Җәннәт Җәбгу-Скибневска

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәннәт Җәбгу-Скибневска latin yazuında])
Җәннәт Җәбгу-Скибневска
Туган телдә исем Җәннәт Вассан-Гәрәй кызы Җәбәгыева
Туган 1915(1915)
РИ, Санкт-Петербург
Үлгән 17 май 1992(1992-05-17)
РФ, Чечня, Грозный
Милләт ингуш-татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе Польша Польша
Балалар улы, ике кызы
Ата-ана
Тышкы рәсемнәр
Җәбәгыевлар гаиләсе фотолары.

Җәннәт Җәбгу-Скибневска, Җәннәт Вассан-Гәрәй кызы Җәбгу-Скибневска (пол. Jennet Dżabagijewа–Skibniewska, 1915 ел, РИ, Санкт-Петербург1992 елның 17 мае, РФ, Чечня, Грозный) — Икенче бөтендөнья сугышы ветераны, Польша Каршылык хәрәкәтенең Кораллы көрәш берлеге хәрби оешмасының (19391942) һәм Көнбатыш Аурупадагы Польша Кораллы Көчләре (19421947) офицеры. Төньяк Кавказның күренекле дәүләт, сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе Вассан-Гәрәй Җәбәгыевның уртанчы кызы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

әтисе Вассан-Гәрәй Җәбәгыев. 1910

1915 елның җәендә Санкт-Петербургта ингуш мәгърифәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист Вассан-Гәрәй Җәбгу (Җәбәгыев) һәм Польша татары Галия (Польшада Һелена, якыннары өчен Лоли) Байрашевская гаиләсендә туган [1]. Вассан-Гәрәй булачак хатыны белән Санкт-Петербургта, Имам Шамил (1797—1871) оныгы Заһид Шамилнең (аның хатыны бай Казан татары гаиләсеннән булган) йортында танышкан. Галия Байрашевская университетның филология факультетын француз теле бүлеге буенча тәмамлаган һәм озак вакытлар шушы белгечлек буенча эшләгән[2]. Җәннәт Җәбгу-Скибневска — әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да борынгы, дан казанган нәселләр вәкиле[3][4]

Әтисе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польша мөстәкыйльлек алуга (1918 елның 6 октябре), гаилә Варшавага килеп яши башлый. Җәйне апасы Хәлимәт (Лайма), сеңлесе Тамара (1919—?) белән бабалары Рамазан Крыницкийның Сандык дигән утарында (Сандыковщина авылы хәзерге БелаРоссиянең Лида шәһәре янында) үткәрәләр. Әтисе Вассан-Гәрәй Җәбәгыев (18821961) 1904 елдан «Kurier Warszawski» (Варшава курьеры) гәҗитенең Төркиядәге үз хәбәрчесе. Инкыйлабтан соң, Таулылар республикасы(рус.) хөкүмәте әгъзасы. 1920 елдан мөһаҗирлектә. Парижда һәм хатынының ватаны Польшада яши. 1927 елдан «Ориент» (Шәрык) пресс-бюллетене чыгара. Варшава мәчетен төзү комитетының беренче рәисе була. 19301937 елларда кварталга бер чыгучы «Przegląd Islamski» (Пшегленд исламски, Ислам күзәтүе) журналы нәшер итә. 1937 елдан Польша телеграф агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе. Вассан-Гәрәй белән Галия Төркиядә вафат булган. Олы кызлары Хәлимәт (Даурбекова) АКШта яшәгән, кече кызлары Тамара Төркияне сайлый. Җәннәт Польшада кала. Ул Варшава һәм Парижда белем ала. Җәннәт 3 яшеннән сугышчан батырлык, гаскәри вакыйгалар белән мавыга. Унбиш яшеннән яшьләрнең хәрби җәйге лагерьларына йөри башлый, инструкторлар курсын тәмамлый, яшьләр хәрби берәмлегенең командиры итеп куела.

