Австралия, АКШ, Беларусия, Төркия, Украина, Финляндия, Эстония яки башка илләрнең күпчелек татар ватандашлары өчен бу илләр чит ил түгел - өйләре. - frhdkazan (бәхәс) 15 гый 2015, 14:02 (UTC)[җавап бирергә]
Бәлки Татарларның илләр буенча таралышы дип куярга? Ни өчен һәм кем өчен чит ил? Кайда ул чит ил? Бик мәгънәсез. Русия тышын да аерым билгеләү кирәкми--Damir (бәхәс) 11 фев 2015, 11:42 (UTC)[җавап бирергә]
Астанә (фар. آستانه) — 1) бусага; 2) сарай ишеге төбе. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. --Ерней (бәхәс) 8 фев 2015, 19:51 (UTC)[җавап бирергә]
Чыганакларда исемен Мидхәт итеп укырлык сәбәпләр юк: http://www.tassr90.ru/leaders/yagudin/ --Derslek (бәхәс) 10 мар 2015, 11:20 (UTC)[җавап бирергә]
Сәбәп: Исемлек тел нигезендә төзелә (өстәмә "телендәге" сүзе кирәкми), күплек санын өстәү һәм орфографик хаталарны төзәтү. -- frhdkazan (бәхәс) 5 май 2015, 14:46 (UTC)[җавап бирергә]
Тик ТатВикидә Eurovision бәйгесенең атамасы рус теленнән калька алып мәкаләгә куела. Башка телләрдә яки тәрҗемә ителә, яки оригинал исеме калдырыла:
- казакъча Eurovision ән байқауы 2014 (Eurovision җыр бәйгесе 2014),
- кыргызча Еврокөрүнүү ыр сынагы 2014 (Еврокүренү җыр бәйгесе 2014),
- төрекчә 2014 Eurovision Şarkı Yarışması (Eurovision җыр ярышы 2014),
- әзәри 2014 Avroviziya Mahnı Müsabiqəsi (Eurovision җыр бәйгесе 2014)
- украинча Пісенний конкурс Євробачення 2014 (Еврокүренү җыр бәйгесе 2014)
- үзбәкчә Eurovision qoʻshiq tanlovi (Eurovision җыр бәйгесе)
- чуашча Еврокурав (Еврокүренү)
- белорусча Конкурс песні Еўрабачанне (Еврокүренү җыр бәйгесе 2014)
һәм бүтән
Нишләп тик Татар Википедиясендә РусВикидән калька алынган?
Шулай итеп, ТатаВикидә урыс сүзе Евровидение тәрҗемә ителергә тиеш (Еврокүренү ләкин төгәлрәк Аурукүренү, Аурупа+күренү) яки оригинал исеме Eurovision калдырылсын.--Kitap (бәхәс) 23 май 2015, 11:32 (UTC)[җавап бирергә]
- Википедия:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш һәм Википедия:Абруйлы чыганаклар мәсьләкләре нигезендә, татар телендәге матбугатында һәм электрон ММЧларында иң еш очраган исем кулланылырга тиеш. Анда очраган вариантлары һәм аларның кулланылыш ешлыгы буенча статистиканың тәкъдим ителүесез, бу бәхәс урынсыз. -- frhdkazan (бәхәс) 24 май 2015, 09:59 (UTC)[җавап бирергә]
- Евро видение - оригинал атамасы түгел, урыс теленнән алынган татарча булмаган сүз, татар теленә тәрҗемә ителмәгән сүз, барлык интервикидә яки оригинал исеме, яки тәрҗемә ителгән атама тәкъдим ителә. Татар Википедиясе татарча язылырга тиеш, бу төп кагыйдә. --Kitap (бәхәс) 24 май 2015, 10:34 (UTC)[җавап бирергә]
- Татар телендә чыгучы Абруйлы чыганакларда кулланылыш үрнәкләре:
- Азатлык радиосы - "Евровидение бәйгесендә янә Швеция җиңде".
