Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге latin yazuında])
Татарстан
Театр эшлеклеләре
берлеге
Тип

иҗтимагый оешма

Нигезләү елы

1939 ел

Урнашуы

420012, Татарстан, Казан, Щапов урамы, 37

Төп фигуралар

Фәрит Бикчәнтәев,
2011 елдан берлек рәисе

Әгъзалар саны

~600

Веб-сайт

stdtatar.ru

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге (рус. Союз театральных деятелей Республики Татарстан) ― республика иҗтимагый оешмасы, Татарстанның театр эшлеклеләре иҗади һөнәри берләшмәсе, «Россия театр әһелләре берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе (рус. Татарстанское региональное отделение Общероссийской общественной организации «Союз театральных деятелей России»)[1].

Татарстанда 20 дәүләт һәм шәһәр театры эшли. Татарстан Республикасының театр эшлеклеләре берлеге 600 дән артык театр эшлеклесен берләштерә[2]

Яңа әгъзалар Россия театр әһелләре берлеге аша кабул ителә. 2011 елдан берлекне Фәрит Бикчәнтәев җитәкли [3][4].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936―1938 елларда Бөтенроссия театр җәмгыяте (рус. Всероссийское театральное общество, ВТО; 1933 елга кадәр Рус театр җәмгыяте, рус. Русское театральное общество) җирле бүлекчәләре (җитмештән артык), шул исәптән Татарстан бүлекчәсе оештырыла. Бөтенроссия театр җәмгыяте театр сәнгатен үстерүгә актив ярдәм итә, РСФСР һәм союздаш республикалар театрлары тәҗрибәсен өйрәнә һәм фәнни яктан гомумиләштерә, чит ил оешмалары белән иҗади элемтәләр урнаштыра, театр эшлеклеләренең, үзешчән театр коллективларының һөнәри осталыгын арттырырга ярдәм итә, авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтүне оештыра.

1986 елның 30 октябрендә Бөтенроссия театр җәмгыятенең XV съезды тарафыннан Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге[d] (рус. СТД РФ) оештырыла[5], ул Бөтенроссия театр җәмгыятенең, аның традицияләренең дәвамчысы була. Россия Театр эшлеклеләре берлегенең бөтен эше территориаль билге буенча оештырылган. Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге ― аның иң эре бүлекчәләренең берсе[6].

1939 елда Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе оештырыла[7]. Башта анда республиканың ике төп драма театрының — рус һәм татар театрларының 51 хезмәткәре генә исәптә тора. Бүлекчәне ул вакытта Казан Зур драма театры артисты Дмитрий Рафаил улы Любин җитәкли. Баштан ук бүлекчәнең бурычлары билгеләнгән: актерларның, режиссерларның осталык дәрәҗәсен күтәрү, һәр театрда иҗади коллективның яшь алмашын тәрбияләү, үзешчән театрларны үстерү һәм тамашачылар белән эшләү, театр хезмәткәрләренә матди ярдәм итү һәм аларга ял итү өчен шартлар тудыру.

Бөек Ватан сугышы елларында театрлар, кыенлыкларга карамастан, үз эшен дәвам итә. Бүлекчә актерларга матди ярдәм күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшли, ул шулай ук күчмә фронт бригадаларын оештыру үзәгенә әверелә.

1988 елның 24 октябрендә Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе Татарстан театр эшлеклеләре берлеге итеп үзгәртелә.

2023 елның мартында оешма исеме «Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге (Бөтенроссия театр җәмгыяте)» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе ― Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге» итеп үзгәртелә[8].

Берлек рәисләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Премия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елдан Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр сәнгате өлкәсендә республика премиясен гамәлгә куйган.

Татарстан Республикасы театрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История. Союз театральных деятелей Республики Татарстан
  2. Татарстан театрлары. belem.ru
  3. Фәрит Бикчәнтәев янәдән Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайланды. БТК, 20.02.2016
  4. Язучы Зиннур Хөснияр Театр әһелләре берлегенә кабул ителде. Татар-информ, 13.11.2017
  5. Официальный сайт Союза театральных деятелей Российской Федерации
  6. Фәрит Бикчәнтәев Театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп яңа 5-еллык срокка сайланды. Театр Камала Вконтакте, 8.02.2021
  7. Казанда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең V корылтае узачак. Татар-информ
  8. Союз театральных деятелей Республики Татарстан
  9. База отдыха «Актер». Союз театральных деятелей Республики Татарстан
  10. Председатели Союза. Союз театральных деятелей Республики Татарстан
  11. Театры Республики Татарстан. Союз театральных деятелей Республики Татарстан(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]