Виктор Хомяков (1934)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Хомяков (1934) latin yazuında])
Виктор Хомяков
Туган телдә исем Хомяков Виктор Афанасьевич
Туган 3 июнь 1934(1934-06-03)
СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск
Үлгән 19 июль 2009(2009-07-19) (75 яшь)
РФ, Татарстан, Яр Чаллы
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби очучы, инженер-геолог
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1961)

Виктор Хомяков, Виктор Афанасий улы Хомяков (рус. Хомяков Виктор Афанасьевич, 1934 елның 3 июне, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск2009 елның 19 июле, РФ, Татарстан, Яр Чаллы) ― Бөек Ватан сугышында катнашучы яшь партизан, концлагерь тоткыны. Сугыштан соң хәрби очучы, полковник (2001), Советлар Союзы Герое (29.05.1961, СССР Югары Советы Президиумы грамотасы 2001 елда Магнитогорск шәһәрендә тапшырылган), инженер-геолог.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 3 июнендә[1] Чиләбе өлкәсе Магнитогорск округы[d] үзәге Магнитогорск шәһәрендә туган. Әтисе Афанасий Филиппович (1876―1934) Октябрь революциясендә, Гражданнар сугышында катнашкан, 1934 елда кулаклар тарафыннан үтерелгән. Әнисе, чыгышы белән татарлардан булган Алсу Гариф кызы (1910―1983) Азәрбайҗанда туган, Апшерон районында[d] сыер савучы булып эшләгән[2]. Хомяковлар гаиләсе Уралда, Магнитогорскида яши. Сугыш башланыр алдыннан Виктор Гомель өлкәсенә, Круки авылына, туганнан-туган апалары янына күченеп килә, шунда беренче сыйныфка укырга керә. Сугыш башлангач, Круки авылы немец оккупациясендә кала. 1941―1943 елларда С. А. Ковпак[d] берләшмәсенең Панас абзый партизан отряды эшчәнлегендә катнаша. 1943 елда немец отряды тарафыннан Припять авылы (Чернигов өлкәсе) янында әсирлеккә алына һәм Освенцим (Польша), Мюнхен (аннан кача), Дахау (Германия) концлагерьларында 1,5 елдан артык тоткынлыкта була. Мюнхен һәм Дахау шәһәрләре янындагы авыл хуҗалыгы фермаларында немец бюргерларында эшли[1].

1946―1952 елларда, Советлар Союзына кайткач, нигезсез репрессияләнә: Копейск (Чиләбе өлкәсе), Ванино[d] (Хабаровск крае), Среднеколымск (Якутия АССР), Южно-Сахалинск, Совет Гаване лагерьларында тотыла. Совет адмиралы, СССР Хәрби-диңгез министры (1950―1951) И. С. Юмашев[d] ярдәме белән 1952 елда вакытыннан алда азат ителә. Суд карары нигезендә, «хаксыз хөкем ителгән» дип табыла. Компенсация рәвешендә Хомяковка «Москвич-401» автомобиле һәм 65 мең сум акча тапшырыла. Совет Гаваненнан Магнитогорскига, аннан Азәрбайҗанга, әнисе янына үз машинасында кайта[1][2] .

Совет Армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла (1953). Яшь сугышчы курсын Винница өлкәсе Жмеринка шәһәрендә 05815нче хәрби частьтә үтә. Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженер академиясен тәмамлап (1959), «лейтенант» хәрби дәрәҗәсе һәм икенче класслы очучы белгечлеге алып чыга. В. Хомяков хезмәт иткән хәрби очкыч Ровно, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә, Свердловск өлкәсенә оча, йөзәр кешедән торган десант илтә[1].

Академиядә укыганда спорт белән шөгыльләнә. Самбо, карате буенча спорт мастеры, СССРның халыкара класслы спорт мастеры (1955), самбо һәм карате буенча ике тапкыр РСФСР чемпионы (1959) исемнәренә лаек була[1].

