Александр Һумбольдт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Александр Һумбольдт
Stieler, Joseph Karl - Alexander von Humboldt - 1843.jpg
Туган телдә исем Фридрих Вилһелм Һенрих Алекса́ндр фон Һу́мбольдт
Әйтелеш
Туган 14 сентябрь 1769(1769-09-14)
Пруссия, Берлин
Үлгән 6 май 1859(1859-05-06) (89 яшь)
Пруссия, Берлин
Күмү урыны Тегел сарае[d]
Милләт алман
Ватандашлыгы АлманияFlag of Germany.svg Алмания
Альма-матер Аурупа Виадрина университеты[d], Фрайберг тау академиясе[d], Гөттинген университеты[d] һәм Ена университеты[d]
Һөнәре географ, метеоролог, ботаник, зоолог, физик
Ата-ана
  • Александр Георг (әти)
  • Мария Елизавета фон Гольведе (Коломб) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Изге Александр Невский ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
SignaturAlexanderVonHumboldt.svg

Commons-logo.svg Александр Һумбольдт Викиҗыентыкта

Александр Һумбольдт, барон Фридрих Вилһелм Һенрих Алекса́ндр фон Һу́мбольдт, (алман. Friedrich Wilhelm Heinrich Alexander Freiherr von Humboldt (1769, Берлин, Пруссия1859, Берлин, Пруссия) — сәяхәтче, географ, метеоролог, ботаник, зоолог, физик.
Аурупа, Үзәк һәм Көньяк Америка илләренең табигатен өйрәнә. Үсемлекләр географиясе һәм тормыш формалары турындагы тәгълиматка нигез салучыларның берсе. Вертикаль зональлек идеясен нигезли, гомуми җир эшкәртү, климатологиягә нигез сала. Әсәрләре табигать фәннәренең алга үсешенә зур йогынты ясый. Аурупа галимнәре алдында Латин Америкасының борынгы мәдәнияте һәм тарихи һәйкәлләренең әһәмияте Мисырныкыннан ким булмавын дәлилли. Берлин (1800), Пруссия, Бавария академияләре әгъзасы, Петербург фәннәр академиясенең шәрәфле чит ил әгъзасы (1818).
Галим Вилһелм Һумбольдтның (1767-1835) бертуган энесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Һумбольдтның яшь чагы
Автопортрет. Париж, 1814

1769 елның 14 сентябрендә Пруссиядә, Берлин шәһәрендә туган. Әтисе ягыннан ата-бабалары чыгышы буенча Померания буржуазиясе вәкилләре, һөнәри хәрбиләр. Әтисе Александр Георг Пруссия гаскәрендә хезмәт итә, үзенең соравы буенча һәм Җидееллык сугышта күрсәткән хезмәтләренә карап, асылзатлык дәрәҗәсе ала. Берлинга күчкәч (1766), Людовик XIVнең эзәрлекләвеннән Пруссиягә качкан Франция гугеноты гаиләсендә туган, бер балалы тол хатын Мария Елизавета фон Гольведе (Коломб)ка өйләнә. Ике уллары туа – Вилһелм (1767) һәм Александр (1769). Бертуганнарның балачагы Потсдам янындагы Тегель кальгасында уза. Белемне Алманиянең иң яхшы югары уку йортларында — Франкфурт, Гөттинген, Берлин университетларында һәм Фрейберг тау академиясендә алалар. Франкфурт университетына кергәндә, Александр дәүләт эшлеклесе булу турында уйлый, ләкин тиздән табигать фәннәре белән кызыксына башлый һәм тау мөһәндисе дипломы ала.
1792-1795 елларда тау идарәсендә хезмәт итә, бер үк вакытта ботаника, минералогия, химия белән дә шөгыльләнә.

Испания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1799 елда, Мадридка килгәч, Испания чит ил эшләре министры һәм Испания короле белән очраша. Король яшь галимгә Испаниянең океан арты биләмәләрендә бернинди чикләүләрсез сәяхәт итәргә, һәртөрле фәнни тикшеренүләр үткәрергә рөхсәт бирә һәм соңыннан бернинди хисап сорамаячагын вәгъдә итә. Биләмә хакимиятләренә сәяхәтчегә мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтергә кушып фәрман җибәрелә. «Писарро»[1] кораблендә Латин Америкасына юлга чыга.

