Габделхак Үмәркин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделхак Үмәркин latin yazuında])
(Абдулхак Умәркин битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Абдулхак Үмәркин
Abdulhak Umerkin.jpg
Туу датасы 31 гыйнвар 1917(1917-01-31)
Туу урыны Зөябаш, Барыш районы, Сембер губернасы, Русия
Үлем датасы 16 февраль 1982(1982-02-16) (65 яшь)
Үлем урыны Казан
Иялек 134-нче артиллерик полк < 172-нче дивизия < Приморск армиясе < Кавказ фронты
Гаскәр төре артиллерия
Дәрәҗә
Өлкән лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы (1942)

Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1946
[[commons:Category:Commons-logo.svg Abdulkhak Umerkin Викиҗентыкта|Абдулхак Үмәркин]] Викиҗыентыкта

Габделхак Үмәркин (рус. Умеркин Абдулхак Сагитович) — артиллерист, өлкән лейтенант, Советлар Берлеге Каһарманы (1942), Татарстанның атказанган укытучысы.

Үмәркин Габделхак Сәгыйть улы 1917 елның 31 гыйнварында хәзерге Сембер өлкәсе Барыш районы Зөябаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Татар милләтеннән. Унөч яшьтән абыйсында — Фирганә шәһәрендә яши, 1940 елда Сәмәрканд университетының химия факультетын тәмамлый.

1942 елның җәендә Севастопольны саклау сугышларында аеруча батырлык күрсәтә. Дошман көчләре Камышлы авылы янында Үмәркин батареясын чолгап алырга ниятлиләр. Тупчылар, батырларча сугышып, үз сафларын да, техниканы да саклап калалар. Севастопольга зур көч белән һөҗүм иткән дошман 7 июньдә Бәлбәк үзәнендәге Дуванкәй авылы янында Умәркин батареясын кысрыклый башлый. Тупчылар бу очракта да җиңеп чыгалар. 1942 елның 22 июнь санында «За Родину» газетасы алар батырлыгын мактап язып чыга. 1942 елның 20 июнь Указы белән Г.С.Үмәркинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Өлкән лейтенант Г.Үмәркин 1946 елда отставкага чыга, Казанга кайтып төпләнә, озак еллар 116 нчы мәктәптә укыта. Татарстанның атказанган укытучысы. Ул Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

1982 елның 16 февралендә вафат. Кабере Казанның Яңа бистә зиратында.

Мәктәптә аның кечкенә музее оештырылган, мәктәп каршында бюсты куелган.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]