Татарлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Tatarlıq битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Татарлык (яки татар милли кемлеге) — берәр шәхеснең татар халкының төрле буыннары бергәләп тудырган үзенчәлекле мәдәниятен үз итү аркылы формалашкан кемлеге.

Татарлыкны якын күргән шәхесләр үзләрен Кояш системасындагы йортыбыз Җир шарында яшәгән бүгенге көн кешеләрнең глобальләшкән җәмгыяте әгъзасы булдан тыш, шулай ук дөнья тарихы дәвамында төрле урыннарда һәм шартларда яшәгән һәм яшәячәк күп буын татарча фикерли, сөйләшә һәм укый-яза алучыларны берләштерүче үзенчәлекле виртуаль иҗтимагый төркем өлеше дип хис итә.

Татарлык элементлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Татар дөньясы

Һәр милли кемлек кебек үк, татар халкыныкы татарлар үз милләтләрен билгеләгәнндә (милли аң) кулланган төрле элементлардан формалаша. Һәрбер шәхеснең аерым элементларына төрле әһәмияте бирә алганы аркасында, татарлыкның нәрсәдән гыйбарәт икәнен тасвирлаучы уртак билгеләмәсе арасында бәхәсләр булуы мөмкин.

Бу элементлар төрле вакытта татарларның тормышына кешеләрнең глобаль җәмгыятендәге фәнни белем, технологик, икътисади һәм мәдәни алгарышлар, иҗтимагый, сәяси һәм көндәлек тормыш вакыйгалары тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм үзгәреп тора.

Татар милли кемлекнең эволюциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормышы дәвамында аерым шәхеснең Мин төшенчәсе, иҗтимагый төркемнәрнең мәдәни кемлеге үзгәргәне кебек үк, милләтләрнең яшәеше дәвамында милли кемлекләре үзгәреп тора — Дөнья тарихындагы XIII, XVII, бүген һәм XXV гасырда татарлык төшенчәләре бер-берсенә тигез була алмый.

Милли кемлек төшенчәсенең бүгенге көндәге мәгънәсе XX гасыр башында формалашкач, тарихи татар милли кемлеге турындагы бәхәсләр еш болгарчылык - татарчылык (ru), туранчылык - төркичелек (ru) үлчәнешендә бара.

Татарлык бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр азагы - XXI гасыр башына сәнәгый, мәгълүмат технологияләре революцияләре һәм ССРБ таркалуы аркасында урын алган җитештерү, транспорт, мәгълүмат тапшыру технологияләрендәге һәм иҗтимагый үзгәрешләр аркасында бүгенге көндәге глобальләшкән дөньясында татарлык төшенчәсе (бар башка этномилли кемлекләр кебек үк) яңа үзгәреш чорын кичерә.

Яңа мохиттә туып-үскән татар балалары татар булуның чордаш мәгънәсен эзли, татар милләтче хәрәкәтьләре күбесенчә:

төшенчәләре тирәсендә кайный.


« Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле милләтнең генә җир йөзендә кадере була, һәр татарның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш.[1]
»


« Татарларда «Татарча сөйләшмәсәң – татар түгел син» дигән әйтем бар, ә мин ышанам, җаның татарныкы булырга тиеш синең! Телне өйрәнергә була аны... Татарлар, төрле илләргә барып урнашып, тиз арада шундагы шартларга җайлаша белүләрен расладылар.[2][3][4]
»


« Казанда татарча сөйләшә торган, татар тормышы белән яши торган һәм үзеңне татар итеп хис итә торган берничә урын бар. Ул театр, Идел-пресс, тагын берничә татар гимназиялары. Башка җирдә татар рухы да юк хәтта...
Рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да өлгеррәк, аларга юллар да ачыграк. Әгәр дә ул яшьләр бүген татарчаны өйрәнмәгән икән, алар инде иртәгә өйрәнмәячәк. Минем иманым камил, чөнки аларга шулай рәхәт. Ләкин аларның күңелендә татарлык бар икән, алар икенче менталитеты булган, икенче буын татарлар булачак. Алар безнең буынга да, бездән алдагы буынга да охшамаган булачак.[5]
»