- Интертат.ру - "Динә Гарипова "Евровидение"нең финалына узды".
- ТР муниципаль берәмлекләр порталы - Әлмәттә яшьләр көнендә Дина Гарипова чыгыш ясаячак
- Татар-информ - Динә Гарипова “Евровидение”да иң яхшылар бишлегенә керсә дә яхшы - Дмитрий Маликов
- Атна (Уфа) - 437. Динә Гарипова “Евровидение” бәйгесендә катнаша // Атна. – Уфа. – 2013. – 6 – 12 март. – 2 б. (tatarstan.ru архивыннан) - frhdkazan (бәхәс) 24 май 2015, 17:47 (UTC)[җавап бирергә]
- Чыннан да матбугат чараларында әлегә дөрес түгел урыс теленнән алынган сүз кулланыла, башта кемдер урыс сүзен тәкъдим иткән, башкалар аны кабатлый башлаган, ләкин барыбер бу хата, үзегез аңлыйсыз бит: видение - татар булмаган сүз, оригинал түгел, махсус сүз түгел, видеть урыс фигыленнән ясалган сүз, татарча тәрҗемәсе бар - күрү, бу уникаль төшенчә-термин түгел, шуңа күрә тәрҗемә ителергә тиеш. Иҗтимагый караш барыбер үзгәрәчәк.--Kitap (бәхәс) 24 май 2015, 19:00 (UTC)[җавап бирергә]
- Википедия:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш һәм Википедия:Абруйлы чыганаклар мәсьләкләре, татар матбугат чараларында үзгәреш пәйда булмаганча, Татар Википедиясендәге кулланылышы да үзгәрә алмаячагына ишарәли. Тәрҗемә мәсьәләсенә килгәндә, "Euro-vision / Евро-видение" бәйге исеме тәрҗемә ителгәндә "Евро-идеаллар" мәгънәсенә туры килә (Mission-Vision-Values/Миссия-Видение-Ценности триадасы). - frhdkazan (бәхәс) 24 май 2015, 19:23 (UTC)[җавап бирергә]
- Уйлап чыгармагыз, vision - күренү һәрбер сүзлектә, җитмәсә интервикигә карагыз, һәркайда күренү итеп тәкъдим ителә (югарыда кара).
--Kitap (бәхәс) 24 май 2015, 20:45 (UTC)[җавап бирергә]
- Vision сүзенең контекстуаль байлыгы өчен www.multitran.ru/vision карарга тәкъдим итәм (бу очрактагысын югарырак аңлаттым). Бәйге исеме буларак кулланылган Eurovision - күп мәгънәләр ташучы ялгызлык исем (ягъни термин) сыйфатына ия. Мәкалә исемен үзгәртү өчен тәкъдим ителгән неологизм исә бу байлыкка ия түгел, гамәлдәге исеменә килгәндә - ул татар телендәге абруйлы чыганакларда кулланыла һәм күпчелек татарларга таныш. Куллар кычытып торган хәлдә, мәгънәви ягыннан тәрҗемә итмичә Eurovision җыр бәйгесе дип кую хәерлерәк. -- Ихтирам белән, frhdkazan (бәхәс) 25 май 2015, 04:36 (UTC).[җавап бирергә]
Ярар, Аурукүренү дигән тәрҗемә хакында конценсус булмаганга күрә оригинал исемен кую канунлырак. Шуның белән килешәм. Җитмәсә нәкъ шушы исем (Eurovision җыр бәйгесе) күпчелек интервикидә кулланыла, шулай ук ТатВикидә гадәт бар инде: ниндидер атама тәрҗемәсе бәхәсле булган очракта, оригинал исеме куела.--Kitap (бәхәс) 25 май 2015, 11:08 (UTC)[җавап бирергә]
