Эчтәлеккә күчү

Ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ислам latin yazuında])
(Möselman битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Ислам
гарәп. الإسلام
Нигезләнү датасы 631[1]
Сурәт
... хөрмәтенә аталган буйсыну[d]
Нигезләүче Мөхәммәт пәйгамбәр
Рәсми тел гарәп теле
Мәдәният мөселман мәдәнияте[d]
Урын Ислам дөньясы[d] һәм бөтен дөнья[d]
Барлыкка килгән урыны Хиҗаз
Нигезсалгыч текст Коръән
Нәрсә нигезендә эшләнгән Коръән, сөннәт, хәдис һәм сира[d]
Нәрсәнең өлеше Ибраһими диннәр
Төп тема послушание[d], тугрылык[d], та'а[d], Исламда гыйбадәт, Sabil Allah[d] һәм sırat-ı müstakim[d]
Әүвәлгесе шәһадәт
Киләсе Исламның биш баганасы
Алыштырган гарәп мифологиясе[d] һәм Борынгы семит дине[d]
Булдыручы Исламда Тәңре[d]
Чыгыш иле Хиҗаз
Әсәр яки аның атамасы теле гарәп теле
Йогынтысын кичергән ханифизм[d], яһүд дине, гарәп мифологиясе[d] һәм христианлык
Әһәмиятле урын Әл-Харам мәчете һәм Кәгъбә
Кайда өйрәнелә Ислам белеме[d]
Җитештерү урыны Мәккә һәм Мәдинә
URL буенча карарга була corpus.quran.com/qurandictionary.jsp?q=slm һәм qurananalysis.com/?q=الإسلام
Һәштәге Islam һәм islam
Таралыш харитасы
Нинди вики-проектка керә Проект:Ислам[d], Проект:Суфичылык[d], Википедия:Проект:Диннәр, Проект:Урта гасырлар[d], Проект:Теология[d] һәм Проект:Рухият[d]
Stack Exchange'да islam.stackexchange.com
Моңа өлешчә туры килә иман һәм ихсан[d]
 Ислам Викиҗыентыкта

Исла́м (гарәп. الْإِسْلَام‎‎, al-Islām – Аллаһ Тәгаләгә буйсыну) – иң яшь һәм ышанучылар саны буенча икенче урында торган (христианлыктан соң) дөньякүләм монотеистик Ибраһими дин. Ышанучылар саны якынча 2 миллиард кеше (2022). Ислам динен тотучылар мөселманнар дип атала.

Ислам VII гасырда барлыкка килгән. Аның нигез салучысы - Мөхәммәт пәйгамбәр (570–632). Изге китап – Коръән; Ислам тәгълиматларының һәм кануннарның икенче мөһим чыганагы - Сөннәт, ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең сүзләре һәм эшләре турында традицияләр (хәдис) җыелмасы. Исламның биш баганасы -шәһадәт(иман таныклыгы), дога, ураза, зәкәт (ярлылар өчен мәҗбүри хәйрия) һәм хаҗ.

VII—IX гасырларда гарәп яулары чорында Ислам дөнья буйлап киң тарала [2], бу чорда Алгы Азия, Төньяк Африка, Иран, Үзәк Азия, Кавказ арты һәм Төньяк-көнчыгыш Кавказ халыклары Ислам динен кабул итәләр. VIII гасырның беренче яртысында Пиреней ярымутравы яулап алыну нәтиҗәсендә Европада ислам цивилизациясенщ нигез салына. [3]. Гарәп хәлифәтендә төрле мәдәни традицияләрне берләштергән дөнья мәдәнияте төзелә. Ул борынгы фәлсәфи һәм фәнни мирасны үз эченә ала. Мөселман мәдәнияте иң зур үсешен IX—XII гасырларда ала, бу чорны «Исламның алтын гасыры»[4] дип атыйлар.

Ислам дини мифлар һәм ритуаллар түгел, ә аеруча җәмгыятьтәге тәртип һәм канун сорауларына җавап бирүче дин[5]. Заманча мөселман илләрендә Ислам халык тормышында үзәк урынны алып тора. Ул дини генә түгел, дөньяви тормыш идеологиясен ача, кешеләрнең гражданлык гамәлләрен һәм кыйммәтләрен билгели. [6][7]. Дөньяның 28 илендә Ислам дәүләт дине яки рәсми дин.

