Владимир Игошев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Игошев latin yazuında])
Владимир Игошев
Туган 28 октябрь 1921(1921-10-28)[1]
Аскын, Бөре өязе, Уфа губернасы, РСФСР[2]
Үлгән 8 гыйнвар 2007(2007-01-08) (85 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам
Эш бирүче Мәскәү мигъмарият институты[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Владимир Игошев (28 октябрь 1921 ел — 8 гыйнвар 2007 ел) — совет рәссамы, югары мәктәп укытучысы. 1944 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Профессор (1965). СССРның (1991) һәм РСФСРның (1965) халык рәссамы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Александрович Игошев 1921 елның 28 октябрендә Башкорт АССРның Бөре кантоны [3]Аскын авылы янындагы Игошев хуторында туган.

1940 елда Уфа театр-сәнгать училищесын тәмамлый (педагогы И. И. Урядов, А. Э. Тюлькин).

1944-1950 елларда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү академия сәнгать институтында укый (педагоглары Г. Г. Ряжский, К. Мочальский, В. В. Почиталов).

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1940-1943 елларда Төньяк-Көнбатыш, Дон һәм Сталинград фронтларында сугыша. 1942 елның ноябрендә каты яралана. 1943 елны госпитальдә диярлек үткәрә.

1951 елдан М. С. Киров исемендәге Урал политехник институтында, 1968-1980 елларда — Мәскәү архитектура институтында һәм В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында укыта.

1950 еллардан алып Хант-Мансы автономияле округта яши, тирә-як табигатен, бигрәк тә Березово төбәген сурәткә төшерә. Төньякта «Туган торак», «Каникуллар», «Хыялга чумган», «Шаянкай», «Бәйрәм көнендә» картиналарын иҗат итә.

1950-1990 елларда КХДР, Кытай, Мисыр, Сүрия, Ливан, Монголия, Һиндстан, Пакистан, Вьетнам, Голландия, Бельгия, Көнбатыш Алмания, Франция илләренә сәфәр кыла. Сәяхәтләр сөземтәсе булып «Чит илләр буйлап» картиналары күргәзмәсе була.

2007 елда вафат була. Мәскәүдә Ваганьковский зиратында җирләнә[4].

В. А. Игошевның картиналары музейларда һәм Австрия, Бөекбритания, Аргентина, Бельгия, Венгрия, Алмания һ. б. илләрнең шәхси җыелмаларында саклана.

Игошевның 250-дән артык эше музейларда һәм элекке СССР территориясендәге галереяларда саклана. 9 картинасы Третьяков дәүләт галереясында, 11 — рус Дәүләт музеенда саклана.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елда Игошевның тәүге эшләр күргәзмәсе Уфада үтә — алтмышка якын фронт сурәтләре күрсәтелә.

Шәхси күргәзмәләре Мәскәү, Ленинград (рус музее), Уфа, Төмән, Пермь, Кострома, Горький, Свердловск, Черновцы, Тубыл, Чабаксар, Златоуст, Әлмәт, Хант-Мансийск, Toкио, Будапешт, Прага, Братислава, Гаага калаларында үтә

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Х. Ш. Заимов (1948), М. Г. Гәрәев портретлары (1949), «Кое янында», «Туган ил сакчыларына» (икесе дә — 1950), Бөек Ватан сугышына багышланган 60 ка якын хезмәте бар[5].

«Кызыл шарфлы кыз» (1989), «Инфанта» (1997), «Суеват-Паулу турында хатирәләр» (1990-1991), «Шаянкай»[6].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. Е. Репин исемендәге РСФСР дәүләт премиясе (1982)
  • СССР Халык рәссамы (1991)
  • РСФСРның Халык рәссамы (1965)
  • РСФСРның атказанган рәссамы (1961)
  • I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены (06.04.1985)
  • «Батырлык өчен» медале (09.12.1942) Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителгән)
  • «Сталинградны саклаган өчен» медале (4.12.1943)
  • Россия сәнгать академиясенең көмеш медале (РАХ)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда Хант-Мансийскида Игошев Владимирның музей йорты ачыла. Анда төньяк циклына караган йөзгә якын эше саклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • http://dmi-hmao.ru/biografiya/
  • Записки о художниках
  • Картины Игошева В. А. http://www.antonia.lv/ru/zhivopisj/igoshev-vladimir-aleksandrovich/
  • http://artmus.culture21.ru/author.aspx?author=593
  • Башкирская энциклопедия