- Татарча "Eurovision җыр бәйгесе" булсын, чөнки: 1. бу бәйгенең рәсми телләренең икесендә дә (инглиз, франсуз) ул төп нөсхә (оригинал), стандарт атамасы була, 2. татар телендә адекват тәрҗемә әлегә юк (урыс сүзен турыдан-туры куллану дөрес түгел), 3. шул вариант - компромислы вариант була. --Milli (бәхәс) 25 май 2015, 11:14 (UTC)[җавап бирергә]
vision күренү дигән сүз түгел, ә караш дигән сүз! euro vision - европа(лар)ча караш, европа(лар)ча карау. --QDinar (бәхәс) 22 гый 2016, 12:46 (UTC)[җавап бирергә]
БДУ веб-порталындагы кафедраның веб-сәхифәсендә аның 1958 елдан бирле татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы исеме астында яшәве турында язылган. -- frhdkazan (бәхәс) 29 май 2015, 17:51 (UTC)[җавап бирергә]
Атама дөрес түгел. Билгеләмәсе буенча Этни́ческая гру́ппа — многозначный термин, обозначающий различные типы этнических общностей, более низкого таксонометрического уровня, чем этнос. Академик күзлектән бу исемлектә этнослар теркәлгән, ләкин мин этнос исемендә туктамыйча, татар телендә кабул ителгәнчә Русия милләтләре итеп үзгәртергә тәкдим итәм. --Derslek (бәхәс) 5 авг 2015, 05:08 (UTC)[җавап бирергә]
- Милләт бәхәсле төшенчә, этнос/этник төркем тотрыклырак (рувикидан тыш барысы соңгысын сайлаган). 4 кешелек керекләрне яки 73 кешелек водь халкын милләт дип атау кыен. Биткә урнаштырылган калыпта тәкъдим ителгән Русиядә яшәгән этнослар белән килешергә була, булмаса Русиялыларның этник төзелеше / Русия халкының этник төзелеше дә кабул ителерлек. -- frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2015, 07:33 (UTC)[җавап бирергә]
- Русия (нең) милләтләре ? Русиядә милләт берәү генә - русский :). Этнос сүзен кулланудан курыкмаска кирәк, минемчә. Ләкин яшәгән сүзе белән рәттән түгел, ул сүз беткән халыкларны белдерә. «Русиядә этнослар» / «Русиядәге этнослар» ничегрәк булыр ?--Әмир (бәхәс) 5 авг 2015, 10:17 (UTC)[җавап бирергә]
- әмирнең язуына игътибар итеп тормыйм. этнос - милләт - халык, ә этник төркем - халык эчендәге төркемнәр, староверлар, себер урыслары, архангельск өлкәсе урыслары кебек... --QDinar (бәхәс) 22 гый 2016, 15:02 (UTC)[җавап бирергә]
- Русия сүзе рус милләте атамасыннан ясалган, Россия - ул күп милләтле дәүләт, шуңа күрә Россия - Рәсәй итеп тәрҗемә итү дөресрәк була. Шулай итеп, Рәсәй милләтләре булсын.--Kitap (бәхәс) 5 авг 2015, 13:17 (UTC)[җавап бирергә]
- Риза. Kitap әфәнденең тәкъдиме яклау тапса, "Русия" белән башлаган бар мәкаләләрне "Рәсәй" буларак үзгәртүдә ярдәм кулын суза алырмын. Башкорт, Чуаш һәм Казакъ кардәшләребез нәкъ шуны сайлады, башка төркиләр Русия/Россия вариантлары арасында берсен сайладылар (бер тигез диярлек). Үземне дә ватандашлыгым нигезендә россиялы/рәсәйле дип атау, русиялегә караганда кулайрак дип сизелә. -- frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2015, 13:30 (UTC)[җавап бирергә]