Латин Америкасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк Америкада А. Һумбольдт 5 ел яши. Фән белән шөгыльләнүче галимне яңа кыйтгада һәр нәрсә кызыксындыра: физика, Җир шарының төзелеше, һава анализы, үсемлекләр һәм хайваннарның физиологиясе, диңгез агымнары һ.б. Пирога көймәсенә утырып, башта Апуредан, аннары Оринокодан Аргостурага хәтле борынгы индеецлар маршруты буйлап сәяхәт итә, кыргый җәнлекле тропик урманнарда куна. Инклардан калган ташландык борынгы шәһәрләр һәм юлларны өйрәнә, инк цивилизациясе һәйкәлләренә соклана.

« Инклар төзегән юллар — кешелек дөньясы тарихында иң күренекле хезмәттер
А. Һумбольдт
»

Латин Америкасыннан кайткач, Парижда төпләнеп, 20 ел буе үзе алып кайткан күзәтү табышларын җентекләп өйрәнә, эзгә сала. Язмаларын Париж нәшриятларында 1807-1834 еллар арасында «Яңа Дөньяның көн тигезлеге булган өлкәләренә сәяхәт» исеме астында 30 зур-зур томнар итеп бастыра. Әлеге томнарда таблицаларның саны гына да 1 500. Кешелек тарихында беренче мәртәбә Латин Америкасын шулай җентекле һәм төгәл фәнни өйрәнү була бу.

Алтай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1829 елда Ауразияне тикшерергә алына. Алтай — аның сәяхәтләрендә Азиянең иң чик географик объекты булса, Барнавыл — ул барып җиткән Русия империясенең соңгы шәһәре була. Алтай төбәгендә рудникларга төшә, берничә мәртәбә Алтай тауларына менә, магнетизм күренешен өйрәнә, гомуми географик һәм геологик күзәтүләр алып бара. Сәяхәте буенча биргән хисабында әлеге төбәкнең бай табигатенә игътибар юнәлтә, чиксез табигый байлыкларын үзләштерү кирәклегенә, Алтайның икътисадый үсеш ягыннан киләчәге өметле булуына басым ясый.
Рус язучысы А.И. Герцен үзенең «Былое и думы» әсәрендә А. Һумбольдтның Русиягә сәяхәте, кайтышлый Мәскәү дәүләт университетында очрашу үткәрүе турында телгә ала.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнең гыйльми тикшеренүләре гаҗәеп күпкырлы була. Төп максаты итеп табигатьне бербөтен итеп карауны куя. Чагыштыру алымын куллану физик география, ландшафтны өйрәнү, үсемлекләр географиясе кебек фәннәргә нигез салырга мөмкинлек бирә. Озак еллар климатны җитди өйрәнеп, изотермалар алымын уйлап чыгара, аларның таралу картасын төзи, климатология фәненә нигез сала. Кыйтгалар климатын һәм диңгез яр буе климатының аерымлыкларын ачыклый. Газлар турында Ж. Гей-Люссак белән берлектәге эшчәнлеге атомнар һәм молекулалар турында булган мәгълүматны баета. А. Һумбольдтның фәнни хезмәтләренә таянып, геомагнетизм фәненә нигез салына. Аның хезмәтләре табигать фәннәре үсешенә этәргеч бирә, Чарльз Дарвин, Н.А. Севернов, К.Ф. Руле, В.В. Докучаев, В.И. Вернадский күзаллауларын үстерә.

А. Һумбольдтның бердәнбер булган кулъязмалары, бигрәк тә Американың борынгы карталары, Американың сәяхәтчеләр тарафыннан ачылу сәбәпләре, яңа кыйтгага беренче экспедицияләр тарихы турында язылган 5 томлык «Космос» әсәре хәзер дә фәнни мәкаләләрдә еш телгә алына.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлиндагы һәйкәле
  • Берлин университеты каршында бертуган Һумбольдтларга һәйкәл куелган.
  • Берлин университетына, АКШта университетларга исеме бирелгән.
  • Канада шәһәре галимнең исемен йөртә.
  • Төрле илләрдә күп сандагы корабльләргә исеме бирелгән.
  • Географик карталарда, космоста, үсемлекләр дөньясында, җәнлекләр дөньясында исеме еш кулланыла.
  • Галим турында Даниэль Кельманның «Дөньяны үлчәгәндә» романы бар.
  • Документаль һәм нәфис фильмнар төшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Анастасия Граф. Александр Гумбольдт. Китапта: Учись быть первым. М.: Дрофа, 2006. ISBN 5-358-01080-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Панама һәм Перуны басып алган Испания конкистадоры Писарро хөрмәтенә аталган