Арча милли аяк киеме фабрикасы
Элеккеге исемнәр |
Тукай исемендәге артель «Труд» артеле |
---|---|
Төр |
артель, фабрика, ҖБ, АҖ |
Сәнәгать тармагы | җиңел сәнәгать |
Нигезләнгән | 1929 ел |
Штаб-фатир | 422000 РФ, ТР, Арча районы, Арча шәһәре, Мостовая ур., 5 |
Продукциясе |
милли аяк киеме |
Хезмәткәрләр саны |
750 (1929) 1600 (1972)[1] |
Арча милли аяк киеме фабрикасы (рус. Арская фабрика национальной обуви, ингл. Arsk national footwear factory) ― 2006 елга кадәр Татарстанның Арча бистәсендә (2008 елдан шәһәр) эшләгән милли аяк киеме (чигелгән читекләр һәм чүәкләр) җитештерүче җиңел сәнәгать предприятиесе. 1972 елның мартыннан исеме ― Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе, 1993 елдан ― «Милли аяк киеме» ААҖ. 2006 ел ахырында ААҖ үз эшчәнлеген туктата[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Арча милли аяк киеме фабрикасы тарихы Казан губернасы (Татарстанның хәзерге Арча районы) Колачы авылыннан башлана[1], әлеге авыл халкының бу һөнәргә өйрәнүе XIX гасырга барып тоташа. 1885 елда авылдан эш эзләп Казан шәһәренә килгән бертуган Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннарга читек тегү белән шөгыльләнгән Солтан бай эш тәкъдим итә. Гайнуллиннар авыр һөнәргә өйрәнә башлаган, аларга хезмәт хакы түләнмәгән, бары тик кием һәм ризык белән генә тәэмин ителгәннәр. Ике елдан соң алар татар милли аяк киеме ясау һөнәрен тулысынча үзләштерәләр һәм туган авылларына кайтып, авыл яшьләренә Казанда аларны эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә тәкъдим итәләр. Күпләр яхшырак тормыш эзләп шәһәргә китә. Шулай итеп, 1925 елга кадәр Колачы авылында яшәүче дистәләгән кеше Казанда милли аяк киеме җитештерүдә эшләгән. Казанда читеккә ихтыяҗ кими башлагач, авыл кешеләре, Казан артельләренең заказларын үтәп, үз йортларында эшли башлыйлар[2].
Яшь Совет дәүләте халык сәнгате кәсепләрен үстерүне дә кичектергесез бурычлар санына кертә. Бу мәсьәлә партиянең VIII съездында карала, Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты (БҮБК) «Кәсепчелек сәнәгатенә ярдәм итү чаралары турында» Декрет кабул итә. 1919 елда халык осталары һәм рәссамнарының беренче съезды үткәрелә. Алар илнең сәнгать кәсепләрен яңа (кооператив) нигездә торгызу һәм оештыру өчен нигез әзерлиләр[2].
1920 елның 28 сентябрендә Казанда Көнчыгыш халыклары мәдәнияте күргәзмәсе үткәрелә. Татар бүлеге экспонатлары арасында мозаикалы аяк киеме үрнәкләре дә тәкъдим ителә. 1923 елда татар читекләре Мәскәүдә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы һөнәрчелек-сәнәгать күргәзмәсендә күрсәтелә. Күргәзмәгә куелган читекләр Арча районында сатып алынган булган. 1925 елда читекләр башка чигелгән күн әйберләре белән бергә Парижга ярминкәгә җибәрелә[2].
1929 елда Таткустпромкредсоюз барлык итекчеләрне кооператив артельләргә берләштерә. Биш артель Казанда, алтынчысы Арча районында булдырыла[1]. 1929 елда Татпромсовет каршындагы Кожвалсоюз Колачы авылында артель ачарга карар итә, чөнки Колачыда әлеге һөнәрне белүчеләр бик күп була. Ләкин авылда артель өчен яраклы бина булмавы, ә күрше Мүлмә авылында кулланылмый торган хәрби казарма бинасы барлыгы ачыклана. Шуңа күрә артель Мүлмә авылында ачыла, аңа «Тукай» исеме бирелә. Колачыдан 120 кеше көн саен биш километр ераклыкта урнашкан артельгә эшкә йөри һәм башка авыллардан (Урта Аты, Өтнә, Урта Сәрдә, Дөбъяз) килгән эшчеләрне өйрәтә. Бу артель Казан арты читекчеләренең беренче берләшмәсе була. 750 кеше эш белән тәэмин ителә[2].