Күпчелек мөселманнар (85—90 %) сөнниләр, башкалары — шигыйлар, гыйбадиләр[3]. Юнәлешләр үз чиратында мәзһәбләргә бүленә.

Дини текстлар һәм гыйбадәт кылу теле — әдәби гарәп теле[3].

Ислам Якын һәм Үзәк Көнчыгышта, Төньяк Африкада һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә киң таралган; Һиндстанда, Кытайда, Балкан ярымутравында мөселманнар дини азчылыкны тәшкил итәләр. Күпсанлы мөселманнар элекке Советлар Союзының Азия җирләрендә төзелгән дәүләтләрдә яшиләр. XXI гасыр башында Европа һәм Америкага миграцияләр нәтиҗәсендә бу өлкәләрдә мөселманнар саны арта[2].

Ислам төшенчәсе үзлегеннән төрле күләмдә карала ала: ислам — 1400 елдан артык үсеш алган доктриналар, ышану һәм гамәлләр корпусына ия дин; шулай ук ул үз тарихы башында бербөтен, ә соңрак күпмедер дәрәҗәдә аерымланган хәрәкәтләрдән торучы сәяси берлек; моннан тыш ул җирли үзенчәлекләргә һәм төрлелеккә карамастан, бердәмлек барлыкка китергән цивилизация[8]. Дини белем бирүнең бердәм системасы, барлык мөселман дөньясы өчен уртак булган гарәп теле, мәдәният һәм җәмгыять формаларының дини кануннарга тирән бәйлелеге ислам динен күп халыкларны берләштерүче үзенчәлекле цивилизациянең нигезенә әйләндерә[2].

Гарәп телендә «Аллаһ» сүзе
Коръән китабының беренче бите (әл-Фатиха сүрәсе)
Кәгъбәтуллаһ — мөселманнар өчен изге бина
  • Шәһадәт, шәһадә – ислам диненең ике төп кагыйдәсен үз эченә ала һәм ул мөселман догаларының нигезен тәшкил итә.

Шәһадәт: "Әшһәдү әллә иләәһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расүлүллаһ"

Мәгънәсе: Мин Аллаһы Тәгаләдән башка тәңре юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм.

  • Саләт – мөселман диненең кануны буларак кабул ителгән, һәркөнне биш тапкыр укылуы фарыз булган намаз.
  • Саум – ураза, ул мөселманнарның иң зур вазифаларыннан берсе, Рамазан аенда таң атканнан алып кояш баеганчы ашау-эчүдән тыелып тору.
  • Зәкят – елга бер тапкыр фәкыйрьләр файдасына хәлле мөселманнар тарафыннан мәҗбүри бирелә торган хәер.
  • Хаҗ – мөмкин булганча, һәр мөселман тарафыннан үтәлә торган Мәккәгә барып гыйбадәт кылу йоласы. Хаҗ вакыты Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненә туры килә һәм Корбан бәйрәме белән төгәлләнә.

Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төрлегә бүленә:

