Уртак төрки әлифба

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уртак төрки әлифба latin yazuında])
Уртак төрки әлифба
Әсәр яки аның атамасы теле төрки телләр

Урта́к төрки́ әлифба (төр. Ortak Türk Alfabesi) — барлык төрки телләр өчен бердәм латин әлифбасы проекты.

Уртак төрки әлифба
A Ä B C Ç D E F G Ğ H I İ J K L M N Ñ O Ö P Q R S Ş T U Ü V W X Y Z
a ä b c ç d e f g ğ h ı i j k l m n ñ o ö p q r s ş t u ü v w x y z
  • Озын хәрефләр: Â, Ê, Î, Ô, Û.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ таркалудан соң төрки телле республикаларда пантюркизм идеяләре яңадан популярлык ала; нәтиҗәдә латин әлифбасын торгызу өчен хәрәкәт барлыкка килә.

1991 елның ноябрендә әлифбаларны бердәй итү максаты белән Төркия инициативасы буенча бердәм төрки әлифба хәзерләү буенча Стамбулда халыкара фәнни симпозиум үткәрелә. Нәтиҗәдә 34 хәрефтән торган әлифба кабул ителә, шул исәптән 29 хәреф төрек әлифбасыннан алына.

Беренчеләрдән булып бу әлифбаны 1991 елның декабрендә Азәрбайҗан кабул итә, 1993 елда аны Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан кабул итәләр. 1993 елда Әнкарада үткән конференциядә Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан вәкилләре яңа әлифбага күчү турында рәсми рәвештә игълан итәләр. Бу конференциядә Ä хәрефе Ə хәрефенә алыштырыла[1]. Әмма 1992 елда ук Азәрбайҗан үз әлифбасын бераз үзгәртә (Ä хәрефе Ə белән алыштырыла), ә 1995 елда Үзбәкстан 1993 елда кабул иткән әлифбадан баш тарта һәм стандарт латиница нигезендәге әлифба кабул итә; шул ук версия каракалпак теле өчен кабул ителә. Төрекмәнстан үз латин әлифбасын 1995 елда кабу итә, ләкин ул уртак төрки әлифбадан берничә хәреф белән аерыла.

Нәтиҗәдә уртак төрки әлифбаны азәрбайҗан (бер хәрефен үзгәртеп), гагауз (1996), һәм кырымтатар (1992, рәсми рәвештә 1997 елдан) телләре генә кулланалар.

2012 елның 24 декабреннән Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны буенча татар теле өчен уртак төрки әлифба нигезендә латин әлифбасын куллану рәсми рәвештә рөхсәт ителә.

Әлифба[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрки телләре - Хәрефләр
Латин A Ă Ä Ë E B C Ç J D F G Ğ Ģ H X I İ K Ķ Q L M N Ņ Ň O Ö P R S Š Ş Ț T U Ü V W Y Z Ž
Татар A - Ä - E B C Ç J D - F G Ğ - H - X I İ K - Q L - M N - Ñ O Ö P R S - Ş - T U Ü V W Y Z -
Әзери A - Ə - E B C Ç J D - F G Ğ - H - X I İ K - Q L - M N - - O Ö P R S - Ş - T U Ü V - Y Z -
Төрек A - - - E B C Ç J D - F G Ğ - H - - I İ K - - L - M N - - O Ö P R S - Ş - T U Ü V - Y Z -
Гарәп

أ

ع

ء

ء

أ

ب

ج

چ

ژ

د

ڏ

ف

گ

ݝ

غ

ه

ح

خ

إ

إ

ك

ٯ

ق

ل

ڵ

م

ن

ڠ

ڭ

ۆ

ۆ

پ

ر

س

ث

ش

ڞ

ت

ٱ

ٱ

ۋ

و

ي

ز

ذ

Кирилл А Ӑ Ә Є Е Б Җ Ч Ж Д Ӡ Ф Г Ғ Ӷ Һ Ҳ Х Ы И К Қ Ҡ Л Љ М Н Ң Њ О Ө П Р С Ҫ Ш Ц Т У Ү В Ў Й З Ҙ
1. Ää=Əə=Эə 2. Č=J 3. Š=Ť һәм Ž=Ď 4. Ț=T+S һәм Ḑ=D+Z 5. Ṡ= ص һәм Ḋ= ض 6. Ṫ= ط һәм Ż= ظ
7. Озын: Â, Ê, Î, Ô, Û. 8. Йомшак: Ă, Ĕ, Ĭ, Ŏ, Ŭ. 9. Нечкә: (ˋ) - Тартык Хәрефләр
  • Š=Ť һәм Ž=Ď.
  • Ķķ=Ⱪⱪ һәм Ḩḩ=Ⱨⱨ.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. З. Закиев, Тюрко-татарское письмо, 2005, 98 нче бит: Здесь вместо умляутный буквы ä была узаконена буква ә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Х.Курбатов “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы”.
  • Heinz F. Wendt: Fischer Lexikon Sprachen, 1961 (ISBN 3-596-24561-3)
  • Bilal N. Şimşir: Türk Yazi Devrimi, Ankara 1992, S. 119
  • Helmut Glück (Hrsg.): Metzler Lexikon Sprache, 2005 [S. 417] (ISBN 3-476-02056-8)
  • Zentrum für Türkeistudien, Essen: Aktuelle Situation in den Turkrepubliken – Innenpolitik, Sicherheitspolitik, Wirtschaft, Umwelt, Bevölkerung (Working Paper 14, 1994)
  • FSP Entwicklungssoziologie, Bielefeld: Formen der Transvergesellschaftung als gegenläufige Prozesse zur Nationsbildung in Usbekistan (Working Paper 334, 2000)
  • Der Fischer Welt Almanach '94 – Zahlen, Daten, Fakten, 1993 (S. 846)
  • Mehmet Tütüncü: Alphabets for the turkic languages
  • Herbert W. Duda: Die neue türkische Lateinschrift. I. Historisches. In: Orientalistische Literaturzeitung 1929, Spalten 441–453. – II. Linguistisches. In: Orientalistische Literaturzeitung 1930, Spalten 399–413.
  • F.H. Weißbach: Die türkische Lateinschrift. In: Archiv für Schreib- und Buchwesen 1930, S. 125–138.
  • Yakovlev N.F. "Development and succeeding problems in Latinizing alphabets", No 2, 1936, pp. 25–38 (In Russian) Н.Ф. Революция и письменность, № 2, 1936, стр. 25–38 2005 елның 18 апрель көнендә архивланган.
  • Луначарский. Латинизация русской письменности
  • Статья «Новый алфавит» в Литературной энциклопедии
  • G.A Gaydarci, E.K Koltsa, L.A.Pokrovskaya B.P.Tukan, Gagauz Türkçesinin Sözlüğü, TC Kültür Bakanlığı Yayınları
  • Nevzat Özkan, Gagauz Destanları, Türk Dil Kurumu Yayınları
  • Prof. Dr. Mustafa Argunşah-Âdem Terzi-Abdullah Durkun, Gagauz Türkçesi Araştırmaları Bilgi Şöleni, Türk Dil Kurumu Yayınları
  • Gagauzum Bucaktır Yerim, Tatura Anamut Ocak Yayınları
  • Nevzat Özkan, Gagavuz Türkçesi Grameri, Türk Dil Kurumu Yayınları, 1996
  • Jaŋalif/Яңалиф". Tatar Encyclopedia. (2002). Kazan: Tatarstan Republic Academy of Sciences Institution of the Tatar Encyclopaedia
  • Закиев. Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы. Москва, "Инсан", 2005

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагызрга[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]