Бизәкле чигелгән аяк киемнәре Франция, Англия, Италия, Германия, Бельгия һәм Америка шәһәрләренә җибәрелә. 1930-еллар башында артель чыгарган аяк киеменең яртысы (150 мең пар), тора-бара 80 % ы алтынга алмашка чит илгә экспортка китә. 1931 елда 617 мең сумлык продукция чыгарыла. Товарны күннән ясаганнар һәм төрле төстәге ефәк җепләр белән чиккәннәр. Читекнең кул белән чигелгән булуына шәхсән инаныр өчен, 1933 елда Германиядән агент килә[2].
Индира Гандига читек, Надежда Крупскаяга туфли бүләк иткәннәр. Н. Крупская бүләк өчен рәхмәт хаты җибәрә. Сталинга бүләккә күн мозаикадан 3,20 х 2,18 панно эшләнгән.
XX гасырның 30нчы елларыннан соң читек җитештерү әкренләп кими. Сан артыннан куып, товарның сыйфаты төшә башлый һәм әкренләп экспорт туктатыла[2].
«Хезмәт» артеле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1941 елның башында эре артельләрне бүлү башлана. Тукай исемендәге артельгә (Мүлмәгә) эшкә йөргән Колачы кешеләренең күпчелеге үз авылларында артель ачуны сорап, Татпромсоветка мөрәҗәгать итә. Бу үтенеч канәгатьләндерелә һәм Казаннан әлеге мәсьәләне карарга комиссия килә[2].
1941 елның 10 мартында Колачы авылында мөстәкыйль «Труд» артеле оештырыла[3]. Артельнең беренче директоры итеп Баки Галләмов билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, артельдә эшләргә бары тик хатын-кызлар һәм яшүсмерләр генә кала. 1941-1945 елларда алар һәм фронттан яраланып кайткан солдатлар госпитальләр өчен гади чәпелдек (тапочки) тегәләр, солдат итекләрен ямыйлар, фронт һәм госпитальләр өчен аяк киеме, ат дирбиясе ясыйлар. Сугыштан соң читекләр җитештерү өчен чимал булмаган вакытта, материядән чигелгән башмак җитештерү белән шөгыльләнгәннәр. Хром җитештерүне җайга салгач, читек тегүгә әйләнеп кайталар[2].
1945 елда фабрика Азия аяк киеме ясый башлый, фабрикага яшьләр килә, параллель рәвештә яшьләрне һөнәрләргә өйрәтү алып барыла. Яшьләр бригадалары оештырыла, чөнки эшчеләрнең 85 % ын яшьләр тәшкил итә. Цехлар һәм бригадалар арасында социалистик ярыш оештырыла. 1946 елда яхшы эшләгән өчен «Труд» артеленә ТАССР Министрлар Советының һәм ВКП(б) өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла[2].
1951 елда җитештерүгә җиңел брезент һәм фитрлы аяк киеме кертелә. 1952 елда артель җитәкчесе итеп Гатаулла Хәбибуллин билгеләнә, ул 1960 елга кадәр эшли, «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соңгы беренче биш ел дәвамында күн дефицит чимал була. Солдат баш киемен (пилоткаларын) сүтеп, буяп, хатын-кызлар өчен җиңел аяк киеме тегәләр. 1950 елдан җитештерүдә күн, аның белән бергә мозаикалы аяк киеме өчен беренче кечкенә заказлар да барлыкка килә. 1958 елда җитештерү киңәйтелә: күрше авылларда тегү, чигү, аяк киеме ясау цехлары ачыла, артель яңа аяк киеме чыгара башлый һәм аяк киеме ремонтлауның ике ноктасы ачыла. Яңа продукция ассортименты: ир-атлар өчен күн итекләр, хром итекләр һәм ботинкалар, хатын-кызлар өчен чүәкләр һәм итекләр, спорт аяк киеме һәм ир-атлар, хатын-кызлар, мәктәп укучылары һәм кечкенә балалар өчен милли аяк киеме. Артель продукциясен илнең башка төбәкләренә җибәрәләр, бары тик 25-30 % ы гына районның сәүдә челтәрләрендә сатыла[2]. Артельдә «Спартак» оборона-спорт оешмасы һәм үзенең ярдәмче хуҗалыгы оештырыла.