  • Фарыз – аны эшләү сәваблы, ә эшләмәү гөнаһлы саналган гамәл. Бу гамәлнең фарызлылыгын танымаган кеше кәфер була. Фарыз гамәлләр: ислам диненең хаклыгына ышану; һәркөн биш вакыт намаз уку; Рамазан аенда һәркөн ураза тоту; һәр ел малның зәкатен бирү; байлыгы җитәрлек кеше, гомерендә бер мәртәбә, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, Хаҗ кылу кебекләр.
  • Ваҗиб – аны эшләү сәваблы, эшләмәү гөнаһлы, ә инкар итү зур гөнаһлы саналган гамәл. Ваҗиб гамәләрдән: витр намазын уку; гает намазларын уку; фитыр сәдакасын бирү; корбан чалу.
  • Сөннәт – эшләве сәваблы, эшләмәү гөнаһсыз саналган гамәл. Ләкин бу гамәлне кылмаучы Мәхшәр көнендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәфәгатенә лаек булмас. Сөннәт гамәләр: яхшы эшләрне "Бисмилләһ" белән башлау; Коръән укыр алдыннан "Әгузе"не әйтү; төчкергәч "Әлһәмдүлилләһ" дию; иманлы кешеләргә сәлам әйтү кебек гамәлләр.
  • Мөстәхәб – эшләве сәваблы, эшләмәү гөнаһсыз һәм кыямәт көнендә шелтәсез саналган гамәл. Мөстәхәб гамәлләрдән: нәфел намазларын уку; нәфел уразаларын тоту; нәфел сәдакалар бирү; буш вакытта Коръән уку.
  • Мөбах – эшләү һәм эшләмәү сәвабсыз да, гөнаһсыз да булган гамәл. Боларга хәләл ризыкларны ашау-эчү, утыру, тору, йоклау, зарарсыз сүзләр сөйләү һ. б. гамәлләр керә.
  • Мөстәкрәһ – эшләү гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек саналган һәм шелтәгә тиеш гамәл. Мөстәкрәһ гамәлләр: урамда яисә кешеләр алдында ашау; авызны капламыйча иснәү; кычкырып кикерү кебек гамәлләр.
  • Мәкруһ – эшләү, яки аны дөрес дип әйтү гөнаһлы булган гамәл. Бу гамәлләргә түбәндәгеләр керә: отышлы уеннар уйнау; әдәпсез җырлар җырлау; әдәпсезлекләр эшләү һ.б.
  • Хәрәм – эшләү зур гөнаһлы, ә бу гамәлне хәләл диюче кәфер булган гамәл. Бу гамәлләргә җан иясен үтерү, кешене яки хайваннарны җәберләү, гайбәт сөйләү, угърылык эшләү, исерткеч эчү, зина кылу һ. б. керә.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең кагылышлы хадисе: "Өйләнә алучы ир кеше өйләнергә тиеш. Чөнки бу аңа карашын түбәнәйтергә (чит хатын-кызларга карамаска) һәм җенси әгъзаларын (тыелган җенси якынлыклар кылудан) сакларга булыша; ә моны эшли алмаучы ир кеше ураза тотсын, чөнки ураза аның җенси теләген киметер."[9]

Ислам дине буенча бер үк җенестәге кешеләрнең бер берсе белән җенси якынлык кылулары Ливат дип атала һәм бик зур гөнаһка исәпләнә. Ул гөнаһны кылган мөселман тәүбә кылырга, ягъни гөнаһына ихлас күңелдән үкенергә һәм Аллаһ Тәгаләдән гафу үтенергә тиеш. Лутыйлар, ягъни ливат кылучылар, үлем җәзасы белән дә җәзалана ала.[10]

Ислам дине буенча, ирләрнең хатыннарча кыланулары һәм хатыннарның ирләрчә кыланулары һич дөрес түгел. Мөхәммәт пәйгамбәр (صلى الله عليه وسلم) үзләрен хатыннарча тотучы ирләрне һәм үзләрен ирләрчә тотучы хатыннарны каргаган[11].

Ислам дине буенча кешеләрдә ике җенес кенә бар: ир җенесе һәм хатын җенесе. Кеше җенесен үзгәртеп булмый һәм ул кешенең тәненең табигый анатомиясеннән тора. Мөселманның үзен "гендерквир" дип уйлавы һич дөрес түгел. Әгәр мөселман үзен "гендерквир" дип йөреде икән, ул тәүбә кылырга, ягъни гөнаһын эшләүдән туктарга, гөнаһына ихлас күңелдән үкенергә һәм Аллаһ Тәгаләдән гафу үтенергә, тиеш.

Ислам дине буенча ирләрнең хатыннарча кыланулары һәм хатыннарның ирләрчә кыланулары һич дөрес түгел. Мөхәммәт пәйгамбәр (صلى الله عليه وسلم) үзләрен хатыннарча тотучы ирләрне һәм үзләрен ирләрчә тотучы хатыннарны каргаган[12]