Эчтәлеккә күчү

Әнгам Атнабаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнгам Атнабаев latin yazuında])
(Atnabayev Änğam битеннән юнәлтелде)
Әнгам Атнабаев
Туган телдә исем Әнгам Касыйм улы Атнабаев
Туган 23 февраль 1928(1928-02-23) (96 яшь)
Күрдем, Тәтешле районы
Үлгән 13 октябрь 1999(1999-10-13)[1] (71 яшь)
Башкортстан, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шагыйрь, язучы
Җефет Сәвия
Балалар Азамат, Салават
Ата-ана
  • Касыйм (әти)
  • Мәрзия (әни)

Әнгам Атнабаев — татар шагыйре, драматург, Башкортстанның халык шагыйре (1997). Әсәрләрен тик татар телендә язган. Шуңа да карамастан, үзе исән чагында китапларын башкортча гына чыгарта алган.

Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә хәзерге Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы — Касыйм Дәүләтхуҗа улы, авылда колхоз, артель оештыручы, анасы — Мәрзия Шәрифулла кызы, күрше авылы Боргынбаштан.

Касыйм, 1941 елда үз теләге белән гаскәр хезмәтенә китә, сугыш яланында ятып кала. Мәрзия кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була.

Әнгам Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларында әдәби түгәрәк оештыра, анда Күрдемнән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да аз-маз шигырь яза белүче егетләр, шул исәптән, Яңавыл районының Ямады авылыннан бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар да йөри. Түгәрәк әгъзалары хәтта “Яшь иҗатчы” дигән әдәби кулъязма журнал да чыгара.

Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә. Бераз укыгач, туган ягына кайтып китә. Башта туган авылының 7-еллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Аннары РОНО бүлеге аны 10-еллык Аксәет авылы мәктәбенә татар телен укытырга җибәрә. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны Һади Такташка охшата.

1951 елда Ә.Атнабаев Уфага килеп, республика татар гәзите «Кызыл таң» редакциясенә эшкә урнаша. Тәрҗемәче, аннары корреспондент, аннары бүлек мөдире булып эшли. Гәзиттә эшләгәндә, аның шигъри сәләте киң даирәләрдә таныла. 1954 елда ул Язучылар берлегенә алына. “Кызыл таң” редакциясе каршында әдәби түгәрәк алып бара. Түгәрәктә «Кызыл таңчылар да, институтлар студентлары да, яшь шагыйрьләр дә катнашалар. Иҗади эшкә, драматургия белән шигърияткә бүленә-бүленә, Ә.Атнабаев гәзиттә 1968 елга кадәр эшли.

1977-89 елларда республиканың «Һәнәк» сатира журналында мөхәрир урынбасары була.

1995 елда «Кызыл таң»чылар башлаган инициатива белән 1997 елның 26 июнендә Әнгам Касыйм улы Атнабаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелә.

Ә.Атнабаев 1999 елның көзендә вафат була. Кабере Уфаның мөселман зиратында.

Әнгам Атнабаевның беренче шигыре 1943 елның августында район гәзите “Җитәкче”дә (хәзерге Тәтешле хәбәрләре) басыла.[2] Аңа бу вакытта унбиш яшь була.

1958 елда Әнгам Атнабаевның «Йөрәк белән сөйләшү» дигән беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының дистәләгән китаплары бер-бер артлы чыгып кына тора.

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми. Уфа дәүләт «Нур» татар театры 80 еллык юбилеена туры китереп, Әнгам Атнабаевның «Игезәкләр» пьесасын сәхнәгә куйды.

Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. Үзенчә бер каһарманлык билгесе булды бу[3]. 1971 яки 1972 елда бер төркем татар әдипләре — Әнгам Атнабаев, Динис Исламов, Әсгать Мирзаһитов, Нәҗип Асанбаев, Башкортстан өлкә комитеты җитәкчесе Зыя Нуриев янына кереп, республикада татар телендә китаплар нәшер ителмәү мәсьәләсен күтәрәләр.[4]

Хатыны Сәвия. Олы улы Азамат Әлмәттә яшәгән, гомер буе төзелеш өлкәсендә эшләгән. 2023 елның мартында вафат. Азаматның бер кызы, русча шигырьләр яза.[5]
Кече улы Салават.

  • Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән аның исеме туган авылындагы урта мәктәпкә кушылган. Туган авылында Әнгам Атнабай музее эшли, бюсты куелган. Уфада, Яңавыл шәһәре, Югары Тәтешле һәм Иске Күрдем авылларындагы урамнарга исеме бирелгән. Уфада ул яшәгән йортҡа мемориаль тактаташ куелган. 2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафынан Атнабай исемендәге премия булдырылган.
  • 2007 елдан башлап шагыйрьнең кече ватанында — Тәтешле районының Күрдем авылында “Күрдем чишмәләре” дигән зур шигъри бәйрәм үткәрелә. Бәйрәм райондагы шигырь сөючеләрне, бихисап якташларны, шигърияткә битараф булмаган авыл халкын, район җитәкчеләрен үзенә җыя.
  • 2024 елның 1 мартында Югары Тәтешле авылында Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылган (авторы ― сынчы Халит Галиуллин, хәйрияче ― Камил Ибатуллин)[6].