Милли аяк киеме фабрикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960 елда артель фабрика статусын ала. 1961 елда кәсепчелек артельләре дәүләт учреждениеләренә әверелә, әмма җитештерүгә автоматика кертелми, эш нигездә кул белән башкарыла, чөнки моңа аяк киеме ясауның үзенчәлеге мөмкинлек бирми.
1961 елда Мүлмә, 1962 елда Дөбъяз фабрикалары Арча районы милли аяк киеме фабрикасына кушыла. Ассортимент киңәйтелә, яңа аяк киеме тегү белән беррәттән аяк киеме ремонтлау белән дә шөгыльләнәләр. Продукциянең атамалары: ир-атлар өен күн итекләр, хромнан итекләр, ярымботинкалар һәм туфлиләр, тукымадан ярымботинкалар, туфлиләр, чүәкләр һәм катнаш аяк киеме, балалар өчен мәктәп аяк киеме һ.б. 1967 елда фабрикада 200 меңнән артык пар аяк киеме җитештерелгән.
1964 елда ТАССР җирле сәнәгать министры итеп Николай Хәлим улы Козлов (1924―1985) билгеләнә. Ул фабрика эше белән бик кызыксына, аны киңәйтү турында уйлый: үзе фабрикага килә, авыллар буенча барлык цехларны әйләнеп чыга. Министрның фабрикага икенче визиты кыш көне оештырыла, аны атлар белән Казан юлында каршы алалар, чөнки кыш көне авылга машина белән керү мөмкин булмый. Мондый шартларда фабриканы киңәйтү турында сүз дә була алмый, бу хәл (авылда юл булмау) фабриканың киләчәк язмышын хәл итә[2].
Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1972 елда фабрика Арча бистәсенә күчерелә[4]. 1972 елның мартыннан фабрика Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе статусын ала һәм районның иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсенә әверелә. 1966―1983 елларда фабриканы В. Уваев җитәкләгән.
Арча станциясендә фабрика бинасы төзү өчен участок бүлеп бирелә һәм 1972 елда ук фабрика яңа бинага күчә һәм тулы куәтенә ике сменада эшли башлый.
1971―1975 елларда җитештерү мәйданнарын үстерүгә генә 500 мең сум акча тотыла. Бу елларда җитештерү 2 тапкыр, ә җитештерү фондлары 3 тапкыр үсә. 1970 елда 365 мең, 1975 елда 743 мең пар аяк киеме җитештерелгән, ә сату күләме бу елларда 2 077 000 сумнан 4 100 000 сумга кадәр үскән.
1970-еллар ахырында фабрикада филиаллары белән бергә 1200 кеше эшләгән: Арчада 1000 кеше, Колачы, Сөрде, Утар-Аты, Субаш Аты, Дөбъяз, Өнсә, Каенсар авылларындагы филиалларда 200 кеше. Барлык цехлар (чигүдән тыш) ике сменада эшләгән. Яңа модельләр уйлап табучы эксперименталь цех эшләгән. Эш конвейер тәртибендә оештырылган, тәүлек эчендә төрле модификациядәге 550–570 пар аяк киеме чыгарылган. Продукциянең сыйфатына игътибар бирелә. Аны арттыру максатыннан һәр атна сыйфат көннәре, һәр ай саен осталар көннәре һәм цехлар арасында социалистик ярыш оештырыла. Берләшмәдә шактый үзгәрешләр була: җитештерүчәнлек арта, сыйфат яхшыра, эшчеләр өчен уңайлыклар тудырыла, ассортимент киңәйтелә. Яңа модельләрнең берсе ― өйдә кия торган резина табанлы аяк киеме. Бер сменада фабрика 400 пар өй аяк киеме чыгара. Гараж, склад төзелә, балалар бакчасы өчен нигез салына һәм фабриканың яңа корпусы планлаштырыла.
