Олы Әтнә вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Әтнә вулысы latin yazuında])
(Олы Әтнә волосте битеннән юнәлтелде)


Олы Әтнә вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Олы Әтнә

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

16 350 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Олы Әтнә (Әтнә) вулысы, харита

Олы Әтнә вулысы (рус. Больше-Атнинская волость), 1924 елдан соң Әтнә вулысы (рус. Атнинская волость) — 1860-еллардан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньякка 55 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Олы Әтнә авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Әтнә вулысы (1914 ел)
Статистика, 1908 ел.

Олы Әтнә вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең икенче стан составында барлыкка килә.[2]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Олы Әтнә вулысы Олы Мәңгәр, Яңа Кишет, Мүлмә, Алат, Чар өязенең Кышклау, Күлле Киме вулыслары белән чиктәш булган.[3]

1924 елда, төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Олы Мәңгәр вулысы исәбенә зурайтыла һәм исеме Әтнә вулысы дип үзгәртелә.[4]

1930 елда Әтнә вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Әтнә районына кушыла.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда Олы Әтнә вулысында 13 община, 12 торак пункты (Олы Әтнә, Иске Мәңгәр, Мәрҗән һ.б.) һәм 1423 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 57,9 км², сөрү җирләре 148,6 км² тәшкил иткән.[5]

1890 елда вулыста 13 торак пункты һәм 2012 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 217,4 км² тәшкил иткән.[6]

1897 елда вулыста 13 торак пункты,[7] 1914 елда 21 торак пункты, 2649 йорт хуҗалыгы булган.[8] 1926 елның 1 гыйнварында вулыста 15 авыл җирлеге, 17 торак пункты һәм 3639 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 223 км² тәшкил иткән.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 1885 1890 1897 1914 1926
10915 11595 12459 13168 15622 16350

1883 елда халык саны 10915 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5481 җан, хатын-кызлар — 5434.[5]

1885 елда халык саны 11595 кеше тәшкил иткән.[9]

1890 елда халык саны 12459 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6461 җан, хатын-кызлар — 5998.[6]

1897 елда халык саны 13168 кеше тәшкил иткән.[7]

1914 елда халык саны 15622 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 7980 җан, хатын-кызлар — 7642.[8]

1926 елда вулыста 16350 кеше яшәгән.[1] Төп милләтләр: татарлар, руслар.[10]

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елда 3639 йортта 1969 ат, 6191 сарык, 185 кәҗә, 61 дуңгыз һәм 2548 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 20052 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[8]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. –
  7. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 [1]
  2. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  4. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  5. 5,0 5,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  6. 6,0 6,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  7. 7,0 7,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  8. 8,0 8,1 8,2 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  9. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  10. Сборник декретов, постановлений, важнейших циркуляров и других материалов в области реализации татарского языка