1960 елның 9 октябрендә Украина ССР Хмельницкий шәһәренең запастагы аэродромыннан хәрби-транспорт очкычы (Ту-104[d] очкычының хәрби модификациясе) һавага күтәрелә. Бортта 6 кеше (командир В. Иванов, икенче пилот В. Хомяков, бортинженер, штурман, радист, десантчы старшина) булган. Максатлары ― мөһим задание белән җибәрелгән десантчыларны хәрби частька алып кайту. 50 метр биеклектә һава лайнеры өермә зонасына эләгә һәм тулысынча идарәсен югалта. Форс-мажор ситуациясендә команда очкычны авылдан 3 км ераклыктагы сөрүлек җиргә «корсагына» утырта алган, шуның белән Тартаки һәм Ляляки авыллары тыныч халкының һәлак булуына юл куймаган. Команда авыр тән җәрәхәтләре ала. Командир В. Иванов, икенче пилот В. Хомяков кына исән кала. Калган экипаж, коткаручылар белән бергә, лайнер шартлау сәбәпле, һәлак була[1].

Хмельницкий шәһәре госпиталендә авырулар янына СССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары А. Н. Косыгин килә, биш кешенең Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе турында хәбәр итә. Әмма лаеклы бүләк каһарманга 40 елдан соң гына килеп ирешә: Виктор Хомяков СССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасын һәм «Алтын Йолдыз» медален 2001 елда, Урал-Идел буе хәрби округы вәкиле кулыннан, Магнитогорск шәһәре хәрби комиссариатында ала. Ленин ордены тапшырылмый кала. Россия Федерациясе саклану министрлыгы боерыгы нигезендә, «майор» һәм «подполковник» дәрәҗәләрен сикертеп, «полковник» дәрәҗәсе бирелә[1][2].

Ел ярымнан артык Хмельницкий шәһәре госпиталендә, Мәскәүнең Н. Бурденко исемендәге клиникасында дәвалана. Беренче төркем инвалидлык ала. Уралга кайта, башта Магнитогорскида металлургия комбинатының[d] канцеляриясендә хезмәт итә, аннан корыч коючы ярдәмчесе, 35нче мартен мичендә корыч коючы булып эшли. Сменага 900 тонна корыч коя[1].

Урал политехника институтын[d] (Свердловск шәһәре, 1974) тәмамлаган. Күп санлы геологик экспедицияләрдә катнаша: 1970 елда КПССның Магнитогорск шәһәр комитеты кушуы буенча Түбән Кама ГЭСының күпер аша чыгу урынын тикшерү буенча Магнитогорск геология-разведка партиясе геологлары төркемен җитәкли, 1975 елда 8 ай дәвамында тимер рудасының яңа ятмаларын разведкалау максатыннан Монголия Халык Республикасында була[1].

1977 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши: 1980―1984 елларда КамАЗ кою заводының җылылык белән тәэмин итү һәм вентиляция цехы слесаре[1].

Минералларның уникаль геологик коллекциясен җыйган (15 төрдән һәм 1000 берәмлектән артык: сапфир, нефрит, рубин, вулканик пыяла, агат һ. б.), таштан, агачтан һ. б. материаллардан 500 төрле сәнгать әйберләре ясаган. Алар арасында Чаллы шәһәренең Җиңү паркы өчен «Җиңүче-солдат» (2000, гипс), «Автопортрет» (1987, гипс) конкурс эше бар. Яр Чаллыда М. Җәлил мемориаль комплексын төзүдә катнашучыларның берсе (1985, Чаллы шәһәре)[1].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 Хомяков Виктор Афанасьевич – Герой Советского Союза. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 Билал Канеев, Амур Фәләх. Минем очасым килә... «Мәдәни Җомга», № 46, 24.11.2023, 14-15нче бит.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
Мәкаләләр
  • Билал Канеев, Амур Фәләх. Минем очасым килә... «Мәдәни Җомга», № 46, 24.11.2023, 14-15нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]