәһәрдә яшәүче татарлар өчен рухи-агарту үзәге ача, мәчет төзү өчен акча җыя башлый. Ләкин 1917 елгы Октябрь революциясе бу ниятләргә тормышка ашарга комачаулый.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елның 22 декабрендә Сарапул шәһәре мөселманнары җәмгыяте тарафыннан гыйбадәт йорты итеп Сарапул шәһәренең «Элеконд» дип аталучы микрорайонында урнашкан торак йорт (Себер урамы, 5нче йорт) сатып алына. Мәчетне яңарту эшләре башлана. Иман йортын барлык замана таләпләренә дә туры килерлек итеп төзекләндерүдә җирле мөселманнар да, шәһәр хакимияте дә ярдәм итә. Ярдәм итүчеләрдән кемдер акчалата биргән, матди мөмкинлеге булмаганнар, мәчеткә килеп, үз куллары белән нидер эшләп киткән. Бер ел эчендә мәчет бинасының мәйданы киңәйтелгән, манарасын да күтәргәннәр. Иман йортының ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәләрендә төп эшләр башкарылган: идәннәре җылытылган, түшәме дә тулысынча ясалып беткән. Мәчеткә яңа келәмнәр алу өчен генә дә 60 мең сумга якын акча кирәк булган. Мәчетнең бер ягы иске бинаныкы булып, зур ярык барлыкка килгәнгә күрә, урам якка караган дивар сүтелеп, яңасы төзелгән. Таштан веранда ясалган, тәһарәтханәләр, аерым керү ишеге булдырылган. Иман йорты тышкы яктан да төзекләндерелеп, сайдинг белән тышланган. Мәчет торган урамда (Себер урамы) асфальт юл җәелгән. Төзелеш, оештыру эшләрен алып баручыларның берсе ― Әхмәд хәзрәт Халиков, Сарапул шәһәре имам-хатыйбы[2].

2002 елның 6 сентябрендә җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән[3].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет алтмышлап кешене сыйдыра[4].

Имамнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мөхәммәтморат Зәки улы Хәсәнов
  • Ф. И. Исмәгыйлев
  • Әхмәтгата Хафиз улы Хафизов (1929–2007), Актаныш районы Иске Кормаш авылы тумасы
  • Роберт Галимхан улы Ульданов
  • Дилшат Фәрит улы Мөхәммәтов
  • Рөстәм Рафаэль улы Кашапов
  • 2007 елдан Вячеслав Владиславович Шараев. 1980 елда Дүртөйледә туган[5]
  • 2009 елның 9 ноябрендә имам-хатыйб итеп Тимур Камил улы Кашаев сайланган. 1988 елда Үзбәкстанда туган, 1997 елдан Әлмәттә яшәгән. Әлмәттә нефть институтының кичке бүлеген, Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган (2009) [6]
  • 2012 елның 29 фвраленнән имам-хатыйб Дамир Фәнәви улы Халиков[7]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Владыкин В. Е. Татары // Удмуртская Республика: Энциклопедия. Ижевск: Издательство «Удмуртия», 2000.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]