Балтач районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балтач районы гербы latin yazuında])
Балтач районы гербы
Нигезләнү датасы 21 декабрь 2006

Балтач районы гербыТатарстан Республикасы Балтач муниципаль районының рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Герб Балтач муниципаль районы Советының 55нче номерлы карары белән 2006 елның 21 декабрендә расланган.[1]

Герб Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2883 номер белән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 84 нче номер белән кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) җирлектә яшел җиргә алгы аяклары белән алтын саплы көмеш балта тоткан кара борынлы алтын аю баскан, аның алдында шул ук җирдә — сул яктан чыгып торган төгәлләнмәгән алтын бура почмагы».[2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб композициясенең нигезен районның табигый һәм мәдәни үзенчәлекләре тәшкил итә.

«Балтач» топонимының нигезендә авылга нигез салучылардан берсенең риваятьләргә кергән Балтач исеме ята. «Балтач» сүзе татар телендә «Балта» сүзеннән килеп чыккан дигән фараз бар (балта остасы, балтачы). Гербның төп фигурасы — алгы тәпиләрендә балта тоткан Аю, бу гербның төп фигурасы. Аю —урман хуҗасы, көч, ышаныч символы. Район гербында аю урман хуҗасы гына түгел, аллегорик рәвештә сакчыл, кайгыртучан хуҗаны һәм балта остасын тасвирлый. Гербта аю йорт сала, бу исә Балтач осталарының агач буенча танылган традицияләрен һәм сәнгатен күрсәтә.

«Кораллану» — традицион геральдик алым. Гербта аюның тырнаклары, тешләре һәм теле аю фигурасы белән бер төстә сүрәтләнүе районда яшәүчеләрнең тыныч ниятләренә басым ясый. Көмеш балта — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашуны символлаштыра. Гербтагы табигать тематикасы районның төп байлыкларының берсе — урманны күрсәтә. Шуңа күрә аю, урман хуҗасы буларак, район халкының үз табигатькә сак карашын саклау аллеясы да булып тора.

Район тормышында табигый байлыкларның зур әһәмияте гербның төсләр гаммасы белән ассызыкланган: Яшел төс —табигать, сәламәтлек, яшьлек һәм тормыш көче символы.

Зәңгәр төс — намус, зыялылык, рухият символы. Зәңгәр төс шулай ук табигать һәйкәлләре — Шушма елгасы һәм төбәкнең горурлыгы булган Каракүлне чагылдыра.

Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, акыл, хөрмәт символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советының һәм Россия геральдистлар берлегенең автор төркеме тарафыннан эшләнгән:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Григорий Бушканец (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]