« Татар теленең этник үзенчәлеге дип әйтәбез икән, ул, әлбәттә, татар телен саклау, үстерү, аны өйрәнү. Татар кешесе дип аталасың икән, татар телеңне белү — безнеңчә ул мәҗбүри.[6]
Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары
»


« Дәүләтчә фикер йөртүчеләр тел дәүләт дәрәҗәсендә, дәүләт институтлары аша гына саклана ала дип саный. [Т]атар телен саклау һәм үстерү – республика җитәкчеләренең турыдан-туры бурычы икәнен даими искәртеп тора. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар балаларының барысы да татар телендә белем алырга тиеш диләр.

Гаиләчеләр исә дәүләтчеләрдән аермалы буларак татар телен гаиләдә сакларга кирәк дигән фикерне алга сөрә... “Ата-ана саф телдә сөйләшә икән, йолаларны тота икән, бала саф телдә сөйләшәчәк, йолаларны тотачак”, имеш.

Татар мәктәбе булмаган җирдә күпчелек татар диаспоралары ассимиляциягә дучар булып бик тиз юкка чыгып бетте... Ижауда да татарча укыта торган 20нче санлы мәктәп бар иде. ... 2000 елларда әлеге мәктәптә барлык фәннәрдән дә урысча белем бирә башладылар... [Х]әзер Ижауда авыз тутырып татарча сөйләшә белгән татар баласы юк.[7]
Тәлгать Әхмәдишин, “Азатлык” татар яшьләренең элекке рәисе
»


« Генетик материал фәкать биологик масса турында мәгълүмат бирә, әмма халык биологик массадан оешмый, аны тел, мәдәният һәм сәяси процесслар оештыра.[8]
Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы
»


« Үзебез бик милли рухлы, ләкин без – реалист, шуңа баланы күбрәк телләрдә сөйләштерергә тырышабыз... Өйдә бала белән мин татарча гына сөйләшәм, ирем русча гына, ә урамда бала инглизчә һәм испанча ишетә-сөйләшә. Шулай итеп, бала туган телен дә белә, Русиядә кирәк булган рус телендә дә сукалый, инглизчә дә аралаша ала.[9]
Мәдинә Әпсәләмова, Флоридада яшәүче лингвист
»

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарның әхлакый кодексы
  2. Елена Бритвина. Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте. 2016 елның 29 ноябрь көнне тикшерелгән.
  3. http://tatar-congress.org/yanalyklar/rostem-minnehanov-parizhda-frantsiyadege-tatar-zhemegatchelege-vekillere-belen-ochrashty/
  4. http://kazanutlary.ru/?p=12983
  5. Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева. Роберт Миңнуллин: Рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да өлгеррәк. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 1 декабрь көнне тикшерелгән.
  6. Лилия Локманова. Татар кешесе дип аталасың икән, телне белү мәҗбүри — Данис Шакиров. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты вәкиле Гүзәл Шәрипова фикеренә карашын белдерде. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 2 декабрь көнне тикшерелгән.
  7. Тәлгать Әхмәдишин. Татар зыялылары нигә халыкны һәм үзләрен алдый?. Азатлык радиосы веб-сәхифәсе. 2016 елның 5 декабрь көнне тикшерелгән.
  8. Рәмис Латыйпов. Д.Исхаков: Генетикларның Кырым, Себер, Идел татарларын төрле халык диюе – сәяси сенсация. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 16 декабрь көнне тикшерелгән.
  9. закир әмирхан. "Казанда татарча сорау бирү нигә сәер булып күренә?". Азатлык радиосы веб-сәхифәсе (февраль 17, 2017). 2017 елның 18 февраль көнне тикшерелгән.