Нократ елгасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нократ елгасы latin yazuında])
(Noqrat битеннән юнәлтелде)
Нократ елгасы
География
АТБ Удмуртия, Татарстан, Киров өлкәсе
Ил Россия
ДДӨБ 53,1 метр, 240 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 58°27'7.6"тн, 52°10'3.0"кнч, 55°35'26.9"тн, 51°29'46.0"кнч
РДСР 10010300212111100029744
Tarddiad Яр районы Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Чулман Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 129 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 1314 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 890 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Нократ (чир. Виче, удм. Ватка, рус. Вятка)  — Рәсәйнең Европа өлешендәге елга, Каманың уң кушылдыкларыннан иң зурысы.

Озынлыгы 1314 км, елга бассейны мәйданы 129 мең км².

Удмуртияның төньягында Югары Кама калкулыгында башлана, Мамадыш шәһәреннән 17 км түбәнрәк Кама елгасына коя. Нократка агу юнәлешен кискен үзгәртү хас (төньяктан көньяк-көнбатышка, аннары көньяк-көнчыгышка). Нократ  — гадәти үзән елгасы, нигездә сөзәк янтыклы киң үзәнлек буенча ага.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар суларыннан тора. Еллык уртача су чыгымы 890 м³/сек. Ноябрьның беренче яртысында туңа, боздан апрельның икенче яртысында ачыла.

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нократ сүзе татар теленә Новгород сүзен татарчалаштырудан кергән.

Елганың аталышы төрле, татар халкында аны "Нохрат" һәм "Нократ" исеме белән йөртәләр. "Нохрат" исеме елга һәм шәһәрчек исеме булып тора. "Нохрат" сүзе көмешне яки көмеш болгар акчасын аңлата дигән версияләр дә бар.

Гидрологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Су күләме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нократ сулары күбесе кар суыннан. Уртача еллык су агымы 890 м³/сек. Ноябрьнең беренче яртысында боз белән ката. Апрельның икенче яртысында боз катламыннан ачыла.