1980 елда Лейпцигта халыкара ярминкәдә Арча берләшмәсе продукциясенә алтын медаль бирелгән. 1981 елга ассортиментта 24 төрдә аяк киеме булган. 1980-елларда берләшмә ел саен миллионга якын пар аяк киеме чыгара, дистәләгән яңа модельләр, шул исәптән спорт аяк киеме дә үзләштерелә. Коллективның 1000 кешесеннән 90 % ы хатын-кызлар тәшкил итә, яшьләр дә күп була. Чигелгән татар түбәтәйләренә сорау арткан. Фабрика продукциясе Татарстан кибетләренә генә түгел, Мәскәүгә, Урта Азия республикаларына, РСФСРның Чиләбе, Төмән өлкәләренә дә җибәрелә. Сәнәгать продукциясе чыгару белән беррәттән, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә дә тиешле игътибар бирелә. 1980-елларда социаль әһәмияттәге түбәндәге объектлар төзелә: ике балалар бакчасы, тулай торак, чигү цехы, фатирлар, ашханә ачыла, эшчеләрне транспорт белән китерү оештырыла. 1983 елда фабрика директоры итеп М. Х. Хәкимов билгеләнә[2].
«Милли аяк киеме» ААҖ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1993 елда Арчаның милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе «Милли аяк киеме» ААҖ итеп үзгәртелә, аның төп эшчәнлеге милли аяк киеме, түбәтәй, халык куллануы товарлары һәм сувенирлар тегү була.
1990-еллар башында милли аяк киеме җитештерү базар икътисады шартларына яраклаша алмый. СССР таркалганнан соң СЭВ[d] җимерелә, шуңа бәйле рәвештә җитештерү өчен чимал китерү чылбыры бозыла. Әгәр элек Үзбәкстаннан мулине, Әрмәнстаннан һәм Казакъстаннан натураль күн, Белоруссиядән һәм Балтыйк буе илләреннән җилем (клей) җибәрсәләр, хәзер икътисади мөнәсәбәтләрне яңадан төзергә кирәк була. «Милли аяк киеме» ААҖ финанс, икътисади кыенлыклары кичерә, товарларга ихтыяҗ кими, чимал белән тәэмин итүдә проблемалар барлыкка килә. 2000 елда фабрика «банкрот» дип игълан ителә. «Милли аяк киеме» ААҖ 2006 елның 12 декабрендә ябылган[5]. Бинасы торак йорт итеп реконструкцияләнә, 1,5 мең кеше эшсез кала. XXI гасыр башында читек тегүче аерым һөнәрчеләр генә кала. Әлеге фабриканың элекке модельер-конструкторы Айрат Солтанов, башта гараж бинасын, аннары тимер юл кибете бинасын арендалап, кечкенә цех ача, фабрикадан кирәкле җиһазлар сатып ала, 20 кешелек коллектив туплый һәм эшен дәвам итә[1].
Предприятие җитәкчеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В.С. Уваев (1972―1977),
- М. Х. Хәкимов (1977―1986),
- И. Х. Гайнетдинов (1986―1997)[6],
- Х. Р. Хәлилов, конкурс идарәчесе (2006 елда) [7].
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Предприятиенең барлыкка килү тарихы «Казан арты» тарихи-этнографик музеенда тупланган[8].
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Софья Кузьминых, фабрикада рәссам-модельер булып эшләгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Гульсина Зиннатова. Арские ичижники. 2021 елның 14 май көнендә архивланган. Арский муниципальный район, 23.04.2021
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 Ризванова К. Фабрика национальной обуви ― гордость Арска. nsportal.ru, 2017(рус.)
- ↑ Клачи. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Арская фабрика национальной обуви 2022, Арский район. culture.ru(рус.)
- ↑ Национальная обувь. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Милли аяк киеме. Татар онлайн энциклопедиясе
- ↑ ООО Арская фабрика национальной обуви. audit-it.ru(рус.)
- ↑ Миляуша Кашафетдинова. Бай Хайруллин и Мира Рахмат снимают фильм о татарских ичигах. «Реальное время», 14.03.2023(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Низамутдинов К, Халиуллин И. История Арского края. Казань, 1996;
- Саттарова Л. Казанская узорная кожа. Москва, 2004;
- Н. Г. Габдрахманов. Авылымның йөзек кашы сәхтиян читекләре. К., 2016.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ризванова К. Фабрика национальной обуви ― гордость Арска. nsportal.ru, 2017(рус.)
- Национальная обувь. Татарская энциклопедия TATARICA
- Мин Арча баласы. Фабрика Национальной обуви, город Арск. YouTube, 3:21