Габделхәй Әхәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Габделхәй Əхәтов

Тулы исеме Габделхәй Хурам улы Əхәтов

Ğabdelxəy Huram uğlı Axatov

рус. Габдулхай Хурамович Ахатов
Һөнәре галим, тел белгече, җәмәгать эшлеклесе
Туу датасы 8 сентябрь 1927(1927-09-08)
Туу җире Иске Айман, ТАССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 25 ноябрь 1986(1986-11-25) (59 яшь)
Үлем җире Чаллы, ТАССР
Бүләк һәм премияләре Outstanding achievements labor.png VeteranLaborRibbon.png

Gold VDNH.jpg High School of the USSR.png Почетный знак "Ударник строительства КАМАЗА".JPG
Сайт http://www.akhatov.org (рус.)
Signature of Professor Gabdulkhay Akhatov.jpeg
Диалектологик карта № 3 - татар теленең диалектологик атласыннан (Г. Х. Әхәтов, 1965).
Профессор Г. Х. Әхәтов катнашында (сулда) галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләреннән торган төркем Муса Җәлилнең 70 еллык юбилее көнне шагыйрьнең гаиләсе белән очрашуда (уртада - шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә ханым кызы Чулпан һ.б. якыннары белән). Казан, М. Җәлилнең музей-йорты, 15.02.1976.
Татар  диалектологиясе буенча СССР югары уку йортлары министрлыгы тарафыннан расланган беренче рәсми дәреслек (1984). Дәреслек авторы - Г. Х. Әхәтов.

Габделхәй Хурам улы Əхәтов ( рус. Габдулхай Хурамович Ахатов ) (1927 елның 8 сентябре, Иске Айман, ТАССР1986 елның 25 ноябре, Чаллы, ТАССР) — күренекле татар галиме, тел белгече, лингвист-тюрколог, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы (1965), профессор (1970).

Профессор Г. Х. Әхәтов татар диалектологиясе, лексикологиясе һәм фразеологиясен нигезләүгә һәм үстерүгә зур өлеш кертте.

Совет Россиясенең күренекле фән эшлеклесе буларак, ул татарлар тыгыз урнашып яшәгән регионнарда дәүләт университетлары һәм институтларының филология факультетлары базасында татар теле һәм әдәбияты кафедраларын оештыруда башлап йөри. Шул ук вакытта, ул үзе дә төрле югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты кафедраларына 30 елдан артык җитәкчелек итә.

Аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, 26 яшендә Г. Әхәтов Тобольск дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасының беренче мөдире булып эшли башлый. 1958 елдан башлап, ул Башкорт дәүләт университетында да татар теле һәм әдәбияты кафедрасының беренче мөдире һәм аңа 27 ел дәвамында җитәкчелек итә. Аның тәкъдиме бeлән һәм СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (сонрак академигы) Кононов А.Н. теләктәшлеге ярдәмендә СССР Фәннәр академиясе Президиумы 1973 нче елда совет һәм чит илләр тюркологларының үзара фәнни хезмәттәшлеген үстерү максатында тюркологларның Совет комитетын оештырып җибәрә. Профессор Габделхәй Әхәтов бу комитетның эшен гомеренең ахырына кадәр, ягъни 20 елдан артык җанландырып тора.[1]

Габделхәй Хурам улы Әхәтов төрки тел белеменә, аның төрле фәнни мәктәпләренә – татар диалектологиясе һәм Казан фразеология мәктәпләренә нигез салучы классик галимнәрдән санала.

Себер татарлары сөйләшләренең фонетик үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнеп, ул, беренчеләрдән булып, җирле халык телендәге ц-лаштыру күренешенә игътибар итә һәм аны кыпчаклардан килә торган күренеш дип саный.Үзенең «Көнбатыш Себертатарлары диалекты» дигән фундаменталь классик хезмәтендә (1963) Г. Х. Әхәтов Төмән һәм Омск өлкәсендәге тубыл-иртыш татарларының территориаль таралышлары турында материаллар әзерли. Себер татарлары теленең фонетик системасын, лексик составын һәм грамматик төзелешен комплекслы өйрәнеп, галим бу телнең бер мөстәкыйль диалект булып, сөйләшләргә бүленмәве һәм борынгы төрки телләрнең берсе булуы турында нәтиҗә ясый.[2]

Профессор Г. Әхәтов, төрки телләрдә беренчеләрдән булып, татар теленең фразеологик әйтелмәләрен теоретик яктан системалы рәвештә тасвирлый. Ул - СССРда беренче булган «Татар теленең фразеологик сүзлеге»нең (1982) авторы.

