Эчтәлеккә күчү

Бенгаль теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бенгаль теле latin yazuında])
(Бенгали битеннән юнәлтелде)
Бенгаль теле
бенг. বাংলা[1]
Сурәт
Дәүләт  Бангладеш[2]
 Һиндстан[3]
Барлыкка килү урыны бенгальцы[d], Бангладеш, Ассам, Биһар, Җаркһанд, Одиша, Трипура һәм Көнбатыш Бәңгәл
Тел типологиясе SOV[d] һәм флектив тел[d]
Килешләр баш килеш[d], төшем килеше[d], иялек килеше[d] һәм урын килеше[d]
Язу бенгальское письмо[d] һәм бенгальский шрифт Брайля[d]
Телне көйләүче Академия Бангла[d] һәм Paschimbanga Bangla Akademi[d]
Сөйләшүчеләр саны 300 000 000 кеше кеше (2019)[4]
Ethnologue каталогында телнең статусы 1 National[d][4]
Кайда өйрәнелә Bangla studies[d]
Таралыш харитасы
Викимедиа проектларында тел коды bn
 Бенгаль теле Викиҗыентыкта

Бенгаль теле яки бенгали (бенг. বাংলা Bāṇlā) — Һинд-аурупа телләренең һинд-иран төркеме телләренең берсе, бенгалиялеләрнең милли теле. Бенгаль телендә 230 миллионнан артык кеше сөйләшә. Баңладеш һәм Көнбатыш Бенгалиядә киң таралган, шулай ук Һиндстанның аерым штатларында бу телдә сөйләшүчеләр күп яши.

Тел XVXVII гасыр башында формалаша дип санала. XIX гасыр ахырында яңа бенгаль тел барлыкка килә.

Бенгаль теле брахми язуыннан барлыкка килгән бонгаккхор графикасын куллана. Тел орфографиянең фонетик принцибына буйсынса да, искәрмәләр бар.

Бенгаль шигъриятендә ике төп юнәлешне аералар. Беренчесе Вайшнавизм белән илһамландырылган булган - Вишну һәм аның аватарлары культы белән, бигрәк тә Кришна культы белән. XIV-XVI гасырда Бенгалиядә Вайшнав мистик-эротик шигърият чәчәк аткан, аның яраткан темасы булып Кришна һәм аның сөйгәне Радханың мөнәсәбәтләре булган, аларга моңа кадәр берничә гасыр элек мәшһүр Санскрит поэмасы "Гитаговинда"да Джаядэва дан җырлаган.
XVI гасырда икенче шигъри юнәлеш үсә башлаган, ул Шива һәм Кали Алиһәсе культына нигезләнгән.

Тарихи яктан Бенгаль теле Бенгалиядә шактый киң таралган. Ул — Баңладешның рәсми теле һәм Һиндстанның 23 рәсми телләренең берсе.

Һинд штатларына килгәндә, Көнбатыш Бенгалия һәм Трипурда рәсми статусны йөртә. Шулай ук Ассам, Андаман һәм Никобар утраулары, Джаркханд, Аруначал-Прадеш һәм Мизорам штатларында таралган.

Википедия
Википедия

Википедиянең
бенгаль телендә бүлеге бар!
bn:প্রধান পাতা

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]