милләт сүзе белән риза. 73 кеше булса да, алар аңа гаепле түгелдер, аларны хөкүмәт шул дәрәҗәгә җиткергәндер. ә табигатьләре белән , 73 кеше булса да, шул ук милләттер инде ул, аллаһ аларны шулай ясагандыр. --QDinar (бәхәс) 22 гый 2016, 12:40 (UTC)[җавап бирергә]
- Милләт сүзенең мәгънәләр төрлелеген искә алганда, Россия милләтләре сүзтезмәсен ничек аңларга кирәклеген кыен — энциклопедик термин була алмый. Исемлектә исә Россиядә яшәүче бар милли милли төркемнәр вәкилләре күрсәтелгәнен дә истә тотырга чакырам - француз, әфган яки кытай-вьетнамнарны һәм башкалар...--frhdkazan (бәхәс) 22 гый 2016, 15:30 (UTC)[җавап бирергә]
Киләшәм, Эшләнде --Kitap (бәхәс) 23 сен 2015, 19:44 (UTC)[җавап бирергә]
Украина көнчыгышы шактый зур төбәк, конкрет төшенчә түгел. Донбасс сугышы - низагның конкрет урынын билгели, атама кыскарак, ә мәгълүматы күбрәк була. Бүтән Викидә - инглизчә, төрекчә, әзәричә, датча, французча, латышча, литовча Вики һ.б. нәкъ Донбасс сугышы дип йөртелә, мантыйгы аңлашыла - конкрет урын күрсәтелә.--Kitap (бәхәс) 23 сен 2015, 19:44 (UTC)[җавап бирергә]
Татар теленә тәрҗемә булырга тиеш, караҗимеш күп сүзлекләрдә бар. Хәттә балалар өчен караҗимеш дигән рәсем куелган: http://maturtel.ru/inpics.php?theme=fruits --Kitap (бәхәс) 2 ноя 2015, 10:09 (UTC)[җавап бирергә]
- http://translate.enacademic.com/%D1%81%D0%BB%D0%B8%D0%B2%D0%B0/ru/tt/ - анда әйткән: "слива, караҗимеш (агачы һәм җимеше)" - боларның икесе дә бертигез булып чыга, агач сүзе "слива"га да карый, "караҗимеш"кә дә карый. әмма бу чынлап та шулаймы соң? без "слива" дип сөйләшәбез... ә бу сүзлек авториттелы чыганакмы соң? кем аның авторлары, кайсы елны чыккан ул? - бу мәгълүматны ул сайтта тапмадым. мин уйлыйм, свежий слива җимеше - кара җимеш түгел, ә шәмәхә җимеш... --QDinar (бәхәс) 21 май 2016, 21:54 (UTC)[җавап бирергә]
Башка төрки кардәш телләрдә нәкъ Пакистан (башкортча, әзәри, төрекчә, кырымтатарча), яки Пәкистан (казакъча) дип куланыла, һәм иң мөһиме оригиналь исем: پاکِستان-димәк Пакистан. Җитмәсә татар матбугатында Пакистан дип кулланыла: Пакистан --Kitap (бәхәс) 15 дек 2015, 12:10 (UTC)[җавап бирергә]
башта карагыз: Бәхәс:Пакьстан --QDinar (бәхәс) 22 гый 2016, 12:25 (UTC)[җавап бирергә]
"Национальный исследовательский университет" - дигән төшенчәнең рәсми татарча тәрҗемәсе бирелми, ләкин университет сайтында "милли тикшеренү" дип язылган http://www.knitu.ru/article.jsp?id_e=35313 --MalTsilna ▪ talk 26 дек 2015, 19:01 (UTC)[җавап бирергә]
- Калька бәласе. Телчеләр национальный сүзен урысчадан тәрҗемә иткәндә аның мәгънәсен исәпкә алырга киңәш итә. Ил (Русия) турында сүз барганда, илкүләм сүзен, милләтләр (чуашлар, мукшылар, урыслар) турында барганда - милли сүзен кулланырга куша. - Derslek (бәхәс) 26 апр 2016, 06:10 (UTC)[җавап бирергә]