Галим 200дән артык фәнни монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмалары, методик күрсәтмәләр, югары уку йортларының филология факультетлары студентлары өчен мәҗбүри булган укыту программалары авторы да.

Профессор Г. Әхәтов телләр өйрәнүдә зур сәләткә һәм ныклы хәтергә ия булган, һәм бу сыйфатлары аңа күп телләрне белергә мөмкинлек биргән: ул егермедән артык тел белгән. Галим көчле лектор һәм оратор буларак та дан казанган, конференцияләрдә һәм лекцияләрдә сокланырлык чыгышлар ясаган.

Диалектология, лексика һәм фразеология өлкәләренә караган, халыкара фәнни даирәләрдә билгеле һәм бәяле булган әһәмиятле фундаменталь фәнни хезмәтләреннән тыш, галимнең тел теориясенең гомуми мәсьәләләренә караган хезмәтләре дә бар. Мисал өчен, ул, тел белемендә беренчеләрдән булып, парлы сүзләрнең төп үзенчәлекләре турында фундаменталь фәнни хезмәт яза, инкарь итү күренешенең лингвистик табигатен төрле яклап ачыклый, төрки телләргә хас сүз парлашу күренеше закончалыкларын билгели.

Гомеренең соңгы елларында ул структур лингвистика мәсьәләләренә һәм халыкара ясалма тел формалаштыруда компьютер куллану мөмкинлекләрен өйрәнүгә зур игътибар бирә. Моннан чирек гасыр ук элек (1986), алга карап, галим дөнья телчеләрен компьютерлаштыруга кушылырга әйди.

Аның фәнни хезмәтләре телчеләрнең XIII Халыкара конгрессында (Токио, 1982) 1977-1981нче елларда дөньякүләм тел белемендәге иң яхшы хезмәтләр буларак билгеләп үтелә, Мактау кәгазьләре һәм дипломнары белән бүләкләнә.

Профессор Г. Әхәтов бертөркем университетларның филология белгечлекләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау советларына 10 елдан артык рәислек итә, эксперт төркемне җитәкли, Югары Аттестация Комиссиясе әгъзасы була. Аның төрле төбәкләрдән килгән күпсанлы аспирантлары һәм докторантлары була, 40тан артык филология фәннәре кандидаты һәм докторы әзерли.

Югары квалификацияле кадрлар әзерләүдәге һәм фән өлкәсендәге уңышлары өчен ул дәүләт бүләкләренә ия булган. Шулай ук, СССРның югары һәм махсус урта белем министрлыгының Мактау грамоталары һәм дипломнары белән, «СССРның югары белем бирү өлкәсендә күрсәткән уңышлары өчен» дигән почет билгесе белән бүләкләнгән (1982).[3]

Профессор Габделхәй Әхәтов Себер, Урта Азия һәм башка регионнарга лингвистик һәм диалектологик экспедициялэр оештыра
һәм аларга җитәкчелек итә.

1986нчы елның 25 ноябрендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә үлә.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү]

  • Г. Х. Әхәтов. «Җирле диалект шартларында ана телен укыту методикасы мәсьәләре». – Тобольск, 1958.
  • Г. Х. Әхәтов. «Себер татарлары теле. – 1 нче кисәк. Фонетик үзенчәлекләр». – Казан: ТКН, 1960
  • Г. Х. Əхәтов, Г.Х. Ахатов. «Диалект западносибирских татар». - Уфа, 1963.
  • Г.Х. Ахатов. «Местные диалекты — надежный источник для сравнительно-исторического изучения языков». —

Сб."Вопросы диалектологии тюркских языков". Баку, 1963.