16 яшендә әнисе Галия (Һелена) турында «Абрекларда әсирлектә» хикәясен яза. Хикәя әтисе сөйләгән вакыйгага нигезләнә: чечен егете үзе гашыйк булган опера җырчысы — поляк кызын урлап китә, соңыннан кыз аның тугъры хатыны була.

Икенче бөтендөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәннәт Җәбгу-Скибневска

Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан сәүдә флоты офицеры Ежи Скибневскига кияүгә чыга. Гданьск шәһәрендә яшьләр белән эшләү буенча инструктор вазифасына билгеләнә. 1938 елда поручик дәрәҗәсе ала һәм полковник Дэмбкның адъютанты итеп билгеләнә. Сугыш башлангач, илнең диңгез буен саклауда катнаша. Польша Каршылык хәрәкәтендә булган өчен гестапо кулына эләгә. Конвой кул астыннан качып, Польша чиген уза, Карпат аркылы Италиягә барып җитә. Көнбатыштагы Польша Кораллы Көчләре сафларында (Таулы укчылар бригадасы составында) Көнбатыш фронтларда фашистларга каршы сугыша. Кызыл Хач җәмгыяте эшендә катнаша: төрле илләрдән алып кителгән ятим балалар турында кайгырта, алар өчен балалар журналы чыгара. Польша, Алмания, Франция территориясендә фашистларга каршы диверсион операцияләрдә катнаша.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның мартында «Баторий» корабында (сугыш вакытында союздаш гаскәрләргә хәрби йөк ташыган кораб) Ватанына кайта. Улы: «Синең урыныңа мин басам, мин гаскәри булам!» - ди. Хәрби хезмәткә китеп, полковник дәрәҗәсенә җитә.

Җәннәт Җәбгу-Скибневска җәмәгать эшләрендә, сугыш ветераннары хәрәкәтендә, Гданьк ислам җәмгыятендә(пол.), Польшаның шәрыкны өйрәнү берлеге эшендә катнаша. Аның артыннан һәрвакыт НКВД күзәтә. Җәннәт Җәбгу-Скибневсканы «фашистлар армиясе офицеры» дип исәплиләр. Чекистлар аны бик озак эзәрлекли, аңа Польшаның зур шәһәрләрендә яшәү тыела.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисенең туган җире Чечен-Ингуш республикасына бара. Икенче кат 1992 елда, әтисенең тууына 110 ел тулу уңае белән игълан ителгән тантанада (әтисе исемен йөртүче премияне тәкъдир итү кичәсендә[5]) катнашу өчен Чечняга баргач, шунда туганнарының өендә вафат була. Ингушетиянең Насыр-Корт авылы зиратында, бабасы кабере янында җирләнгән. Вафатына кадәр, 1нче төркем инвалиды Җәннәт Җәбгу-Скибневска поляк офицеры пенсиясен ала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Польша бүләкләре
  • 1965 — «Фашизмга каршы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен» хачы (Бөекбритания)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фаяз Фәиз. Җирдәге Җәннәт. «Сөембикә», 2004 ел, № 10, 11нче бит.
  2. Муса Гешаев. Знаменитые ингуши. Грозный, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Долгиева М. Б. Жизненный путь Васан-Гирея Джабагиева. Республика Ингушетия. Одноклассники(рус.)
  2. М. Зәнгиев. Җәбәгыевлар форумы. Тамара Җәбәгыева.(үле сылтама) «Сердало» гәҗите, 20.06.1992(рус.)
  3. Борынгы Төрки каганатында «җәбгу» дәрәҗәсен бөек ханның урынбасарлары гына йөртә алган
  4. Байрашевскийларның соңгы дәвердә иң билгелеләре: Муса (Мацей) Байрашевский — рус армиясе полковнигы, Польша армиясендәге Татар полкы офицеры; Али Байрашевский — Польша президентын йөртүче мотокатер командасы әгъзасы була; Мостафа (Стефан) Байрашевский — Польша мөселманнар берлеге югары коллегиясе рәисе.
  5. Ибраһим Костоев. Вспоминая Виссан-Гирея Джабагиева. ibrakost.livejournal.com, 30.12.2011(рус.)