  • Г.Х. Ахатов. «Лексико-фразеологические особенности восточного диалекта татарского языка». —

Сб."Материалы вузов Уральского экономического района. Языкознание". — Свердловск, 1963.

  • Г.Х. Ахатов. «Об ударении в языке сибирских татар». — Сб."Проблемы тюркологии и истории востоковедения".

Казань: изд-во КГУ, 1964.

  • Г.Х. Ахатов. «Диалекты западносибирских татар». Дисс. на соиск. учен. степени докт. филолог. наук. Ташкент, 1965.
  • Г. Х. Әхәтов. «Татар телендэ тошем килешнец бирелуе» // «Совет мәктәбе». - Казан, 1965. - № 1.
  • Г.Х. Ахатов. «Диалекты западносибирских татар». Дисс. на соиск. учен. степени докт. филолог. наук. - Ташкент, 1965.
  • Г.Х. Ахатов. «Языковые контакты народов Поволжья и Урала» (монография). Уфа, 1970.
  • Г.Х. Ахатов. «Фразеология» (монография). Уфа, 1972.
  • Г.Х. Ахатов. «Современный татарский язык» (программа для студентов вузов). Казань: изд-во Казанского госпединститута. 1974.
  • Г.Х. Ахатов. «Лексика современного татарского языка» (учебник для студентов вузов). Уфа, 1975.
  • Г.Х. Ахатов. «Татарская фразеология» (программа для студентов вузов). Уфа: изд-во БГУ, 1975.
  • Г.Х. Ахатов. «Диалект западносибирских татар в отношении к литературному языку». Уфа: изд-во БГУ, 1975.
  • Г.Х. Ахатов. «Использование диалектных данных для сравнительно-исторического изучения тюркских языков». —

Сб."Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР. Алма-Ата, 1976.

  • Г.Х. Ахатов. «Татарская диалектология. Диалект западно-сибирских татар» (учебник для студентов вузов). Уфа, 1977.
  • Г.Х. Ахатов. «Полисемантичные слова в татарском языке» (программа спецкурса для студентов вузов). Уфа, изд-во БГУ, 1977
  • Г. Х. Ахатов.«Татарская диалектология. - Уфа, 1977.
  • Г.Х. Ахатов. «Татарская диалектология. Cредний диалект». - Уфа, 1979.
  • Г.Х. Ахатов. «О составлении фразеологического словаря татарского языка» (монография). Уфа, 1979.
  • Г.Х. Ахатов. «Арский подговор заказанского говора татарского языка».-

Сб. ЧувГУ им. И. Н. Ульянова, Чебоксары, 1979.

  • Г.Х. Ахатов. Группы говоров татарского языка на территории Башкирской АССР // Языкознание. - М: 1980.
  • Г.Х. Ахатов. «Мишарский диалект татарского языка». - Уфа, 1980.
  • Г.Х. Ахатов. «Источники построения исторической диалектологии татарского языка». - Нальчик, 1981.
  • Г.Х. Ахатов. «Мензелинский говор татарского языка». - Чебоксары, 1981.
  • Г.Х. Ахатов. «Об основных признаках парных слов». // Ж. «Советское финно-угроведение». - Таллин, 1981, № 2.
  • Г.Х. Ахатов. «Диалекты и топонимия Поволжья». - Чебоксары: изд-во ЧувГУ им. И. Н. Ульянова. 1981.
  • Г. Х. Əхәтов. «Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге». - Казан, 1982.
  • Г. Х. Əхәтов. «Татар диалектологиясе». - Казан,1984.
  • Г.Х. Ахатов. «О природе двойного отрицания в тюркских языках кыпчакско-булгарской подгруппы».

 // Ж. «Советская тюркология». 1984, № 3.

  • Г.Х. Ахатов. «О законе спаривания слов в тюркских языках»//Turcologica. — М., 1987.
  • G.Achatow. «Unsere vielsprachige Welt»/NL - Berlin, 1986.
  • G.Achatow. «Linguistik im Bund mit Computer»/NL. - Berlin, 1986.
  • Г.Х. Əхәтов. «Татар теленең лексикасы». - Казан, 1995.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар һәм сылтамалар[үзгәртү]